Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәктәбендә балаларны "Мин – урыс!" дип кул чөяргә мәҗбүр иткәннәр


186нчы лицейда балаларны "Мин — урыс!" дип кулларын күтәрергә мәҗбүр итәләр
186нчы лицейда балаларны "Мин — урыс!" дип кулларын күтәрергә мәҗбүр итәләр

23 февраль уңаеннан үткәрелгән мәктәп чарасында лицейның актлар залында җыелган укучылар җырчы Шаманның "Я — русский" җырын тыңлый. Алар алдында чыгыш ясый торган ханым балаларга кулларын өскә күтәрергә куша.

Интернетта бер мәктәптән балаларны "Я — русский" дип кычкырып кулларын өскә күтәрергә мәҗбүр иткән видео таралды. DOXA аны Казан мәктәпләренең берсе дип белдерде.

Казан мәктәбендә балаларны "Мин – урыс!" дип кул чөяргә мәҗбүр иткәннәр
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:28 0:00

23 февраль уңаеннан үткәрелгән мәктәп чарасында лицейның актлар залында җыелган укучылар җырчы Шаманның "Я — русский" җырын тыңлый. Алар алдында чыгыш ясый торган ханым балаларга кулларын өскә күтәрергә куша.

Балалар алында чыгыш ясаган ханым
Балалар алында чыгыш ясаган ханым

"Я — русский!" дигән җыр бар. Кулны өскә күтәрәбез. Милләтегез турында сүз бармый. Сүз Русия Федерациясе ватандашлыгы турында бара. Сез барыгыз да Русия ватандашлары дип өметләнәм. Нәрсә, урыс түгелме әллә сез? Мин аңлыйм, кемдер урыс түгелдер дә, ләкин ватандашмы соң? Әллә юкмы? Юкмы? Алайса сезгә чит илгә күченеп китәргә кирәк" дип сөйли агитатор ханым Шаманның "Я — русский" җыры яңгыраган вакытта.

Азатлык бу вакыйганың Казанның 186нчы лицеенда булганын ачыклады. Лицей мөдиренең тәрбия эшләре урынбасары әлеге видеоны әлеге мәктәптә төшерелүен раслады. Ләкин сөйләүче хатын-кызның кем икәнен әйтмәде.

Әлеге лицейда 2631 бала укый, шуларның 14е — чит ил ватандашлары.

Дәүләт Шурасы депутаты Рамил Төхвәтуллин әлеге вакыйга уңаеннан Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллинга мөрәҗәгать иткән. "Сез моңа реакция күрсәтергә тиеш. Ни өчен булган бу? Безнең күпмилләтле дәүләттә патриотизм рухына туры киләме бу? Шуны ачыкларга кирәк" дигән Төхвәтуллин.

"Татарстан ата-аналары" төркеме исеменнән бу видео уңаеннан Татарстан мәгариф һәм фән министрына хат әзерләнә. Әлеге төркем лидерларының берсе Илсия Әхмәтгалиева Азатлыкка сөйләвенчә, төрле милләт вәкилләре яшәгән илдә мондый күренешләр булырга тиеш түгел. Хатка дистәдән артык кул куелган, имзалар җыю дәвам итә.

  • Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Бу исә мәгариф системына да үз йогынтысын ясады. Мәктәпләрдә һәм уку йортларында яңа дәресләр, яңа тәртипләр кертелде. Мәсәлән, балаларга "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дигән дәрес укыталар, ә уку елы башыннан мәктәпләрдә һәр яңа атна байрак күтәрүдән, гимн җырлаудан башлана.
  • Былтыр 6 июльдә Русия думасы совет чорындагы пионериягә охшаш балалар һәм яшьләр оешмасы төзү турында канун кабул итте. Оешма яшьләрне тәрбияләү белән шөгыльләнәчәк һәм аларда "Русиянең традицион рухи һәм әхлакый кыйммәтләре нигезендә дөньяга караш формалаштырачак" дип белдерделәр. 18 декабрьдә Мәскәүдә оешманың беренче җыены узды. Анда катнашучылар хәрәкәткә "Беренчеләр хәрәкәте" ("Движение первых") дигән исем сайлады.
  • 1 февральдә Татарстанда яңа "пионерия"нең беренче бүлекчәсе ачылды, ул Яшел Үзәндәге Ломоносов исемендәге 18нче лицейда урнашты.
  • Физика-математика фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты хезмәткәре Марат Лотфуллин фикеренчә, патриотлык юнәлешендәге эшләр алып барылуга күрә, яңа хәрәкәтнең максат-бурычлары хакимиятне яратырга өйрәтү булачак. Тик ул аны озын гомерле булмас дип фаразлый.
  • Инженер Азат Сәйфетдин исә бу уңайдан "Совет берлеген җимерелүдән бер партия хөкүмәте, комсомол һәм балаларның пионер оешмасы коткара алмагач, хәзер дә "патриотизм вертикален" торгызу бушка гына булачак. Бюджетка да зыян киләчәк – меңнәрчә кеше берәр файдалы эш урынына буш сүз сөйләп, шуңа акча алып ятачаклар", дип фикер белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG