Accessibility links

Татарстан Фәннәр академиясе президенты вакытыннан алда вазифасыннан китә


Татарстан Фәннәр академиясенең хәзерге җитәкчесе Мәкъзүм Сәлахов
Татарстан Фәннәр академиясенең хәзерге җитәкчесе Мәкъзүм Сәлахов

Академиянең хәзерге җитәкчесе 71 яшьлек Мәкъзүм Сәлаховның биш еллык икенче мөддәте 2024 елның җәендә генә бетә. Вакытыннан алда сайлауларның ни сәбәпле уздырылуы төгәл генә билгеле түгел. Шулай да өч ихтимал бар.

Татарстан Фәннәр академиясендә вакытыннан алда яңа җитәкче билгеләячәкләр, сайлаулар игълан ителүе турындагы хәбәр академиянең сайтында чыккан.

"Бизнес Online" язуынча, академиянең хәзерге җитәкчесе 71 яшьлек Мәкъзүм Сәлаховның биш еллык икенче мөддәте 2024 елның җәендә генә бетә. Вакытыннан алда сайлауларның ни сәбәпле уздырылуы төгәл генә билгеле түгел.

"Бизнес Online" чыганакларына сылтама китермичә генә өч төрле ихтимал барлыгын фаразлый. Беренчесе – сәламәтлеге какшау сәбәпле, моны Сәлахов үзе теләгән булырга мөмкин. Икенче ихтимал - Татарстан хакимиятләре Фәннәр Академиясенең сүлпән эшчәнлегеннән канәгать түгел. Өченчесе – КФУга Ленар Сафинны ректор итеп кую карары чыккан булса да, Сәлахов рәсми чараларның берсендә КФУ ректоры итеп Дмитрий Таюрскийны билгеләргә тәкъдим иткән булган.

Шулай ук элегрәк басма Русия фәннәр академиясенең себертатар телен мөстәкыйль тел итеп кабул итүе белән бәйле хәлдән соң, Сәлахов кәнәфиеннән колак кагарга мөмкин дип язган иде.

  • Быел Татарстанның дәүләт телләре турындагы програмына каралган финансларны кыскартырга теләгәннәр иде. Галимнәрнең каршылык күрсәтүе генә агымдагы елга исәпләнгән акчаларны саклап калырга мөмкинлек биргән диелде. Аерым алганда, Татарстан фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Сәлахов акча кисмәүне сорап югары даирәләргә мөрәҗәгать иткән. Ахыр чиктә, галимнәргә караган финанслар элеккечә калачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG