Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Баш прокуратурага барачакбыз". Татар җәмәгатьчелеге туган тел өчен Русия мәгариф министрлыгы белән көрәшә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татар җәмәгатьчелеге инде ике айдан артык Русия мәгариф министрлыгы белән хат алышып, туган тел сәгатьләрен саклап калу өчен көрәшә. Бу әлегә нәтиҗә бирмәсә дә, активистлар моның белән тукталып калырга уйламый. Хәзер алар министрлык өстеннән баш прокуратурага шикаять язарга җыена.

Җәмәгатьчелек белән министрлык арасында хат алышу уку елы алдыннан – 25 августта башланды. Татарстан һәм Русия төбәкләреннән бер төркем иҗтимагый оешма җитәкчесе туган тел сәгатьләрен киметмәүне сорап Русия мәгариф министры Сергей Кравцов исеменә мөрәҗәгать юллады. Имзалаучылар арасында "Мәскәү мәктәпләрендә татар теле" инициатив төркеме координаторы Шәүкәт Җәмниханов, Татарстан язучылар берлеге рәисе, Дәүләт шурасы депутаты Ркаил Зәйдулла, Мәскәү өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Фәрит Мөхтәсәров, Сембер өлкәсе татар мохтәрияте рәисе Рәмис Сафин, "Мәгариф" берләшмәсе президенты Марат Лотфуллин – барлыгы 24 кеше бар.

Җәмәгатьчелек яңа федераль дәүләт стандартлары (ФГОС) нигезендә әзерләнгән үрнәк уку програмнары вариантларында "Туган тел" сәгатьләре ике тапкырга диярлек кыскаруын, йә бу дәресләргә бөтенләй урын табылмавына ризасызлык белдерде.

Активистлар фикеренчә, башлангыч сыйныфларда урыс телендә белем алучылар арасында "Туган тел" дәресләре 42 процентка, туган телдә белем алучыларда - 52 процентка киметелгән. 5-9нчы сыйныфларда 33-48 процентка кадәр азайган. Укыту планнарының барлык өлгеләрендә дә туган тел дәресләренә, чит телләргә караганда, азрак вакыт бирелгән.

Татар җәмәгатьчелеге әлеге уку програмнарын гамәлдән чыгаруны, туган тел укучыларын мониторинглауны таләп итте.

Әлеге хатка Русия мәгариф министрлыгыннан җавап килде (хатның нөсхәсе Азатлыкта да бар). Документтан күренгәнчә, татар җәмәгатьчелеге сораган бер таләп тә үтәлмәячәк. Министрлык "Туган тел" дәресе сәгатьләренең кимүен санитар таләпләр белән бәйләп аңлата. "Өстәмә академик сәгатьләрне туган телләрне укыту өчен куллана алалар", дип әйтелә.

"Туган тел" дәресләрен укытмауны күзаллаган уку програмнарына килгәндә, министрлык бу урыс мәктәпләре һәм ата-аналардан башка телләрне укытуга гариза килмәгән очракта кулланыла ала дип җавап кайтарган.

Моннан тыш, Русия мәгариф министрлыгы Бердәм дәүләт имтиханнарын (БДИ) туган телдә тапшыру мәсьәләсенә дә туктала. Анда БДИ "урыс телендә генә тапшырыла", ә башка телләр өчен йомгаклау аттестациясе имтиханы (ГИА) бирергә мөмкин диелә.

Уку елы башында Татарстан мәгариф министрлыгы туган тел сәгатьләре кимемәде дип җәмәгатьчелекне берничә кат тынычландырырга тырышты. Шул ук вакытта Азатлык сораштырган аерым мәктәпләрдә татар теле дәресләре азаюы турында сөйләделәр.

"Мәскәү мәктәпләрендә татар теле" инициатив төркеме координаторы Шәүкәт Җәмниханов Русия мәгариф министрлыгы җавабын кабат тәнкыйтьләп, үз аңлатмасын таратты. Әлеге аңлатманы берничә автор эшләнгән. Алар министрлыкны туган телләрне укучылар санын федераль дәрәҗәдә күзәтү үткәрмәүдә, ике телле белгечләргә, дәреслекләргә ихтыяҗны өйрәнмәүдә гаепләп чыкты.

"Русия мәгариф министрлыгының җавабы акыл өйрәтү рухында язылган. Ул Русия кануннарын үтәргә теләмәүне һәм халыкларның туган телләрен саклауда конституцион хокукларын тәэмин итәргә теләмәүне күрсәтә", диелә Җәмниханов язган аңлатмада.

Русия төбәкләре үз бюджетыннан федераль исемлеккә кергән татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен алуны кирәк дип тапмый дип яза ул.

"Алар да, Русия мәгариф министрлыгы кебек, кануннарны инкарь итеп, "понятие"ләр белән яши", диелә аңлатмада.

Шәүкәт Җәмниханов Азатлыкка сөйләвенчә, бүген балаларны, нинди милләттән булуына карамастан, урыс телен укырга мәҗбүр итәләр.

"Дәүләт туган телләрне сакларга тиеш диелә. Ә министрлык нәрсә эшли? Туган телләрнең ничек укытылуына мониторинг ясыймы? Соңгы 4 елда вазгыять кискенләшә бара: туган телне укучылар кими, сәгатьләр саны азая, мотивация юкка чыгарыла.

Ата-аналарга туган тел буларак бары урыс телен сайларга тәкъдим итәләр

Мәскәүдәге вазгыятьне карасак, берни үзгәрмәде. 1186нчы татар мәктәбеннән кала, татар теле бер җирдә дә укытылмый. Мәктәпләр аерым бер шаблон белән эш итә. Ата-аналарга туган тел буларак бары урыс телен сайларга тәкъдим итәләр. Телне сайлау мөмкинлеге бетерелгән дияргә була. Шуңа күрә урыс телен укырга мәҗбүр итәләр.

Мәктәпләрдә бу канунны үзләренчә шәрехлиләр. Мин Мәскәүдәге бер уку йортында булдым. Әгәр татар, чечен телен укытырга теләсәгез, үз мәктәпләрегезне булдырыгыз диләр. Бүген ата-аналарның сайлау мөмкинлеге юк.

Без Собянинга (Мәскәү мэры Сергей Собянин - ред.) тәкъдимнәр юллаган идек. Анда сүз Mos.ru дәүләт порталы аша туган тел укыту гаризасын калдыру турында барды. Әлеге мәсьәлә хәл ителер иде. Әмма бу түрәләргә кирәкми, чөнки алар өчен барлык балалар да туган тел буларак урыс телен укырга тиеш. Хәзер канун канун декларатив төсмер алды. Ул эшләми, ата-аналарның хокукы бетерелде", диде ул.

Җәмниханов БДИ мәсьәләсендә Русия министрлыгының җавабын "начар" дип бәяләде һәм дәүләтнең туган телләрне өйрәнүгә этәргечен юкка чыгара дип әйтте. Җәмәгать эшлеклесе үз көрәшен туктатырга җыенмый.

Укыту програмнарыннан туган телнең төшеп калуы канунга каршы килә

"Укыту програмнарындагы вариантлардан туган телнең төшеп калуы канунга каршы килә. Без Русия мәгариф министрлыгы эшен дөресләүне сорап баш прокуратурага мөрәҗәгать итәчәкбез. Бу эшне министрлык аңлап эшли. Туган телне укытуга киртә куюда алардан да яхшырак эшләүче юк", диде ул Азатлыкка.

"Мәгариф" берләшмәсе президенты Марат Лотфуллин фикеренчә, бүген министрлык белән алып барылган көрәш булганны саклап калу өчен кирәк, ниндидер казанышларга ышаныч юк.

"Бүгенге көндә ничек көрәшеп булсын инде. Каршылык күрсәтергә кирәк. Әлбәттә, алар үз эшләрен эшләячәк, ләкин аны мактап торырга ярамый. Хәзер Русия нинди юлдан барганын күреп торасыз. Ниндидер кануннарга, килешүләргә, сөйләшүләргә урын калмады.

Бүген Русия мәгариф министрлыгы булган кануннарны да боза

Бүген Русия мәгариф министрлыгы булган кануннарны да боза. Мәсәлән, "Туган тел" фәне мәҗбүри укытылырга тиеш. Ата-аналар бары нинди тел өйрәнүне генә сайлый. Русия мәгариф министрлыгының үрнәк уку програмнарында "Туган тел" укытылмаган вариантлар бар. Канун нигезендә мондый вариант бөтенләй булмаска тиеш. Шуңа күрә министрлык булган кануннаррны да "дөресләп" утыра.

Русия төбәкләрендә татар телен бер сәгать кенә укыган җирләр бар. Туган тел укучы татар балаларының 7 проценты гына шул күләмдә генә үз телен өйрәнә. Канунда мөмкинлек булганда гына укытыла дип әйтелә. Шуңа алар урыс телен генә өйрәнәләр.

1990 елда мин мәгариф идарәсенә килгәндә Казан мәктәпләре һәм балалар бакчаларында укытучыларның 5 проценты гына татар иде. 2000 елга кадәр без мәгариф системына 10 мең укытучы китердек. Хәзер аларны саклап калу зур әйбер санала. Менә Чиләбе шәһәрендә яшәүчеләрнең 30 проценты – татар. Мәктәптә укытучылар арасында бер татар кешесе дә юк. Татарстанда да татар мәктәпләренә укытучылар әзерләнми башлады. Казан педагогия училищесында бер төркем дә юк. Заманында алар дүртәү-бишәү иде.

Моның кадәр талау булганда халыкның ничек мәктәп тотарлык акчасы калсын?

Хәзер ХХ йөз башындагы юлдан бару мөмкин түгел. Дөньясы башка. Ул вакыттагы татарның хәлен хәзергесе белән чагыштырып булмый. Элек бүгенге кебек эксплуатация булмаган. Без салымнарның 87 процентын федераль хакимияткә биреп җибәрәбез. Бу гына түгел, аның өстенә республикага биремнәр килеп тора: гаскәр тоту булсынмы, башкасымы. Моның кадәр талау булганда халыкның ничек мәктәп тотарлык акчасы калсын? Әле ашарына да булмаячак. Иң мөһиме – башның исән булуы һәм мәктәпкә без җыйган нигезне саклап калу кирәк", дип сөйләде ул.

Марат Лотфуллин сүзләренчә, бүген булган барлык "хокукый юллар белән", шул исәптән прокуратурага мөрәҗәгать итеп тә көрәшү мөһим. Һәрхәлдә, бу тарих өчен татарларның каршылык белдергәнен күрсәтер өчен булса да кирәк дип саный ул.

Белешмә: ФГОС һәм милли телләр

Федераль дәүләт мәгариф стандарты, ФДМС (русчасы: Федеральный государственный образовательный стандарт, ФГОС) — Русиянең белем бирү өлкәсендә мәҗбүри таләпләр җыелмасы. Русиянең мәгариф министрлыгы тарафыннан раслана.

  • Документта төрле дәрәҗәдәге мәктәпләр өчен кайсы сыйныфта кайсы фәннең, шул исәптән туган телләр, республиканың дәүләт телләре кебек дәресләрнең дә атнасына ничә сәгать укытылырга тиешлеге билгеләнә.
  • 2004 елда моңарчы гамәлдә булган ГОС урынына ФГОС стандартлары кертелде, беренче ФГОС дип аталган бу документ соңрак артык гомуми язылган дип тәнкыйтьләнде.
  • 2009 елда икенче ФГОС гамәлгә кертелә башлады, ул башта башлангыч, аннары урта мәктәпләрдә өлешләп кертелде, процесс 2012 елга тәмамланды.
  • 2017 елда Русиядә милли телләргә каршы оештырылган басым нәтиҗәсендә, мәктәпләрдә туган тел дәресләре һәм укытучылар саны кискен кимеде.
  • 2022 елның 1 сентябреннән гамәлгә өченче ФГОС кертелә башлады. Белгечләр әйтүенчә, анда туган тел дәресләренең күләме икенче ФГОС белән чагыштырганда 40-50% азрак булачак.
  • Федераль дәүләт мәгариф стандартларын (ФГОС) куллану Русиянең дәүләт аккредитациясе булган барлык уку йортлары өчен мәҗбүри булып тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG