Белгород өлкәсе торак пунктларына диверсия төркемнәре керү сәбәпле, Русия тикшерү комитеты алты маддә, шул исәптән теракт турындагы маддә нигезендә (Русия Җинаять кодексының 205нче маддәсе) җинаять эше ачкан. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерү фаразынча, 2023 елның 22 маенда "Украина кораллы төркемнәре вәкилләре Белгород өлкәсенең Грайворон районына һөҗүм иткән". Тикшерү комитетында "торак һәм хакимият биналарына, сивил инфраструктурага миномет һәм артиллерия һөҗүме булган" диделәр. Берничә сивил затның яралануы әйтелә.
22 май көнне Белгород өлкәсенә диверсия төркемнәре кергәне хәбәр ителде. Моның өчен җаваплылыкны үз өстенә "Урыс ихтыяри корпусы" һәм "Русия Азатлыгы" легионы вәкилләре алды. Украина ягында сугышкан бу хәрби төркемнәргә Русия ватандашлары керә, дип хәбәр ителә.
23 майга каршы төндә Белгород өлкәсенә пилотсыз очкычлар һөҗүм итте, Белгородның үзендә шартлау булды, ул ФСБ бинасында булган дип фаразлана.
Борисовка авылында дрон хакимият биналарының берсенә шартлаткыч җиһаз аткан, аның түбәсе тишелгән. Өлкә губернаторы Вячеслав Гладков зыян күрүчеләр юк дип белдерде. Соңрак Борисовкада икенче тапкыр дрон һөҗүм иткәч шәхси йортның түбәсе зарарлануын җиткерде.
Белгород өлкәсе хакимиятләре төбәктә контртеррорчы операция тәртибе кертте, ул "вакытлыча чикләүләр һәм махсус чаралар кертү"не күз уңында тота. Гладков "физик затларның документларын тикшерүдән башлап, хәтта шартлаткыч, радиоактив, химик матдәләр кулланыла торган оешмаларның эшчәнлеген туктатып торачакбыз", диде.
- Алданрак Украина баш күзләү идарәсе Андрей Юсов "Русия Азатлыгы" легионы һәм Урыс ихтыяри корпусы сугышчылары Белгород өлкәсендә "иминлек зонасы" булдыру операциясе уздыра диде.
- Украина президенты офисы киңәшчесе Михаил Подоляк Украинаның бу хәлләргә "турыдан туры катнашы юк" дип белдерде, ләкин Киевта бу хәлләрне игътибар белән күзәтәләр диде.
- Бу Русия биләмәләрендә булган кимендә икенче диверсион операция. Быел март башында "Урыс ихтыяри корпусы" Брянски өлкәсенә рейд ясавын белдерде, аның сугышчылары кыска вакытка гына Любечане һәм Сушаны авылларын яулап алды. Брянски губернаторы Александр Богомаз һөҗүм аркасында ике кеше үлде, бер бала яраланды дигән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум