Accessibility links

Мобилизацияләнгәннәрнең туганнары яллы сугышчылар солдатларны "сатып алып" фронтка җибәрде дип зарлана


Бахмут шәһәре
Бахмут шәһәре

Мобилизацияләнгән русияләрне “Ветераны” диверсия-штурм бригадасына тапшырганнар. Аларны хәрби әзерлексез Бахмут юнәлешендә сугышырга керткәннәр. “Ветераны” мобилизацияләнгән ирләрне бер баш өчен 25 мең сум түләп сатып алуларын, шуңа кая теләсәләр, шунда җибәрергә хаклары булуын әйткән.

Хакасия, Алтай крае һәм Кемеров өлкәсеннән мобилизацияләнгән хәрбиләрнең туганнары Русия президенты Владимир Путинга һәм саклану министры Сергей Шойгуга видеомөрәҗәгать яздырган.

Алар Бахмут юнәлешендә, фронт сызыгының алгы сафында сугышучы солдатларны алып чыгуны сорый, хәрбиләрне монда әзерлексез һәм хәрби җитәкчеләрсез җибәрделәр, ди. Бу хакта Сибирь.Реалии җиткерә.

Мөрәҗәгать "Рабочая демократия" Youtube-каналында чыккан. Авторлар сөйләвенчә, 2022 елның сентябрендә мобилизацияләнгәннәрне Омски полигонына җибәргәннәр. Алар анда хәрби әзерлек узарга тиеш булган, әмма туганнары моны исем өчен генә үтте, сугышчыларны корал белән кулланырга өйрәтмәделәр ди. Хәрбиләргә ноябрьдә аннексияләнгән Кырымда бер атна хәрби әзерлек уздырганнар, мартта исә Керичтагы полигонда бер атна штурмга өйрәнгәннәр.

5 апрельдә мобилизацияләнгән 501 ирне фетнәчел Луһанскидагы Русия басып алган бер урынга алып киткәннәр, аларны ике көн буе "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең яллы сугышчылары әзерләгән. 10 апрельдә солдатларны Донецки өлкәсенә китергәннәр һәм "Ветераны" дигән аерым диверсия-штурм бригадасына тапшырганнар диелә.

"Ветераны" әйтүенчә, безнең мобилизацияләнгән ирләрне алар бер баш өчен 25 мең сум түләп сатып алган, шуңа кая телибез, шунда җибәрергә хакыбыз бар дип әйткәннәр", диелә мөрәҗәгатьтә.

19 апрельдән соң мобилизацияләнгәннәрнең төркемнәрен хәрби бурычлар үтәргә җибәрә башлаганнар: еш кына бәрелешләр сызыгына һәм төгәл инструкцияләрсез, элемтәсез, хәрби җитәкчеләрсез. Анда аларның югалтулары зур диелә. Туганнары белән элемтәгә керә алучылар 501 кешедән 130лабының язмышы гына билгеле дип әйткән.

  • 2022 елның көзендә Русиядә мобилизация игълан ителде. Башта хакимиятләр бары тик хәрби тәҗрибәсе булганнар гына чакырылачак дигән иде, соңрак бу ялган булып чыкты.
  • Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды.
  • Әйтик 11 гыйнварда берничә хатын-кыз Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның ВКонтактедагы битендә мобилизацияләнгән ирләре, абыйлары турында мөрәҗәгать калдырды. Алар үзләрен Авыргазы һәм Гафури районнарында яшәүчеләр дип атый һәм ирләренең Украинадагы сугышта алгы фронтта инде ноябрьдән бирле бернинди ял күрми сугышулары, юньле ризык, кием, корал булмау турында зарланды.
  • Моңа кадәр Татарстан хәрбиләре дә үзләрен бернинди коралсыз алгы сафка җибәрүләренә зарланган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG