Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пашинян Карабахны Азәрбайҗанның бер өлеше итеп танырга әзер булуларын белдерде


Шул ук вакытта ул Таулы Карабахтагы әрмәннәрнең хокуклары мәсьәләсе "онытылмасын өчен" һәм Азәрбайҗан "этник чистарту һәм геноцид" сәясәте алып баруын дәвам итмәсен өчен, халыкара гарантияләр булырга тиеш ди.

Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян үзбилгеләнгән Таулы Карабахны Ереван Азәрбайҗанның бер өлеше дип танырга әзер, диде. Әмма Баку биредә яшәүче әрмәннәрнең иминлеген тәэмин итәргә тиеш булачак диде ул. Пашинян бу хакта бүген матбугат очрашуында белдерде.

Аның әйтүенчә, Әрмәнстан Азәрбайҗанның 86 мең 600 дүрткел километр җиргә (моңа Таулы Карабах та керә) ия булуын таный, әмма Баку да Әрмәнстанның 29 мең 800 дүрткел километр җире булуын танырга тиеш. Пашинян әйтүенчә, Баку һәм Степанакерт (азәрбайҗан исеме – Ханкенди) арасындагы сөйләшүләр кысаларында әрмән халкының иминлеге турында сөйләшүләр булырга тиеш. Шул ук вакытта ул Таулы Карабахтагы әрмәннәрнең хокуклары мәсьәләсе "онытылмасын өчен" һәм Азәрбайҗан "этник чистарту һәм геноцид" сәясәте алып баруын дәвам итмәсен өчен, халыкара гарантияләр булырга тиеш ди.

Матбугат очрашуы вакытында Пашинян Күмәк иминлек килешүе оешмасы (ОДКБ) эшкә яраксыз булса, Әрмәнстан оешмадан чыгарга мөмкин диде.

  • Халыкара хокукларга ярашлы, Таулы Карабах Азәрбайҗан җире санала. Төбәктә күбрәк әрмәннәр яши 1990 еллар башыннан төбәкнең күпчелек өлеше Баку контролендә түгел иде. Әрмән җәмгыяте вәкилләре бәйсез республика игълан итте, моны бер генә ил дә, шул исәптән Әрмәнстан да танымады.
  • 2020 елның көзендә Азәрбайҗан белән Әрмәнстан арасында Таулы Карабах төбәгендә кораллы каршылык яңадан башланды. 44 көн барган бәрелешләрдән соң, Мәскәү арадашчылыгы ярдәмендә Баку белән Ереван хәрби хәрәкәтләрне туктату турында килешү имзалады. Килешүгә ярашлы, Азәрбайҗан Таулы Карабах һәм аның янындагы җиде районны контрольгә алды.
  • Атышны туктату тәртибен күзәтеп тору өчен төбәктә Русиянең солых көчләре урнаштырылды. Солых көчләре төбәктә 5 елга урнаштырылды, килешүгә ярашлы, соңнан аларның төбәктә калу мөддәте озайтыла ала.
  • Шул ук вакытта бу килешү йөзеннән Ереванда оппозиция протестлары булды.
  • Былтыр август башында ике як та бер-берсен атышны туктату тәртибен бозуда гаепли башлады. Азәрбайҗан Карабахка кагылышлы килешүләрнең үтәлмәвен әйтте һәм Баку контроленә күчкән җирләрдән әрмән хәрбиләренең тулысынча чыгарылмавын искәртте.
  • Русия саклану министрлыгы атышны туктату тәртибен бозуда Азәрбайҗанны гаепләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG