Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучы Баһром Хамроевка террочылык өчен 14 ел төрмә хөкеме чыкты


Бахром Хамроев
Бахром Хамроев

Хамроев "интернетта ачыктан-ачык террорчылыкка чакыруда һәм террорчылык оешмасы оештыруда гаепләнә. 

"Террорчылык"та гаепләнүче мигрантлар хокукларын яклаучы Бахром Хамроевны 14 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыкты. Бу хакта "Мемориал үзәге" хәбәр итә.

"Мемориал" белдерүенчә, Хамроев "интернетта ачыктан-ачык террорчылыкка чакыруда" (Җинаять кодексының 205.2 маддәсе, 2нче өлеше) һәм террорчылык оешмасы оештыруда (205.5нче маддә, 1нче өлеш) гаепләнә.

"Мемориал" хокук яклау үзәге әгъзасы Баһром Хамроев 2022 елның 24 февральдә тоткарлана. ФСБ таләбе буенча, икенче көнне аны "интернетта террорчылыкны аклау" эше нигезендә сак астына алалар. "Мемориал" проекты мәгълүматынча, гаепләү фейсбуктагы алты постка нигезләнә. Тикшерү бу постларда "Хизб ут-Тәхрир" партиясен хуплауны таба. Хокук яклаучы белдерүенчә, ул беркайчан да бу оешмада тормаган, ә бары тик аңа катнашы булуда гаепләнүче мөселманнарга ярдәм генә иткән. Яңа җинаять эше шулай ук "Хизб ут-Тәхрир" эшендә катнашуда гаепләнүче һәм хөкем ителүчеләргә булышу белән бәйле булганга охшаган.

Былтыр октябрьдә Хамроевка террорчы оешма эшчәнлеген оештыру маддәсен тактылар.

2022 елның мартында "Мемориал" һәм "Гражданнар ярдәме" офисларында Хамроев эшенә бәйле тентүләр узды. Августта ФСБ хокук яклаучының туганында тентү үткәрде.

  • Баһром Хамроев 1992 елдан бирле Русиядә хокук яклау эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Соңгы елларда ул еш кына Азия һәм Русия мөселман мигрантлары хокукларын яклый. 2020 елның февралендә мәхкәмә Хамроевка каршы чит ил кешеләрен торакта алдалап теркәү маддәсе нигезендә кузгатылган җинаять эшен туктатты.
  • 2016 һәм 2017 елларда Хамроев яшәгән торакта ике Үзбәкстан качагы эше нигезендә ике тентү узды, әлеге эштә хокук яклаучы шаһит сыйфатында узды. Сорау алуларның берсендә ФСБ хезмәткәрләре хокук яклаучыдан ни өчен "экстремистларга" ярдәм күрсәтүен сораганнар.
  • "Хизб ут-Тәхрир" фиркасе Русия территориясендә террорчы оешма дип танылды. Аның әгъзаларын, фатирларда очрашып дини әдәбият уку һәм яңа катнашучыларны җәлеп итүне сәбәп итеп, реаль мөддәтләргә хөкем итәләр. "Сова" мәгълүмат-аналитика үзәге фирканең Русиядә террорчы оешма дип танылуын канунсыз дип саный.
  • 🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.

    🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG