Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар җәмәгатьчелеге туган тел сәгатьләрен киметмәүне сорап Русия мәгариф министрына мөрәҗәгать юллады


Яңа укыту програмнарында "Туган тел" дәресләре ике тапкырга киметелгән диелә.

Татар җәмәгатьчелеге мәктәпләрдә туган тел сәгатьләре кимүенә ризасызлык белдереп, Русия мәгариф министры Сергей Кравцовка дәресләр санын саклап калуны сорап мөрәҗәгать итте. Әлеге хатка Татарстан һәм Русия төбәкләрендәге 21 иҗтимагый оешма җитәкчесе кул куйган (мөрәҗәгатьнең нөсхәсе Азатлыкта да бар).

Хатны имзалаучылар арасында Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Мәскәү өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Фәрит Мөхтәсәров, Сембер өлкәсе татар мохтәрияте рәисе Рәмис Сафин, "Мәгариф" берләшмәсе президенты Марат Лотфуллин – барлыгы 24 кеше бар. Моннан тыш, Түбән Новгород, Петербур, Самар, Рязань, Иваново, Ярославль, Түбән Варта, Тубыл, Тула, Смоленски өлкәләрендәге татар оешмалары вәкилләре дә хатны хуплаган.

Мөрәҗәгатьтә әйтелүенчә, ел башында төбәкләр белән федераль үзәк уртак бер фикергә килүенә карамастан, июль аенда бастырылган белем бирү програмнарның үрнәкләрендә туган тел дәресләрен укыту киметелеп күрсәтелгән.

"Туган телләр дәресен ике тапкырга киметү Русия дәүләте һәм хакимиятенең Русия халыклары телен саклау һәм үстерү нигезендә этномәдәни күптөрлелекне саклау максатына каршы килә", диелә.

Аерым алганда, башлангыч сыйныфларда урыс телендә белем алучылар арасында "Туган тел" дәресләре 42 процентка, туган телдә белем алучыларда - 52 процентка киметелгән. 5-9нчы сыйныфларда 33-48 процентка кадәр азайган. Укыту планнарының барлык өлгеләрендә дә туган тел дәресләренә, чит телләргә караганда, азрак вакыт бирелгән. Кайбер белем бирү вариантларында "Туган тел" сәгатьләренә бөтенләй урын табылмаган.

Хатта татар теле укытучыларының аз күләмдә әзерләнүенә дә борчу белдерелә. Татар халкының өчтән ике өлеше Русия төбәкләрендә яшәвенә карамастан, укытучыларның Татарстанда гына әзерләнүе әйтелә. Республикадан читтә яшәүче татар балаларының 7 проценты гына күпмедер күләмдә татар телен укый. Укытучыларның кимүе татар телендә белем алучыларның санын азайта, дип әйтелә.

Мөрәҗәгатьтә Русия мәгариф министры Сергей Кравцовка аерым таләпләр куелган. Туган тел һәм әдәбият укыту сәгатьләрен саклап калуны, туган тел дәресе каралмаган укыту планын гамәлдән чыгаруны сорыйлар.

Моннан тыш, Русия мәгариф министрлыгында туган телләрдә белем алу бүлеген кайтарырга һәм мониторинг ясауны, шартлар тудыруны булдырырга, балалар бакчалары өчен ике телле кадрлар әзерләргә, урта белем бирү сыйныфларында туган телләрне өйрәнүне дәвам иттерергә, Бердәм дәүләт имтиханын туган телләрдә тапшыру мөмкинлеген бирергә, ике телле укытучыларны әзерләү өчен югары уку йортларына контроль саннар кертерергә кирәклеген әйтәләр.

Шул ук вакытта Татарстан рәсмиләре мәктәпләрендә туган телләр укыту дәресләре саны кимемәячәк дип белдергән иде.

Киләсе уку елында мәктәпләрдә белем бирү яңартылган федераль стандартлар нигезендә алып барылачак. Бу елдан республикада дәүләт теле буларак татар телен укыту кертелә. Моның өчен ата-аналарга гариза язарга туры киләчәк.

  • 2017 елда Мәскәү басымы белән Татарстан мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту тукталганнан соң, республикада ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
  • Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң кискенләште.
  • Шул елның көзендә прокуратура мәктәпләрне тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте.
  • Республика Дәүләт шурасы бертавыштан Татарстан дәүләт теленең ирекле укытылуы өчен тавыш бирде.
  • 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
  • 2017 елдан Татарстанда татар телен сайлаучылар 9 процентка кимеде. ()Биш ел элек татар теленә һөҗүм башланганнан соң татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр кискен кимеде.
  • Быел Татарстанда бер генә укучы татар теленнән БРИ тапшырды. Биш ел элек әлеге имтиханны 74 бала биргән булган.
  • Бу уку елында 9нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларның 3,8 проценты гына туган телдән төп дәүләт имтиханын биргән. Татар телен 1 263 укучы сайлаган. Әдәбияттан имтихан бирергә теләүче табылмаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG