Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны Молдовага кертмәгәннәр


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Ул "Халыклар дуслыгы - 2023" Халыкара халык дипломатиясе конгрессында катнашу өчен Гагаузиягә барырга ниятләгән булган. Миңнеханов белән бергә чарага "Ак-Барс" холдинг башлыгы Иван Егоров та барган. Аны да теләнмәгән зат дип табып, очкычтан чыгарга рөхсәт итмәгәннәр.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны Молдовага кертмәгәннәр. Ул "Халыклар дуслыгы - 2023" Халыкара халык дипломатиясе конгрессында катнашу өчен Гагаузиягә барырга ниятләгән булган. Әмма Молдова чик сакчылары аңа очкычыннан чыгарга рөхсәт итмәгән. Миңнеханов әйтүенчә, Молдова хакимиятләре аңа теләнмәгән зат статусы биргән. Миңнеханов утырган очкыч Кишинёвтан кире Русиягә кайтып киткән.

Миңнеханов белән бергә чарага "Ак-Барс" холдинг башлыгы Иван Егоров та барган. Аны да теләнмәгән зат дип табып, очкычтан чыгарга рөхсәт итмәгәннәр.

Миңнеханов Молдовага Гагаузия автоном өлкәсе башлыгына намзәт Виктор Петров һәм төбәк парламенты рәисе урынбасары Александр Суходольски чакыруы белән килгән. Күптән түгел алар Татарстанга сәфәр кылган булган.

Әлегә бу мәгълүматка Молдова хакимиятләре фикер белдермәде.

  • Татарстан президенты моңарчы "судан коры чыгып килде".
  • Әле ярты ел элек кенә сәясәт белгече Виталий Иванов Миңнехановның санкцияләргә эләкмәвен болай аңлаткан иде: "Ул сугыш турында зур белдерүләр ясамады. Санкцияләр исә "ДНР" белән "ЛНР"ларга эш күрсәтеп йөргән башлыкларга карата кертелде." Cоңгы елларда Миңнеханов баскынлыктагы Кырымга да, Донбасска да бармады.
  • Тик вазгыять үзгәрде. Миңнеханов быел гыйнварда Путин белән очрашты. Аңа Татарстанның сугышка 2,5 млрд сум бүлеп биргәнен җиткерде. Ул җитәкләгән республика болай да аз калган хокукларыннан баш тартты. Дәүләт шурасы шушы вәкаләтләрдән ваз кичү өчен тавыш биргән көнне АКШ Миңнехановка санкцияләр кертте.
  • Узган атнада Канада да Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка һәм аның хатынына каршы чикләүләр кертте.
  • Гагаузия — Молдованың көньягындагы автоном төбәк, биредә 160 мең кеше яши. Молдованың автоном Гагаузия төбәгендә яшәүчеләр сугышка каршы чыга, әмма шул ук вакытта Мәскәүне хуплауларын да дәвам итә. 2023 елның февралендә Гагаузиядә уздырылган сораштыруда катнашучыларның 93 проценты элеккечә Русия белән тыгыз элемтәләрне саклау яклы булуын белдергән.
  • Nokta.md яңалыклар сайты журналисты һәм менеджеры Михаил Сиркели әйтүенчә, Гагаузиянең Украинага каршы сугыш алып баручы Кремльне хуплавы — "беренче чиратта Русия пропагандасы нәтиҗәсе" булып тора. Гагаузлар бу пропагандага 1944 елдан дучар ителә, башта бу совет пропагандасы иде, соңрак — Русиянекенә әйләнде, ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG