Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасында Миңнехановны Молдовага кертмәүләренә "җавап булачак" дип белдерделәр


Русия думасы
Русия думасы

Молдова чик буе полициясе Миңнеханов нон грата шәхесе дип игълан ителмәде дип белдерде. "Җирле сайлауларда намзәтне хуплау – безнең илдә җитди сәбәп булып тормый һәм хакимиятләр Русия түрәләренә безнең илнең эчке эшләренә тыкшынмауны сорый", дип искәртте чик буе полициясе.

Молдова хакимиятләренең Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны илгә кертмәүләренә Мәскәүнең җавабы үзен озак көттермәячәк. Бу хакта 17 апрель, дүшәмбе көнне Русия думасының халыкара эшләр комитеты рәисе урынбасары Светлана Журова белдерде, дип җиткерә "NEWS.ru".

"Бу – безнең үзара мөнәсәбәтләр өчен бик начар билге. Гомумән бу мыскыллау кебек күренә, Молдова хакимиятләре хәзер чит илдәге хуҗаларының кушканын үти дип фаразларга мөмкин. Ягъни бөтенесе килештерелгән булган, әмма Миңнехановка очып килгәннән соң Молдовага керүне тыйганнар", дигән Журова.

Аның әйтүенчә бу "Русия һәм Молдова арасындагы мөнәсәбәтләрне какшату өчен уздырылган чараны хәтерләтә".

"Ышандырып әйтәм, Русия Федерациясенең җавабы үзен озак көттермәячәк", дигән ул.

Әлеге хәлгә Русия тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова да фикер белдерде. Аның әйтүенчә, Рөстәм Миңнехановны Молдовага кертмәүләре - "дус булмаган адым һәм Русия каршы юнәлеш алуны күрсәтү" булып тора. Захарованың сүзләре министрлык сайтында чыкты.

"Молдова хакимиятләренең карарын Татарстанга һәм Гагаузиягә генә түгел, Русиягә каршы да чираттагы дус булмаган адым дип бәялибез", диде ул.

Мария Захарова рәсми Кишиневны халыкны тыңларга, элемтәләр үсешенә һәм мөнәсәбәтләрне ныгытуга комачау итмәскә чакырды.

Кичә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны Молдовага кертмәделәр. Ул "Халыклар дуслыгы - 2023" Халыкара халык дипломатиясе конгрессында катнашу өчен Гагаузиягә барырга ниятләгән булган. Әмма Молдова чик сакчылары аңа очкычыннан чыгарга рөхсәт итмәгән. Миңнеханов әйтүенчә, Молдова хакимиятләре аңа теләнмәгән зат статусы биргән. Миңнеханов утырган очкыч Кишинёвтан кире Русиягә кайтып китте.

Берничә сәгатьтән Молдова чик буе полициясе Миңнеханов нон грата шәхесе дип игълан ителмәде дип белдерде.

"Җирле сайлауларда намзәтне хуплау – безнең илдә җитди сәбәп булып тормый һәм хакимиятләр Русия түрәләренә безнең илнең эчке эшләренә тыкшынмауны сорый", дип искәртте чик буе полициясе.

  • Татарстан президенты моңарчы "судан коры чыгып килде".
  • Әле ярты ел элек кенә сәясәт белгече Виталий Иванов Миңнехановның санкцияләргә эләкмәвен болай аңлаткан иде: "Ул сугыш турында зур белдерүләр ясамады. Санкцияләр исә "ДНР" белән "ЛНР"ларга эш күрсәтеп йөргән башлыкларга карата кертелде." Cоңгы елларда Миңнеханов баскынлыктагы Кырымга да, Донбасска да бармады.
  • Тик вазгыять үзгәрде. Миңнеханов быел гыйнварда Путин белән очрашты. Аңа Татарстанның сугышка 2,5 млрд сум бүлеп биргәнен җиткерде. Ул җитәкләгән республика болай да аз калган хокукларыннан баш тартты. Дәүләт шурасы шушы вәкаләтләрдән ваз кичү өчен тавыш биргән көнне АКШ Миңнехановка санкцияләр кертте.
  • Узган атнада Канада да Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка һәм аның хатынына каршы чикләүләр кертте.
  • Гагаузия — Молдованың көньягындагы автоном төбәк, биредә 160 мең кеше яши. Молдованың автоном Гагаузия төбәгендә яшәүчеләр сугышка каршы чыга, әмма шул ук вакытта Мәскәүне хуплауларын да дәвам итә. 2023 елның февралендә Гагаузиядә уздырылган сораштыруда катнашучыларның 93 проценты элеккечә Русия белән тыгыз элемтәләрне саклау яклы булуын белдергән.
  • Nokta.md яңалыклар сайты журналисты һәм менеджеры Михаил Сиркели әйтүенчә, Гагаузиянең Украинага каршы сугыш алып баручы Кремльне хуплавы — "беренче чиратта Русия пропагандасы нәтиҗәсе" булып тора. Гагаузлар бу пропагандага 1944 елдан дучар ителә, башта бу совет пропагандасы иде, соңрак — Русиянекенә әйләнде, ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG