Accessibility links

Кайнар хәбәр

2017 елдан Татарстанда татар телен сайлаучылар 9 процентка кимегән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Узган уку елында 289 мең укучы татар телен өйрәнгән.

2017 елдан Татарстан мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту тукталганнан соң аны өйрәнүчеләр 9 процентка диярлек кимегән. Әлеге саннар республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның узган уку елында күпме укучы татар телен сайлавы турында мәгълүмат бирүеннән соң билгеле булды. Бу хакта ул "Татар-информ"га сөйләгән.

2021-2022 уку елында Татарстан мәктәпләрендә татар телен туган тел буларак укучылар саны 63 процент булган.

"Укучыларның 63,34 проценты татар телен, 33,33 – урыс телен сайлаган. Телне балалар һәм ата-аналар сайлап өйрәнә. Монда проблем юк", дигән ул.

"Туган тел һәм әдәбият" дәресеннән татар телен 289 мең укучы сайлаган. Урыс телен 161 мең бала өйрәнгән. 3 860 мең укучы чуаш телен, 1 040 – удмурт, 694 – иврит, 465 – мари, 39 – мордва, 8 бала башкорт телен укыган.

Бу саннардан күренгәнчә, Татарстан мәктәпләрендә татар телен сайлаучылар елдан-ел кими бара. 2020-2021 уку елында ул 65 процент булган, ә 2017 елда, ягъни телләрне укыту ихтыярига күчерелгән елдан, аларның саны 69 процент тәшкил иткән иде. Биш ел эчендә татар телен укучылар якынча 9 процентка кимегән дигән сүз.

Казанда тел мәсьәләсе тагын да кискенрәк. Соңгы елларда башкалада татар телен өйрәнүчеләр саны 15 процентка азайган. 2017 елда 65 процент укучы ана теле буларак татар телен сайлаган булса, тәмамланган уку елында мәктәп укучыларының 55 проценты гына татар телен өйрәнергә гариза биргән. Соңгы мәгълүматлар җәмәгатьчелеккә чыкканнан соң, Халыкара урыс соборы Казанда 34% урыс баласының татар телен сайлау хәбәрен тикшерүне сорап, ризасызлык белдерде.

Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң кискенләште.

Шул елның көзендә прокуратура мәктәпләрне тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте.

Республика Дәүләт шурасы бертавыштан Татарстан дәүләт теленең ирекле укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыри укыту турында канун кабул ителде.

2017 елда татар теленә һөҗүм башланганнан соң татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр кискен кимеде. Быел Татарстанда бер генә укучы татар теленнән БРИ тапшырды. Биш ел элек әлеге имтиханны 74 бала биргән булган. Бу уку елында 9нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларның 3,8 проценты гына туган телдән төп дәүләт имтиханын биргән. Татар телен 1 263 укучы сайлаган. Әдәбияттан имтихан бирергә теләүче табылмаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG