Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшләгән, милли хәрәкәттә актив катнашкан Зөфәр Сафин вафат. Бу хакта Мәрҗани мәчетендә хәбәр иттеләр.
Зөфәр Сафин белән хушлашу 22 майда өйлә намазыннан соң Казанның Мәрҗани мәчетендә булачак. Мәрхүм туган авылында — Чистай районы Акбулат авылында җирләнәчәк.
Зөфәр Сафин – Казан консерваториясендә, Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында җыр белгечлегенә белем алган профессиональ җырчы. Озак еллар Татар дәүләт филармониясендә эшли. Соңгы елларда милли хәрәкәттә актив катнашты. Хәтер көне уңаеннан Сөембикә манарасына активистлар белән барып, шәһитләрне искә алуда катнашып килде. Хәтер көнен тыярга тырышуны ул "без телсез, хәтерсез калып мал хөкемендә яши торган халыкка, колга әйләнәчәкбез", дип белдергән иде.
"Без үзебез бүген йоклыйбыз икән, безгә беркем дә ярдәм итмәячәк. Бу безгә кирәк. Без хәтерле халык һәм горур милләт булып яшәргә тиеш", диде ул.
Узган айда Зөфәр Сафин Азатлыкка Иске татар бистәсе турында борчылып сөйләгән иде.
"Татар йөрәге булып бетә алмады бу урам. Биредә елына берничә тапкыр: 30 августта Татарстан республикасы көнендә, Сабантуй алдыннан шау-гөр килеп татарча бәйрәм итеп алалар да шуның белән татарлык төгәлләнә. Иске бистә ул туристлар өчен махсус эшләнгән кәртинкә. Бауман урамында нинди халык булса, монда да шундый. Биредә татар мохите эзләргә кирәкми. Аннан соң, Иске бистә ул шушы ике урам белән генә төгәлләнми бит. Берничә урам гына теге тарафка атласаң, анда җимерекләр, пычрак", дип әйткән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум