Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бу – сәяси заказ". Мәскәү галимнәре себертатар һәм әстерхан сөйләшен татар теленнән бүлеп чыгарган


Себердәге татар авылы
Себердәге татар авылы

Русия фәннәр академиясенең Тел белеме институты татар телен берничә төркемгә бүлгән. Себертатар телен мөстәкыйль тел дип игълан итүдән тыш, Мәскәү галимнәре әстерхан татарлары сөйләшен дә нугай теленә кушкан. Казан галимнәре Башкортстанда татар телен башкорт теленең төньяк-көнбатыш теле дип игълан ителүен дә Русия академиясендә хуплыйлар ди. Азатлык тел белгече Флера Баязитова һәм этнолог Дамир Исхаков белән сөйләште.

2022 елда Русия фәннәр академиясенең Тел белеме институты "Русия телләре исемлеге һәм аларның витальлек статусы (телнең яшәү көче/сәләте)" ("Список языков России и статусы их витальности") дигән монография бастырып чыгарды. Махсус проект буларак эшләнгән 80 биттән торган хезмәттә 155 тел турында языла. Мәскәү галимнәре татар теле һәм аның диалектлары, сөйләшләренә аерым зур урын бирә.

Сөйләш (рус. говор) — телнең бер төбәккә хас варианты. Грамматикасы төп телнекеннән аерылмый. Аермалар нигездә фонетикада чагыла, шулай ук лексикада була ала, әмма диалектта шикелле зур түгел.

"Татар телен (идел буе татар теле) без мишәр һәм казан (урта) сөйләмнәре дип аңлыйбыз", диелә монографиядә. Шул ук вакытта татар теленең көнчыгыш диалекты аерым себертатар теле, әстерхан сөйләше исә нугай теле дип карала. Авторлар татар теленә еш кына "идел буе татарлары теле" төшенчәсен куллана.

Мәскәү белгечләре диалектның аерым тел булу-булмавын ачыклау өчен яңа ысул уйлап чыгарган. Ул лексик-статистик ысул дип атала. Аның нигезендә әгәр әдәби тел белән диалект арасында охшашлык 90 проценттан кимрәк булса, диалектны аерым тел дип атарга була. Моның өчен Сводеш исемлегеннән 100 сүз алына һәм диалект белән әдәби тел арасындагы охшашлык процентларда санала.

Шул ук вакытта Мәскәү галимнәре экстра-лингвистик (энто-социологик) ысулга зур игътибар бирмәвен искәртә.

МӘСКӘҮЛӘР КАЗАН ГАЛИМНӘРЕ ФИКЕРЕН ИСӘПКӘ АЛМАГАН

Азатлык элегрәк язганча, Мәскәү әзерләгән хезмәттә төп үзгәреш татар теленең көнчыгыш диалекты саналган себертатар телен мөстәкыйль тел дип игълан итүдә күренә.

"Моңа кадәр себер татарлары сөйләше татар теленең көнчыгыш диалекты дип саналган булса, күпчелек тикшерүчеләр себертатар телен мөстәкыйль тел дип саный", дип яза Мәскәү белгечләре. Моңа дәлил буларак алар Фуат-Тач Вәлиев, соңгы вакытта башкорт һәм православ активистлары белән эш итүдә шикләнелгән ирле-хатынлы Гөлсифә Бакиева һәм Юрий Квашнин, Николай Томилов, себертатар теле грамматикасын төзегән Максим Сәгыйдуллин кебек белгечләр фикерен китерә.

Аерым алганда, Русия фәннәр академиясе хезмәтендә Бакиеваның фикерен алга сөреп, себер татарлары өчен әдәби татар телне өйрәнү "чит тел" буларак кабул ителүе әйтелә. "Казан телендә җырлар матур, сүзләре генә аңлашылмый", дип Бакиеваның себер татарларыннан алынган интервьюсы да телгә алына.

Себер активистлары фикерләренә таянып, әлифба булдырылуы, грамматика төзелә башлавы, урыс-себертатар сүзлеге язылуы әйтелгән. Төмән өлкәсенең көньягында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре дә китерелгән. Аларча, халыкның 62,4 проценты үзләрен себер татары дип атаган.

Шул ук вакытта Русия фәннәр академиясе монографиясендә Казан галимнәре хезмәтләрендә дәлилләнгән бер фикер дә исәпкә алынмаган.

"Шулай итеп, себертатар теле әлегә өлешчә идел буе татарлары теленә "бәйле" булып калса да, аны саклау һәм үстерү өчен аерым тел сыйфатында бүлеп чыгаруны дөрес дип санадык. Шул ук вакытта бараба һәм калмак телләре аерым тел буларак каралмый, чөнки бу очракта өч яки аннан да күбрәк телне бүлеп чыгарырга туры килер иде. Моның өчен җирлек юк", дигән нәтиҗәгә килгән Мәскәү белгечләре.

ӘСТЕРХАН ТАТАРЛАРЫ ТЕЛЕН НУГАЙ АКТИВИСТЫ ФИКЕРЕНӘ НИГЕЗЛӘНЕП АЕРАЛАР

Монографиядә нугай теленең сөйләшләренә зур урын бирелгән. Аерым алганда, Әстерханда яшәүче юрт, алабуга, карагаш татарларының сөйләше нугай теленә кертеп саналган.

Себертатар теле өлешендәге сыман Мәскәү галимнәре монда да татарны төрле аерым төркемнәргә бүлеп чыгаручылар фикеренә, аерым алганда тарихчы Рамил Ишмөхәммәтов хезмәтенә таянган. Гәрчә, ул тел белгече булып саналмаса да. Монографиядә "әстерхан татарлары" дигән атама кертелүе тарихи яктан аларның татар булуын түгел, ә төрки халык булуын аңлата диелә.

"1930нче еллардан әстерхан татарлары идел буе татарларының өлеше булып, телләре - татар теленең урта диалекты эчендә карала башлады. Мәктәпләрдә әдәби татар теле укытылды. Хәзер алар үзләрен йә нугай (карагашлар һәм юртлар), йә татар (юрт һәм алабуга) дип атый", дип әйтелә хезмәттә.

Шул ук вакытта монографиядә әстерхан татарлары сөйләшкән тел белән нугай теле арасында чагыштыру анализы ясалмаган.

"Үзара аңлау (нугай теле белән әстерхан татарлары теле арасында): мәгълүмат юк, ләкин, мөгаен, ул (үзара аңлау) бар. Лексикостатистика: мәгълүматлар юк, әмма нугай теле белән 90 процентка туры килә дип уйларга мөмкин", дип әйтелә гомумиләштерелеп.

Монда тел белгече Леонид Арсланов язганча, карагашлар сөйләшкән телнең нугай теленә якын торуын да искә алганнар.

Әстерхан татарлары теленә анализ ясамыйча һәм Казан белгечләре хезмәтенә таянмыйча гына Мәскәү галимнәре шундый нәтиҗә чыгарган:

"Шулай итеп, әстерхан-нугай диалектын башка нугай диалектларыннан аерырырга җитәрлек сәбәп юк. Шуны исәптә тотарга кирәк, "әстерхан татарлары" атамасы нугай теле төркемнәрен дә, мишәр һәм казан диалектларында сөйләшүче идел буе татарларын да үз эченә ала", диелә.

Шунысы игътибарга лаек, Мәскәү галимнәре башкорт телен төрле төркемнәргә бүлеп чыгармаган. Себертатар һәм кырымтатар теле атамаларының дефиссыз язылуын алар бу телләрнең идел буе татарлары теленнән аерым булуын күрсәтә дип ассызыклаган.

"ӘСТЕРХАН ТАТАРЛАРЫ ТЕЛЕ — ТАТАР ТЕЛЕ УЛ"

Әстерхан һәм себер татарларының сөйләшләрен өйрәнгән тел галиме Флера Баязитова Русия фәннәр академиясе белгечләре фикере белән килешми. Ул 90нчы еллар башында Әстерхан төбәгендәге авылларда берничә тапкыр экспедициядә булган. Җирле сөйләшләрне магнитофон тасмасына яздырып, этнолингвистик тикшеренү үткәргән галимә. Шул ук вакытта Русия академиясе монографиясендә аның хезмәтләре исәпкә алынмаган.

"Әстерхан төбәгендә яшәүче татарларның теле татар теленең җирле сөйләше ул. Бу борыңгы традицияләрне саклап килгән бер сөйләш. Ул татар теленең диалектлары эчендә үз урынын ала. Аның бик күп үзенчәлекләре татар теленең башка сөйләшләре белән килеп тоташа. Татар теле ул гаҗәп зур төбәкләргә таралган. Җирле үзенчәлекләр дә татар теленең тамырларын тәшкил итә. Этнолингвистика - фонетика гына түгел, гореф-гадәтләр, телгә караган рухи кыйммәтләр дә. Ул татар теленә барып тоташа", ди ул.

Русия академиясенең Тел белеме институтының "әдәби тел белән диалект арасындагы аерма 90 проценттан артмаска тиеш" дигән методикага Баязитова гаҗәпләнеп каравын яшермәде. Галимә кундрау татарлары авылы, юрт татарлары авылларын өйрәнгән. Ул үз тикшеренүләрен күмәк сораштыру нәтиҗәсендә ясавын әйтә.

"Уйламыйча гына милләтләрне бүлү, телләрен аерып кую, барып җентекләп өйрәнмичә нәтиҗә чыгару ярамый", ди ул.

Флера Баязитова заманында себер татарларының сөйләшләрен дә өйрәнгән. Томски, Тубыл, Новосибирскида тикшеренүләр үткәргән. Аныңча, себер татарлары сөйләшкән тел - татар теленең диалекты гына булып санала ала.

"Нишләп ул аерым тел булсын? Андый очракта мине 90 яшьлек әбиләр өйләренә дә кертмәс иде. Тел ягыннан бернинди аңлашылмаучанлык юк. Сазлык эчендә утырган, бүленеп калган авылларга да бардык. Без андагы кешеләр белән әниле-кызлы кебек сөйләштек. Әле дә шулай ул. Тел ягыннан бернинди хилафлык юк. Табигать, балыкчылык, аучылык белән бәйле үз терминологиясе, күрше халыклар белән уртак төшенчәләр булуы табигый әйбер санала. Төбәктә булмаган, өстән генә караган кеше фикере фәнни яктан ышанычсыз булырга мөмкин", ди ул.

Аныңча, күмәк халык белән сөйләшеп, аларның телен өйрәнүне магнитофон тасмасына яздырып калу көчле чыганак булып санала.

"Дөнья, сәясәт, мәктәпләрдә програмнарның үзгәрүе моңа зыян китерә", дип тә өстәде ул.

"БУ УРЫСЧАГА КҮЧЕРҮ ӨЧЕН ЭШЛӘНЕРГӘ МӨМКИН"

Этнолог, галим Дамир Исхаков фикеренчә, Русия фәннәр академиясе хәзер татардан аерылырга теләгән активистлар белән эш итә.

"Бу себер татарларында ачык күренде. Аларның чын саны 200 мең кеше булса да, 6 300 кеше генә үзен себер татары дип язды. Ягъни болар халыкның күпчелеге түгел булып чыга. Менә шушы төркемне Тел белеме институты хәлиткеч көч дип игълан итә. Бакиева - тарихчы, ире Квашнин - этнолог. Аларның телгә бернинди мөнәсәбәте дә юк. Шул ук вакытта себер татарлары арасында филология фәннәре докторлары да бар. Аларны чакырмаганнар бит. Монда активистларга таянып эшлиләр. Моның заказ булуы шуннан ук күренә, чөнки филологлар болай әйтмәс иде", ди ул.

Себертатар диалектын мөстәкыйль дип игълан ителү мәктәптә белем бирүдә каршылыклар китереп чыгарачак дип саный ул, чөнки күп кенә авылларда себер һәм казан татарлары катнаш гаиләдә яши.

"Бу шундый конфликт китереп чыгарып, халыкны туган телдән тайпылдыру, урысчага күчерүгә китерергә мөмкин. Бәлки шундый теләк куелгандыр да", ди ул.

Әстерхан татарларына килгәндә, Исхаков соңгы вакытта татардан нугайга күчкән карагашлар төркеменең этногенезы нугайныкы булмавы ихтимал ди. Аларны ул Олы Урда җимерелгән вакытта калган төркем булуы бар дип исәпли һәм аерым өйрәнү кирәклеген әйтә.

"Аларны нугай дип игълан иттеләр, шул телдә белем бирә башладылар. Хәзер башка татар төркемнәрен дә нугай дип игълан итергә тырышу бара. Әстерханда төп төркем - юрт татарлары һәм аларга килеп кушылган башка төркемнәр бик нык татарлашкан. Анда безнең Идел буеннан күчкән татарлар белән туганлашучылар да бар. Карагашлар үз санын арттыру өчен юрт татарларын "юрт нугайлары" дип әйтә башлады. Мәскәүдә Тел белеме институтында да шундый тенденция күзәтелә. Монда да Себердәге кебек конфликт килеп чыгачак. Юрт татарларының милли үзаңы татар булып кала. Алабуга татарлары да үзләрен татар дип саный", ди ул.

Дамир Исхаков сүзләренчә, Русия фәннәр академиясе Башкортстанда татар телен башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дип саный. Шулай да бу хакта Тел белеме институты әзерләгән монографиядә әйтелми.

"Бу мәсьәләне алар алданрак чиште һәм бу диалект башкорт теле эчендә карала башлады. Әлеге хезмәттә ул күрсәтелмәгән, чөнки аны хәзер башкорт теле эчендә саныйлар. Монда бер тел булып күренгән телләрне катнаштырмыйлар. Башкортлар моны хәл ителгән мәсьәлә ди саный, бездә ул минзәлә сөйләше дип йөртелә. Чикләр билгеләнмәгән. Бу алга таба Башкортстанда бик зур проблемнар китереп чыгарачак. Моның хакында уйлаган кеше юк. Бер үк тел массивын бүлергә кирәк булачак", ди ул.

Исхаков Мәскәүнең әдәби тел белән диалект арасындагы аерманы 90 процент күрсәткече белән санау ысулы дөньяда кулланылмый ди. Моны махсус уйлап чыгарылган метод дип саный ул.

"Бу лингвистик күрсәткеч түгел. Аңлашыла ки, моны алар үзләре уйлап чыгарган. Украина белән Русия арасындагы халыкның телендә украин теленнән кергән сүзләр яртысыннан да ким түгел, минемчә. Мин аны белеп әйтәм. Әнинең абыйсы Ростовта украин хатыны белән гомер итә. Аларның телендә украинизмнар күп. Әгәр аны урыс теле дип игълан итәләр икән, бу тел белгечләренең әлеге методына туры килми булып чыга. Ә менә бу ысулны башка очракта кулланалар. Аның нинди базасы бар, ничек кулланырга - беркем белми, үзләре дә аңлатмый. Уйдырма саннар бу. Аларга бүлеп чыгарарга ярый, безгә — юк. Бу метод белән караганда башкортларның төньяк-көнбатыш диалекты тулысынча татар теле булып чыга. Мәскәү һәр очракта да үз файдасына төрле методлар куллана. Бу сәяси заказ үтәү дип уйлыйм".

Исхаков сүзләренчә, Татарстан хакимиятендә Татарстан фәннәр академиясе эше ризасызлык уяткан, чөнки алар Русия фәннәр академиясенә каршы тора алмаган. Шулай да Мәскәү Казан галимнәренең фикерен исәпкә алырга тиеш иде дип саный ул.

"Русия фәннәр академиясенең Тел белеме институты Казан галимнәре хезмәтләрен тулысынча инкарь итәләр булып чыга. Минем ишетүемчә, бу китап чыкканчы бер ел элек Казанга мөрәҗәгать итү булган. ТӘСИдән фикер белдерүне сораганнар. Монда тарихчы Искәндәр Измайлов та катнашкан. Безнең яктан әйтелгән бер фикер дә исәпкә алынмаган.

Татарстан фәннәр академиясе институтлары, яхшымы, начармы, Көнбатыш Себерне тулысынча өйрәнделәр. Анда этнологлар, фольклорчылар, диалектологлар эшләде. Бездә тулы мәгълүмат бар. Мәскәүдә берни юк. Без тел материаллары нигезендә себертатар теленең аерым тел түгел икәнен исбат итәбез. Аларның моны исәпкә аласы килми. Шуңа да бу аларның заказ үтәгәнен күрсәтә", ди ул.

Белешмә

Себертатар теле
— татар теленең көнчыгыш диалекты булып санала. Ул үз чиратында өч төп сөйләшкә бүленә: тубыл-иртеш, бараба һәм томски.

Аерым белгечләр аны мөстәкыйль тел дип саный. 2013 елда ЮНЕСКО бу телене аерым тел дип таныды һәм себертатар теле халыкара код алды.

2021 елда узган Русия халык санын алуда 6 297 кеше себертатар дип язылган. Ике җанисәп арасында аларның саны 482 кешегә (7%) кимегән. 2002 елда 9 611 кеше себертатар дип язылган, димәк, ул вакыттан аларның саны 3314 кешегә (34%) кимегән.

Бүген себертатар дип язылучыларның төп өлеше Төмән өлкәсендә яши — 5991 кеше. Аларның саны 685 кешегә кимегән. Аерым төбәкләрдә себертатарларның кисәк артуын да күрергә мөмкин. Омскида алар 58дән 138гә җиткән, Новосибирскида 2010 елгы җанисәптә себертатарлар булмаган, хәзер 24 кеше, Томскида 2дән 12 кешегә арткан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG