Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнехановны Молдовага нигә кертмәделәр һәм гагаузлар ни өчен Русияне хуплый


Мәскәү Миңнехановны Молдова тирәсендәге сәяси уеннарда курчак итеп куллана, дип саный белгечләр. Архив фотосы
Мәскәү Миңнехановны Молдова тирәсендәге сәяси уеннарда курчак итеп куллана, дип саный белгечләр. Архив фотосы

Татарстан президенты Молдовада Русия яклы намзәтне хуплар өчен барган, шуңа аны чик буе полициясе илгә кертмәде, дип саный белгечләр. Төрки халык булган гагаузлар Русиягә ни өчен мөһим һәм Гагауз төбәгендә Русияне хуплау нигә югары – шул хакта безнең материалда укыгыз.

17 апрель көнне эш сәфәре белән Молдовага барган Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны илгә кертмәгәннәр. Ул "Халыклар дуслыгы - 2023" Халыкара халык дипломатиясе конгрессында катнашу өчен Гагаузиягә барырга ниятләгән булган. Кишинёвка очкыч белән килгәч, Молдова чик сакчылары аңа очкычыннан чыгарга рөхсәт итмәгән, очкычны кире җибәргән.

Миңнеханов Молдовага Гагаузия автоном өлкәсе башлыгына намзәт Виктор Петров чакыруы белән килгән. 30 апрель көнне Гагаузия автоном төбәгендә сайлау көтелә. Моңарчы Петров Татарстанга сәфәр кылган булган.

Миңнеханов әйтүенчә, Молдова хакимиятләре аңа "теләнмәгән зат" статусы биргән. Ләкин Молдова чик буе полициясе Миңнеханов нон грата шәхес дип игълан ителмәде дип белдерде һәм Русияне сайлау алдыннан ил сәясәтенә тыкшынмаска өндәде.

— Җирле сайлауларда намзәтне хуплау – безнең илдә җитди сәбәп булып тормый һәм хакимиятләр Русия түрәләренә безнең илнең эчке эшләренә тыкшынмауны сорый, — диде чик буе полициясе. Соңгы көндә илгә 46 чит ил кешесенә керү тыелды, диделәр оешмада.

Шуңа карамастан, Русия рәсмиләре бу вакыйганы инде "мыскыллау" дип бәяләде һәм "Русия җавабы үзен озак көттермәячәк" дип янады. "Молдова хакимиятләренең карарын Татарстанга һәм Гагаузиягә генә түгел, Русиягә каршы да чираттагы дус булмаган адым дип бәялибез", диде Русия тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова.

КЕМНӘР УЛ ГАГАУЗЛАР ҺӘМ ГАГАУЗ ТӨБӘГЕ НИНДИ РОЛЬ УЙНЫЙ

Гагауз автономия төбәге – Молдованың көньягындагы автоном төбәк, биредә 160 мең кеше яши. Алар күбесе православ христианнары булган төркиләр. Гагаузлар 1800нче елларда мөселман Госманлы төрекләренең эзәрлекләүләреннән качып, хәзерге Молдовага килеп урнашкан. Ул чакта бу җирләр Русия империясенең бер өлеше булган. Гагаузларның гомум саны 250 мең чамасы дип исәпләнә.

Совет берлеге таркалгач, 1990 елда бу төбәктә каршылыклар барлыкка килә. Днестр буе төбәге кебек, гагауз фетнәчеләре дә бәйсезлек игълан итә. Шуннан соң Молдованың меңләгән милләтчесе "Гагаузиягә марш" дип төбәккә юнәлә һәм көчле каршылык башлана.

Бу каршылыкны туктату өчен Комратка (Гагауз төбәге башкаласы) советларның хәрби техникасы керә. Кишинёв фетнәчеләр белән сөйләшүләр башларга мәҗбүр була. Нәтиҗәдә, Кишинёв Румыниягә кушылса, Гагаузиягә дә автономия биреләчәк һәм ул Молдовадан чыгу хокукы алачак, дигән уртак килешүгә ирешәләр.

Русия Украинага бәреп кергәннән соң да, төбәктә Русиягә карата уңай мөнәсәбәт сакланды. Әйтик, 2023 елның февралендә Гагаузиядә уздырылган сораштыруда катнашучыларның 93 проценты элеккечә Русия белән тыгыз элемтәләрне саклау яклы булуын белдергән.

Белгечләр Русия Молдаваның эчке эшләренә тыкшыну өчен Гагауз төбәген актив кулланырга тырыша, дип саный.

"МИҢНЕХАНОВ МОЛДОВАГА МӘСКӘҮ КУШУЫ БЕЛӘН БАРДЫ"

Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, Рөстәм Миңнеханов Молдовага Мәскәү кушуы белән махсус барган. Чит илләргә сәфәрләрне Миңнеханов Русиянең тышкы эшләр министрлыгы белән килештерергә тиеш, аңа махсус "күрсәтмәләр" бирелергә мөмкин, ди ул.

— Русиянең Молдовада кызыксынуы зур. Бүгенге көндә президент булган Майя Санду Европа, Украина яклы сәясәт алып бара. Шуңа Путин аны бәреп төшерергә, илдә инкыйлаб оештырырга тели. Бу теләктә Русия, беренче чиратта, гагаузларга таянырга тели, чөнки гагаузларның күп өлеше Мәскәү яклы, — ди ул.

Март азагы–апрель башында гына Молдовада каршылыклар булып алды, андагы хәлләрне Русия яклы фиркаләр, көчләр болгата, ди Айсин. Аның сүзләренчә, Русия илдә фетнәчел Днестр буе (Приднестровье), гагауз автономиясе һәм Молдованың үзендә булган Русия яклы көчләргә таянырга тели, алар ярдәмендә илдә хакимиятне алыштырырга омтыла. Моның белән Молдованы Украинага ярдәмнән һәм теләктәшлектән баш тарттырырга телиләр.

Миңнеханов үзе дә сайлауда Мәскәү теләгән намзәтне хупларга баруын яшермәде

— Молдова хакимияте моны, әлбәттә, бик яхшы аңлый, шуңа Рөстәм Миңнехановны ачыктан кертмәскә булдылар да. Гагауз төбәгендә сайлаулар көтелә, Татарстан президентының бу чорда йөрүе – сайлауга чит илнең турыдан туры тыкшынуы. Миңнеханов үзе дә сайлауда Мәскәү теләгән намзәтне хупларга баруын яшермәде, — ди сәясәт белгече.

Аның фикеренчә, Миңнеханов үзе Мәскәү аны курчак һәм корал итеп куллануын аңлый, ул аңлы эш итә, гагауз белән татар халыкларының төрки кардәшлеген кулланырга тели. Ләкин ул моңа каршы төшә алмый, чөнки аны Казанда мал һәм тәхет көтә, Мәскәү аңа нәрсә куша, ул шуны эшли, ди белгеч.

— Кызганычка каршы, Миңнеханов бу очракта гамәлләрне татарлар, татар дөньясы исеменнән башкара. Бу татар мәнфәгате, Татарстан мәнфәгатенә каршы эшләр. Ләкин, ни кызганыч, аларның сәяси көче, субъекты юк, шуңа күрә Мәскәү кушканча эш итәргә мәҗбүр, — дип сөйләде Азатлыкка Руслан Айсин.

РУСИЯ МОЛДОВАГА КАРШЫ "ГИБРИД СУГЫШ" АЛЫП БАРА

Гагауз төбәгеннән белгеч, "Nokta" медиапроектына нигез салучы Михаил Сиркели фикеренчә, Миңнехановны кертмәве белән Молдова хакимияте Русиянең "гибрид сугышына" каршы тора. Мәскәү исә Гагауз төбәген Кишиневның эчке сәясәтенә тәэсир итү максатында куллана, ди ул.

Русия Гагауз төбәген Молдаваның эчке сәясәтенә тәэсир ясар өчен куллана

— Элек Молдова хакимияте моңа киртә тудырмады, хәзер исә алар Русия тәэсиренә каршылык күрсәтә. Русия Гагауз төбәген Молдаваның эчке сәясәтенә тәэсир ясар өчен куллана. Русиянең ике коралы бар: Днестр буе төбәге һәм Гагауз төбәге. Ләкин беренчесеннән аермалы буларак, Гагауз төбәге – юридик яктан да, фактик яктан да Молдованың өлеше, — ди ул.

Русия яклы пропаганда медиа чаралары элегрәк Гагауз төбәгендә булган каршылыкларны җирле халыкның "ил җитәкчелегенең көнбатыш яклы курсы" белән канәгать булмавы белән аңлатты. Сиркели фикеренчә исә, Кишинев Русия тәэсиренә каршы тора.

— Кишиневның Миңнеханов килүенә мондый реакциясе Русиянең Украинага каршы агрессиясенә бәйле. Шуны аңлау кирәк: бу агрессия Украинага каршы гына түгел, ул Молдовага каршы да юнәлгән. Русия түрәләре шуны яшерми: алар Украинада максатларына ирешә алса, киләсе максат – Молдова республикасы булыр иде, — дип сөйләде "Idel.Реалии"гә Михаил Сиркели.

Белгеч фикеренчә, хәзерге вакытта да Русия Молдовага каршы икътисади һәм мәгълүмати юллар белән гибрид сугыш алып бара.

ГАГАУЗЛАРНЫҢ ЗУР ӨЛЕШЕ НИГӘ РУСИЯНЕ ХУПЛЫЙ?

Айсин сүзләренчә, гагаузлар элек-электән Украинага һәм украин халкына үпкәле. Янәсе, Украина аларны гел изде, аларга басым ясады дип сөйләп киләләр. Аларның Измаил дигән шәһәре бар, янәсе украиннар аны гагаузлардан тартып алды һәм гагаузларның диңгезгә чыгу юлын кисте, дип саный алар. Чынлыкта исә Измаилны Русия империясе госманлылардан тартып алды, дип аңлата сәясәт белгече.

Икенчедән, гагаузлар үз милли аңын, үзбилгеләнүен күрсәтү өчен украиннар белән каршылыкны кулланалар. Православ буларак, алар Мәскәүне якын күрә, Мәскәү авызына карый.

Тагын бер фактор: Мәскәү элек-электән гагаузлар арасында эш итә: аларга күпләп акча түли, Украинага каршы пропаганда алып бара. Мәскәү "бүлгәлә һәм хакимлек ит" принцибын куллана, дип саный Руслан Айсин.

Гагаузлар, башка төрки халыклар кебек, бик самими, Мәскәүгә ышана

— Гагаузлар, башка күп кенә төрки халыклар кебек, бик самими, ышанучан, шуңа күрә алар Мәскәүгә ышана. Мин үзем берничә гагауз вәкиле белән таныш, алар чыннан да Мәскәү вәгъдәләренә бик ышана. Янәсе, Русия килеп, аларны азат итәргә тели дигән матур әкияткә аларның зур өлеше ышана.

Миңнеханов белән вакыйга шуны күрсәтә: Молдова моны үзе бик яхшы аңлый һәм Русиянең бу пропагандасына каршы торырга җыена. Элегрәк, 1990-2000 елларда алар гагаузларга зур игътибар бирмәгән, Русия моны оста кулланган. Хәзер исә Молдовага бу юнәлештә активлашырга кирәк дип уйлыйм, — дип аңлатты Азатлыкка Руслан Айсин.

Журналист Михаил Сиркели фикеренчә дә, Гагаузиянең Украинага каршы сугыш алып баручы Кремльне хуплавы – Русия пропагандасы нәтиҗәсе. Гагаузлар бу пропагандага 1944 елдан дучар ителә, башта бу совет пропагандасы иде, соңрак – Русиянекенә әйләнде, ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG