Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа уку елыннан Татарстанда татар теле дәүләт теле буларак укытыла башлый


Архив фотосы
Архив фотосы

Моның өчен ата-аналарга гариза язарга туры киләчәк.

2022-2023 уку елыннан Татарстанда дәүләт теле буларак татар теле укытыла башлый. Бу хакта бүген республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин укытучыларның август киңәшмәсендә белдерде.

"1 сентябрьдән республика мәктәпләренең укыту планына әти-әниләрнең гаризасы нигезендә "Татарстанның дәүләт теле – татар теле" дәресе кертеләчәк. Татар телен дәүләт теле һәм туган тел буларак укыту агымдагы елда федераль реестрга кертелгән эш програмнары нигезендә оештырылачак", диде ул.

Татарстан фәннәр академиясе һәм мәгарифне үстерү институты белән берлектә татар теле һәм әдәбиятының яңа буын дәреслекләрен эшләү дәвам итә. Һадиуллин сүзләренчә, 2022 елда Русия мәгариф министрлыгы 17 әсбапны федераль исемлеккә керткән. Моннан тыш, тагын 18 әсбап экспертизага тапшырылган.

"Укытучыга ярдәм йөзеннән һәр сыйныф өчен биш юнәлештә тестлар системы эшләнде. Татар телен укытуны дигитал ресурслар белән баету максатыннан "Сберкласс" платформасында контент эшләнде һәм "Татарча онлайн мәктәп" ресурсына башлангыч бирелде", диде ул.

  • 2017 елда Мәскәү басымы белән Татарстан мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту тукталганнан соң, республикада ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
  • Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң кискенләште.
  • Шул елның көзендә прокуратура мәктәпләрне тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте.
  • Республика Дәүләт шурасы бертавыштан Татарстан дәүләт теленең ирекле укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
  • 2017 елдан Татарстанда татар телен сайлаучылар 9 процентка кимеде. Биш ел элек татар теленә һөҗүм башланганнан соң татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр кискен кимеде.
  • Быел Татарстанда бер генә укучы татар теленнән БРИ тапшырды. Биш ел элек әлеге имтиханны 74 бала биргән булган.
  • Бу уку елында 9нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларның 3,8 проценты гына туган телдән төп дәүләт имтиханын биргән. Татар телен 1 263 укучы сайлаган. Әдәбияттан имтихан бирергә теләүче табылмаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG