Татарстанның Норлат районы мәхкәмәсе Идрис Садыйковка килгән рухи зыян өчен эчке эшләр министрлыгы 150 мең сум компенсация бирелергә тиеш дип карар чыгарган. Бу хакта "Травмпункт" хокук яклау проекты хәбәр итә. Садыйковны полиция хезмәткәре урлап китеп, 20 көн буе гаилә фермасында эшләргә мәҗбүр иткән иде. Ир үзе эчке эшләр министрлыгыннан 1,2 миллион сум сораган булган.
2019 елда Чулпан авылыннан 47 яшьлек Идрис Садыйков үзен полиция хезмәткәрләре коллыкта тотуын белдергән иде. Ирне ул чактагы хезмәткәр Динар Гафиятов Аксубай районы Яңа Дума авылына алып китеп, өч атна дәвамында атасы Равилнең йорт-җирендә ирексезләп тоткан. Аны дистәдән артык эре терлек карарга мәҗбүр иткәннәр, кача башласа, кыйнаганнар. Канализация чистартудан баш тарткан өчен кулларын кайнар суга пешергәннәр. Коллыктагы ир качмасын өчен, Гафиятов аны ялган гаеп тагып төрмәгә утырту белән янаган диелде.
Илдус Садыйков с үзенең коллыкта булуын сеңлесенә шалтыратып хәбәр иткән. Шуннан соң Гафиятовлар аны 300 сум акча биреп машина юлына чыгарып куйган.
- Бу хәлдән соң полиция хезмәткәре Динар Гафиятовка җинаять эше ачылды. Кулга алынгач аны "эчке эшләр оешмасы хезмәткәренең дәрәҗәсен төшерүче гамәл кылганы өчен" эшеннән җибәрделәр. Ул үз гаебен танымады.
- 2020 елның декабрендә Аксубай районы мәхкәмәсе Гафиятовка дүрт ел колония бирде. Бу карар белән Татарстан прокуратурасы һәм зыян күрүченең вәкиле килешмәде. 2021 елда Татарстанның Югары мәхкәмәсе "полиция коллыгы" турындагы эшкә хөкем карарын йомшак дип тапты һәм аны яңадан карауга җибәрде.
- 2022 елның 18 апрелендә Норлат районы мәхкәмәсе элекке полиция хезмәткәре Динар Гафиятовны вазифасы вәкаләтләре кысаларыннан чыгу һәм кол хезмәте куллану эше нигезендә биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте. Моннан тыш, аңа өч ел дәвамында эчке эшләр оешмаларында эшләү тыела.
- Бу җинаятьтә катнашкан әтисен – Равил Гафиятовны исә 2022 елның мартында дүрт елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иттеләр. Мәхкәмә аны Идрис Садыйковтан файдаланган, мәҗбүриләп аннан авыр эшләр эшләткән дип тапты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум