Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа федераль стандартлар: Башкортстан мәктәпләрендә туган телләр һәм дәүләт телләре ничек укытыла


Башкорт теле дәресе
Башкорт теле дәресе

Башкортстанда башкорт телен дәүләт теле буларак кайбер мәктәпләрдә бөтен балалалар да өйрәнә. Министрлык моны "мәктәп мөдирләре вәкаләтләре" белән аңлата. Күпчелек ата-ана моңа каршы түгел иде, әмма белем бирү стандартларының яңартылуы әлеге теманы янә күтәрде.

1 сентябрьдән 1нче һәм 5нче сыйныфлар яңартылган федераль дәүләт мәгариф стандартлары (ФДМС) нигезендә укый башлады. Башкортстан мәгариф министрлыгы бөтен башлангыч сыйныфларга яңа стандартлар нигезендә укырга киңәш иткән, күпчелек мәктәпләр шулай эшли дә. Туган телләр саны кайсы укыту планын сайлауга карап – атнасына ике-өч сәгать кала. Бу хакта Башкортстан мәгариф министрлыгы Милли мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Розалия Сафиуллина белдерде.

Башкорт теле дәүләт теле буларак ничек өйрәнелә соң? Бу ФДМСның туган телләрне укыту мөмкинлеге биргән вариантларга кагыла.

  • Башкорт мәктәпләрендә яисә башкортлар күпләп укыган мәктәпләрдә дәүләт телен өйрәнү киңәш ителми. Алар бу дәресне телгә һәм/яки әдәби укуга бирә ала.
  • Татар, мари яки чуаш мәктәпләре туган тел буларак үз туган телләрен сайлый ала, шулай ук өстәмә рәвештә атнасына бер дәрес башкорт теле сайлау мөмкинлеге бар.
  • Урыс телле мәктәпләрдә дә (Башкортстанда күпчелек мәктәпләр шундый) шулай ук туган тел буларак үз телен, дәүләт теле буларак башкорт телен сайлап була.

"Сайлап була" дигән сүзтезмә монда мөһим, ата-ана башкорт телен бөтенләй сайламыйча бары тик үз туган телен генә да сайлый ала. Дәүләт башкорт теле ФДМСка кертелсә дә, ул мотлак укытыла алмый.

Чынлыкта ничек?

1 сентябрьдә Салават шәһәренең 23нче мәктәп укучылары ата-аналары башкорт телен укырга мәҗбүр итәләр дип зарланды. Алар ата-аналар чатында язышуның скриншотын интернетта чыгарды. Язышуда укытучы 1-11 сыйныфта башкорт телен уку – математика, урыс теле кебек үк мәҗбүри булачак дип белдергән. Шул ук вакытта чыккан документта "Туган тел һәм әдәбият" фәне графасында "һәм/яки" дигән тамга юк.

Бу интернетта зур шау-шу уятты, Mkset басмасының урыс телле ата-аналар зарын гына күрсәтеп язган мәкаләсе төрле, бигрәк тә урыс милләтчел пабликларда таралды, аны хәтта Сахалинның бер төркеме дә алган иде. Бу постлар "башкорт милләтчеләре алдаулар һәм янаулар белән башкорт теле укыта", "Украинада да хәлләр украин милләтчеләренең урыс телен кысудан башланган иде" дигән фикер белән сугарылды.

Соңрак Салават мәктәбендә укыту планына үзгәрешләр кертелде. Укыту планында дәүләт (башкорт) теле, "Туган тел һәм әдәбият" фәне эчендә "һәм/яки" дигән тамга белән бирелә. Димәк, башкорт телен гариза нигезендә, сайлауга карап укырга мөмкин дип аңлатканнар мәктәптә.

Шулай ук белем йортында әйтүләренчә, баласына башкорт телен укытуны бөтен ата-аналар да сайламаган, шуңа күрә укыту планына үзгәрешләр керткәннәр һәм бу сәгатьне туган телне өйрәнү өчен биргәннәр. Күпчелек ата-аналар туган тел буларак урыс телен сайлаган.

Азатлык элемтәгә чыккан ата-аналар башкорт теленең бөтен балаларга да укытылуын раслады. Шул ук вакытта татар районнарында, Уфаның кайбер мәктәпләрендә башкорт теле белән беррәттән туган тел буларак татар теле дә укытыла. Туган телләр өчен ата-аналар гариза язуларын сөйләде, ә башкорт теле өчен төрлечә: кемгәдер әзер гаризаны күчереп язарга биргәннәр, кемдер язганын-язмаганын хәтерләми дә. Башкорт телен укытуга алар каршы түгел.

Башкорт теленә каршы башлыча урыс телле ата-аналар чыга. Ләкин күп очракта алар мәктәп белән, укытучылар яки мөдир белән низаглашырга теләми, баласына зыян килер дип курка.

Әйтик, Уфаның 147нче мәктәбендә укучының әнисе сүзләренчә, бөтен сыйныф башкорт теле өчен гариза язган, ата-аналарның моңа ачулары килсә дә, укытучылар белән талашасы килмәгән.

Уфаның 147нче мәктәбендә шундый уку планы күрсәтелгән
Уфаның 147нче мәктәбендә шундый уку планы күрсәтелгән

Мәктәп мөдиренең куәте

Башкортстанның бер районында мәктәп мөдире булып эшләп китүче 2017 елда милли телләр ихтыярига калдырылганнан соң да башкорт телен мәҗбүри укытуын сөйләде. "Башкорт телен атнасына ике дәрес укыттык. Туган тел буларак безнең мәктәптә урыс теле яки татар теле сайлыйлар иде. Ә башкорт телен барысы да укыды. Рособрнадзордан тикшерү килгәч тә бу өлкәгә кысылып тормады, безгә ниндидер басым булмады", дип сөйләде ул.

Аның фикеренчә, Башкортстанда яшәгәч, башкорт теленең мәҗбүри укытылуы мөһим.

Стәрлетамак мәктәпләренең берсендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы да башкорт теленең дәүләт теле буларак мәҗбүри укытылуын раслады. "Безнең мәктәптә бер сәгать татар теле, бер сәгать әдәбият яки әдәби уку иде. Монысы үзгәрмәде, 4нче сыйныфта гына кимеде. Тагын бер сәгать башкорт теле укытыла. Башкорт теленә дә гариза яздырталар инде, ләкин мәктәп җитәкчелеге "башка вариант юк, шулай кирәк" дип аңлата. Мең кешелек мәктәптә бары тик 10 ата-ана гына башкорт теле урынына туган якны өйрәнү предметы керүгә иреште. Мин татар теле сәгатьләре җитмәгәнлектән шушы дәресне дә укытам", дип сөйләде укытучы. Башкорт телен нәрсә исәбенә укытылар дигән сорауга шулай ук "төбәк компоненты" диде.

Әлеге мәктәптә татар телен сайлаучылар елдан-ел азая.

Министрлык: башкорт теле мәҗбүри түгел, безне дөрес аңламаганнар

Башкортстан мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илдус Каһарманов Азатлыкка сөйләвенчә, башкорт теле дәүләт теле буларак мәҗбүри укытыла алмый. Мәктәпләр аңлап җиткермәгәндер ди ул.

"Яңа ФДМСлар нигезендә туган тел яки дәүләт теле буларак республика теле, туган әдәбият укыту планының мәҗбүри өлешенә кертелде. Ләкин дәүләт телен мәҗбүри өйрәнү дигән нәрсә юк, балалар, теләсә, үз туган телләрен өйрәнә ала, ә теләсәләр, шушы ук предмет өлкәсендә башкорт дәүләт телен өйрәнә ала. Башкорт теленә дәүләт теле буларак уку мөмкинлеге генә бирелде", дип аңлатты ул.

Башкортстанда биш көнлек укыту. Русия мәгариф министрлыгының биш көнлек өчен эшләгән вариантларның күпчелегендә туган телләр юк. Шуңа күрә Башкортстан мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе утырышында туган телле өч вариант каралган һәм республика шәһәрләре һәм районнарына җибәрелгән. Туган тел сәгатьләре кимемәгән, дәресләр саны мәктәп статусына бәйле.

Мәсәлән, татар мәктәбе саналган мәктәптә ата-ана башкорт телен дәүләт теле буларак, ә туган тел буларак татар телен сайласа, бер сәгать башкорт теле керәчәк, ике сәгать татар теле, тагын бер сәгать татар әдәбияты керә диде Каһарманов.

Урыс телендә белем бирүче мәктәпләрдә (ә Башкортстанда күпчелек мәктәпләр шундый) туган тел предмет өлкәсенә гомумән өч сәгать бирелә, ике сәгате туган телгә, бер сәгате дәүләт башкорт теленә алына ала.

Ягъни башкорт теленә сәгать туган татар теле (чуаш, урыс, мари һ.б) предметы өлкәсеннән алына.

Ләкин башкорт теленә гариза язмасаң да була, кайсы да булса бер туган телне генә дә сайлап була.


Ни рәвешле бүгенгәчә Башкортстан мәктәпләре башкорт телен бөтен балага да укыта ала соң?

— Без мәгариф министрлыгы булсак та, безнең мәктәпләргә туры басым юк, — дип сөйли Каһарманов. — Безгә республиканың 11 генә мәктәбе карый. Калганнары — муниципаль мәктәпләр. Безнең бөтен хатлар, мөрәҗәгатьләр бары тик киңәш форматында гына төшә. Мәктәп мөдиренең вәкаләтләре бүген бик киң, аларда автономлык бар. Шул уку планнары, телләрне өйрәнү мөмкинлекләре булдыру-булдырмау — барысы да мәктәп системында торып кала. Шуңа күрә бу өлкәдә мәктәп бик зур роль уйный. Һәм һәрбер муниципалитет җитәкчесе факторы да бар, алар район тормышын ничек күзаллый, нинди планнар белән яши. Муниципаль мәктәпләр туп-туры район һәм шәһәрләрдәге мәгариф бүлекләренә карый һәм аларның ни әйткәнен үтәп яши. Безнең бер төрле аңлатканны алар икенче төрле җиткерергә мөмкин. Мәктәп мөдиреннән сыйныф җитәкчесенә барып җитә. Сыйныф җитәкчесе "менә быел безнең дәүләт теле мәҗбүри өлештә, аны мотлак укыячакбыз" дип чатларга сала. Мәктәпләр ата-аналарга дөрес җиткерми. Сентябрь аенда шундыйрак аңлашылмаучанлыклар булыр инде.

Министрлык вәкиле Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның туган телләрне көчләп укытырга ярамый дигән сүзләрен искә ала, балаларны телдә сөйләшүне популярлаштыру юлы белән җәлеп итү дөрес юл ди. Шул ук вакытта 2017 елда мәктәпләрдән милли телләр кысрыклап чыгарылганнан соң республикада туган телләрне сайлау елдан-ел кимүен дә таныды түрә.

Белешмә: ФГОС һәм милли телләр

Федераль дәүләт мәгариф стандарты, ФДМС (русчасы: Федеральный государственный образовательный стандарт, ФГОС) — Русиянең белем бирү өлкәсендә мәҗбүри таләпләр җыелмасы. Русиянең мәгариф министрлыгы тарафыннан раслана.

  • Документта төрле дәрәҗәдәге мәктәпләр өчен кайсы сыйныфта кайсы фәннең, шул исәптән туган телләр, республиканың дәүләт телләре кебек дәресләрнең дә атнасына ничә сәгать укытылырга тиешлеге билгеләнә.
  • 2004 елда моңарчы гамәлдә булган ГОС урынына ФГОС стандартлары кертелде, беренче ФГОС дип аталган бу документ соңрак артык гомуми язылган дип тәнкыйтьләнде.
  • 2009 елда икенче ФГОС гамәлгә кертелә башлады, ул башта башлангыч, аннары урта мәктәпләрдә өлешләп кертелде, процесс 2012 елга тәмамланды.
  • 2017 елда Русиядә милли телләргә каршы оештырылган басым нәтиҗәсендә, мәктәпләрдә туган тел дәресләре һәм укытучылар саны кискен кимеде.
  • 2022 елның 1 сентябреннән гамәлгә өченче ФГОС кертелә башлады. Белгечләр әйтүенчә, анда туган тел дәресләренең күләме икенче ФГОС белән чагыштырганда 40-50% азрак булачак.
  • Федераль дәүләт мәгариф стандартларын (ФГОС) куллану Русиянең дәүләт аккредитациясе булган барлык уку йортлары өчен мәҗбүри булып тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG