Accessibility links

Русия чикләрен "махсус" бозып күрсәткән хариталарны экстремистик дип санарга тәкъдим ителә


Былтыр сентябрьдә Думада Русиянең бөтенлеген яклау турында канун өлгесе әзерләнде. Ул Русия харитасын бозып күрсәтүне экстремистик материал дип тануны күзаллый. Канун декабрьдә беренче укылышта кабул ителде.

Юстиция министрлыгы Русия биләмәләрен бозып күрсәтүче географик хариталарны экстремист материаллар дип тану турындагы канун өлгесенә төзәтмәләр әзерләгән. Министрлык илнең дәүләт чикләрен махсус бозып күрсәтергә теләүчеләрне генә штрафка тартырга тәкъдим итә.

Бу хакта хөкүмәт комиссиясенең исеме аталмаган ике чыганагына сылтама белән "Ведомости" һәм РБК хәбәр итә.

"Русия җирләре бөтенлегенә каршы чыгу өчен, эшләнгән вакытларында ил чикләре турындагы белешмәләрне махсус бозган картографик материаллар һәм башка материаллар" экстремистик дип табылачак, диелә төзәтмәләрдә.

РБК язуынча, бу төзәтмәләргә эчке эшләр министрлыгы, финанс министрлыгы, федераль иминлек хезмәте (ФСБ), икътисади үсеш министрлыгы һәм Росреестр уңай йомгаклар инде биргән.

  • Былтыр сентябрьдә Думада Русиянең бөтенлеген яклау турында канун өлгесе әзерләнде. Ул Русия харитасын бозып күрсәтүне экстремистик материал дип тануны күзаллый.
  • Канун өлгесе аңлатмасында әйтелгәнчә, соңгы вакытта Русия территориясенең кайбер өлешләрен – Кырым, көньяк Курил һәм башка җирлекләрен икенче дәүләткә каравын күрсәткән басма-буклет, хариталар тарату очраклары арткан. Мондый мәгълүмати акцияләр "чит илдән эшләнүче яшерен пропаганда формасы" булып тора диелде.
  • Былтыр 20 декабрьдә канун өлгесен беренче укылышта кабул иттеләр. Мондый хариталар тараткан кешеләргә штрафлар өч мең сумга кадәр, ә юридик оешмалар өчен җәза күләме 1 млн сумга җитәчәк.
  • Үз чиратында Русия хөкүмәте канун өлгесенең кимчелекләрен атап үткән иде. Аерым алганда, бу Украина җирләрен аннексияләгәнче үк чыккан хариталарга да кагылачакмы – аңлашылмады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG