Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җанисәп нәтиҗәләре: Себердә татарлар саны өчтән бергә кимегән


Себертатар авылында Нәүрүз бәйрәме, архив фотосы

Русиядәге соңгы җанисәп нәтиҗәсендә Себердә яшәүче татарлар саны, шул исәптән "себертатар" дип язылучылар да якынча 30 процентка кимегән. Себернең тугыз төбәгендә татарлар саны 112 меңгә азайган. Җирле татар оешмалары җитәкчеләре бу саннар дөреслеккә туры килми дип исәпли.

Русиядә, шул исәптән Себердә дә татарлар сан ягыннан икенче милләт булып саналса да, соңгы җанисәп нәтиҗәсендә аларның процент өлеше бермә-бер азайган. Җирле татар оешмалары җитәкчеләре моны дөрес саналмаган саннар дип исәпли. Алар Татарстаннан ярдәмгә өмет багламаска һәм төп игътибарны татарның күпләп яшәгән төбәкләренә юнәлтергә чакыра. Азатлык татарлар күпләп яшәгән Себердәге тугыз төбәккә күзәтү ясады.

Себернең тугыз төбәгендә 112 мең татар "юкка чыккан"

Соңгы җанисәп нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Себердә яшәүче татарлар саны без караган һәр төбәктә азайган. Иң аз кимү Төмән өлкәсендә күзәтелә. Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автоном бүлгеләрен (бүлгеләр Төмән өлкәсенә карый, ләкин Росстат аларны аерым саный) исәпкә алмаганда, өлкәдә татарлар саны якынча 6 меңгә кимегән. Аерым алганда:

  • Төмән өлкәсе — 5,84 процент (- 5 995 кеше)
  • Ханты-Манси — 26,79 процент (- 29 172 кеше)
  • Ямал-Ненец — 33,66 процент (- 9 597 кеше)
  • Омски өлкәсе — 34,39 процент (- 14 400 кеше)
  • Кемерово өлкәсе — 45,12 процент (- 18 152 кеше)
  • Красноярски крае — 44,25 процент (- 15 410 кеше)
  • Новосибирски өлкәсе — 32,40 процент (- 7 826 кеше)
  • Курган өлкәсе — 31,78 процент (- 5 408 кеше)
  • Томски өлкәсе — 39,17 процент (- 6 671 кеше)

Бүген әлеге төбәкләрдә 302 495 татар яши. Ике җанисәп белән чагыштырып караганда, аларның саны 112 631 кешегә кимегән. 2010 елда Себернең әлеге төбәкләрендә 415 126 татар яшәгән булган.

Себердә яшәүче татарлар саны
19892002201020212010-2021
Төмән

103 303 (7,82%)

106954 (8,07%)

102587 (7,65%)

96 592 (6.03%)

-5 995 (-5,84%)

себертатарлар 7 7286 6065 711
Ханты-Манси

97 689 (7,6%)

107 637 (7,5%)

108 899 (7,1%)

79 727 (4,66%)

-29 172 (-26,79%)

себертатарлар 12352182
Ямал-Ненец

26 431 (5,34%)

27 734 (5,47%)

28 509 (5,60%)

18 912 (3,70%)

-9 597 (-33,66%)

себертатарлар 391898
Омски

49 784 (2,32%)

47 796 (2,30%)

41 870 (2,12%)27 470
(1,48%)

-14 400 (-34,39%)

себертатарлар 31558138
Кузбасс

63 116 (1,99%)

51 030 (1,76%)

40 229 (1,46%)

22 077 (0,85%)

-18 152 (-45,12%)

себертатарлар 2156
Красноярски

49 331 (1,62%)

44 382 (1,50%)

34 828 (1,23%)

19 418 (0,68%)

-15 410 (-44,25%)

себертатарлар 785
Новосибирски

29 428 (1,06%)

27 874 (1,04%)

24 158 (0,91%)

16 332 (0,58%)

-7 826 (-32,40%)

себертатарлар 2-24
Курган

22 567 (2,04%)

20 899 (2,05%)

17 017 (1,87%)

11 609 (1,49%)

-5 408 (-31,78%)

себертатарлар 1081--
Томски20 812 (2,08%)20 145 (1,93%)17 029 (1,63%)

10 358 (0,97%)

-6 671 (-39,17%)

себертатарлар 1212

Себертатарлар саны да кими

"Себертатар" булып язылучылар бу юлы 6 297 кеше булган. Ике җанисәп арасында аларның саны 482 кешегә кимегән. 2002 ел белән чагыштырганда, ул вакытта 9 611 кеше үзен "себертатар" дип санаган, 34 процентка азайган.

Бүген "себертатар" булып язылучыларның төп өлеше Төмән өлкәсендә яши - 5991 кеше. Аларның саны 685 кешегә кимегән. Аерым төбәкләрдә "себертатар" булып язылучыларның кисәк артуын да күрергә мөмкин. Омскида алар 58дән 138гә җиткән, Новосибирскида 2010 елгы җанисәптә бер "себертатар" да булмаса, хәзер алар 24 кеше булган, Томскида да 2дән 12 кешегә арткан.

"Себертатар" дип язылучылар гомум татар эчендә саналганмы, юкмы – моны төгәл әйтеп булмый, ди галим Дамир Исхаков.

"Ул шулай итеп эшләнгән, теләсәң кертәсең, теләмәсәң – юк. Шулай да себертатарлар татарларның гомум саны эчендә юктыр дип уйлыйм", дип белдерде ул Азатлыкка.

Төмән өлкәсе: шәһәргә яңа күчкән татарлар тиешле дәрәҗәдә катнаша алмады

Себердә татарлар иң күп яшәгән төбәк – Төмән өлкәсе. Ике җанисәп арасында өлкәдә халык саны 12 процентка арткан. Бүген биредә 3,82 млн кеше яши.

Төмән өлкәсендә (Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автоном бүлгеләрен исәпкә алып) татарлар саны 18,6 процентка кимеп, 239 995тән 195 231 кешегә калган. Аеруча, Ханты-Мансида татарлар азайганы күренә - 11 ел эчендә 29,1 мең татар "юкка чыккан". Ямал-Ненецта татарлар 9,6 мең кешегә кимегән. Төмән өлкәсенең үзендә (ягъни автоном бүлгеләрне санамыйча) 6 процентка гына кимегән.

Төмән өлкәсендә яшәүче башкортларда кимү динамикасы азрак. Аларның саны 16 процентка төшкән. Хәзер төбәктә 38 829 башкорт яши. Аның каравы, урыслар нибары 12 мең кешегә генә кимегән. Процент нисбәтеннән караганда, алар үзгәрешсез кала. Бүген урысларның саны 2,33 млн тәшкил итә.

Төмән өлкәсендәге татар оешмаларының координацион үзәге рәисе, эшкуар Ринат Насыйров төбәктә татарлар санын кимүнең сәбәпләре турында Азатлыкка сөйләде.

Ринат Насыйров
Ринат Насыйров

"Мондый нәтиҗәне бер татар да көтмәгәндер. Моның сәбәбе – дөрес эшләнмәгән эш. Русиядә 16 млн кеше милләтен күрсәтмәвен дә әйтергә кирәк. Бүген кешенең башында башка уйлар йөри. Аның нинди милләттән икәнен әйтергә вакыты да юк. Хәзер халык тормыш, дөнья проблемнары белән яши. Соңгы 15 елда бик күп татар авылдан шәһәргә күчте. Шәһәр эчендә инфраструктура эшләнмәде, без аны аңламадык, татарларның мобиль нокталары барлыкка килмәде. Бу да үз эшен эшләде. Шәһәргә яңа күчкән татарлар бу җанисәптә тиешле дәрәҗәдә катнаша да алмады", ди ул.

Ринат Насыйров сүзләренчә, җанисәп Себердә яшәүче татарларга Татарстанга түгел, үз көченә таянып яшәргә кирәклеген күрсәтте. Ул бүген төп игътибарны иң күп татар яшәгән төбәкләргә бирергә кирәк дип саный.

"Бүген без Татарстан белән эшли алмыйбыз. Алар мәдәният, мәгариф белгечләрен җибәрә алмый. Хәзер безгә бары үзебезнең көчкә таянырга һәм татарларны төркемләп берләштерә торган мобиль нокталар төзергә кирәк. Мәчет каршында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшлибез. 150 дүрткел метр мәйданда балаларны җыеп, мәктәпкә әзерлибез. Татарлар ислам диненә кайта башлады. Аларда өч-дүрт бала тәрбияләнә. Бу куандыра.

Татар күп булмасын, әмма сыйфатлы булсын. Без шуңа таба барабыз. Бүген татар "бөек һәм куәтле" түгел, ә аз санлы һәм әһәмиятле дип әйтергә кирәк. Хәзер Ерак Көнчыгыштан Калининградка кадәр яшибез дип сөйләргә яраталар. Ә татарның өлеше бу җирдә күпме?

Ул кая таяна ала һәм кайда аны татар итеп таныйлар? Менә 200 татар көн күргән Комида таянып эшләрлек җир юк. Без бүген татарлар күпләп яшәгән өч-дүрт төбәк булуын глобаль рәвештә аңларга тиеш. Аларны горизонталь төстә бер-берсенә бәйләп, мәдәният, мәгариф, мәктәпкә әзерлек һәм башка мәсьәләләрне оештырырга кирәк. Шул вакытта гына алар татар булып үсә ала. Моның өчен күптармаклы институтлар кирәк", диде ул.

Ханты-Мансида вахта белән эшләүчеләр исәпкә алынганмы?

Төмән өлкәсендә милләтен күрсәтмәүчеләр дүрт тапкырга арткан һәм 762,26 мең кешене тәшкил иткән. Бу халыкның 20 процентын тәшкил итә. Бигрәк тә Ханты-Мансида мондыйлар саны күбәйгән. 1,71 млн кешенең 447 меңе милләтен күрсәтмәгән, ягъни 26 проценты дигән сүз.

Шуңа аерым игътибар бирергә кирәк. Ханты-Манси бүлгесендә көн күрүче 1,71 млн кешенең 1,09 млны гына даими төстә бу төбәктә яшәүчеләр санала. Ягъни 600 меңнән артык кеше читтә гомер итә дигән сүз. Бу исәпкә Идел-Урал төбәкләреннән акча эшләргә килеп йөрүче татарлар да керергә мөмкин һәм ике арада йөрүчеләрнең милләте саналмавы ихтимал. Ханты-Мансины Төмән өлкәсенең үзәк өлеше белән чагыштырганда, татарларның саны кимүе бер-берсеннән нык аерылуы шуңа да бәйле була ала.

"Ханты-Мансида глобальләшү бик тирән үтеп керде. Анда яшәүче татарларның күбесе читтән килгән кеше, вахта белән эшләүче. Алар җанисәптә бик катнашмадылар да. Төмән өлкәсендә (Ханты-Мансины белән Ямал-Ненецны исәпкә алмыйча) татарлар үзләрен җирле халык итеп хис итә", ди Ринат Насыйров.

Кемерово өлкәсе: "Татарның кимүе зур сораулар уята"

Процент белән караганда Себердә татар иң нык кимегән төбәк булып Кемерово өлкәсе санала. 11 ел эчендә аларның саны 45 процентка кимегән – 40 229дан 22 077 кешегә калган. Хәзер татарлар Кузбасста яшәүчеләрнең 0,85 процентын гына тәшкил итә. Аның каравы, Кемерово өлкәсендә урыслар саны 64,27 мең кешегә артып, 2,60 млнга җиткән. 207 мең кеше милләтен күрсәтмәгән.

Кемерово өлкәсе мөфтие һәм татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Таһир Бикчәнтәев бу саннар зур сораулар уята дип белдерде.

Таһир Бикчәнтәев
Таһир Бикчәнтәев

"Татарларның саны кимүен беләм. Күп кеше пенсиягә чыкканнан соң гаиләсе белән Татарстанга кайтып китә. Яшьләр Новосибирски, Петербур, Мәскәү, җылы якларга күченә. Ә менә татарларның ике тапкырга кимүе зур сораулар уята. Бу сәер һәм бик аяныч хәл.

Минемчә, Кузбасста татарларның ике тапкырга кимүе сизелми. Әйе, хәзер авыллар бетеп бара. Бүген татарларның төп өлеше күмер таба торган якта – Прокопьевски шәһәре тирәсендә яши. Узган елда гына мин дистәләп гаиләнең Татарстанга күчеп китүен беләм", диде ул.

Себердә башка эре халыклар да кимегән

Себердә милләтен күрсәтмәүчеләр өч-дүрт тапкырга арткан. Красноярски краенда 210 процентка, Томски - 350, Новосибирски - 280, Кемерово - 271, Курган - 373, Омски өкләсендә - 213 процентка. Моның сәбәбен галим Дамир Исхаков җанисәпнең сыйфатсыз оештырылуына, халыкның бер өлешен полиция чыганакларыннан алу белән аңлаткан иде. Ә анда милләт һәм туган тел күрсәтелми.

Төбәкләрдә урыс булмаган башка халыклар саны кимүен дә күрергә мөмкин. Новосибирскида алманнар ике тапкырга азайган. Хәзер аларның күләме 16 мең тирәсе. Красноярскида украиннар 70 процентка кимегән. Шул сәбәпле, әлеге ике төбәктә татарлар сан ягыннан икенче урынга күтәрелде. Омски өлкәсендә казакълар саны 9 меңгә, алманнар - 20 меңгә, украиннар - 33 меңгә кимегән. 2010 елда сан ягыннан татар бишенче урында барган булса, хәзер урыс, казакъ, алманнан соң дүртенче милләт булып санала.

Омскида татарларның өчтән бергә кимегән. Хәзер төбәктә 27 470 татар көн күрә. Бу халыкның 1,48 проценты. Соңгы 30 елда исә татарлар ике тапкырга азайган. Җанисәп алдыннан татарларның кимиячәген Омски өлкәсе милли мохтәрияте рәисе Радик Миңнеханов Азатлыкка да фаразлаган иде.

"Себердән халыкның күпләп китүе татарларда да чагылыш табачак. Омски өлкәсе халыкның күченеп китү күрсәткече белән беренче урында тора. Татарлар да китә. Омски өлкәсенең төньягында эш юк, кеше юньлерәк тормыш эзләп башка җирләргә чыгып китә. Татарлар, нигездә, Төмәнгә, Ханты-Манси, Ямал-Ненец автоном бүлгеләренә юл ала. Бер өлеше, бәлки, Казанга, Екатеринбурга китәдер. Омски өлкәсендә экология начар, бу да кешеләрне төбәкне ташлап китәргә этәрә. Кайдадыр татар кими, кайдадыр арта – бу халыкның гомуми санына тәэсир итмәс дип уйлыйм", дип белдергән иде ул.

Русия җанисәбе 2021

  • Русиядә чираттагы җанисәп 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр уздырылды.
  • Русия тарихында беренче тапкыр халык санын алу онлайн да узды, кешеләр анкета сорауларына дәүләт хезмәтләре порталы аша җавап бирә алды.
  • Җанисәп анкеталарында кешеләргә үзләре теләгән милләт вәкиле булып языла алды. Бу җанисәптә беренче тапкыр бер кешегә берничә милләтне күрсәтү мөмкинлеге бирелде.
  • Беренче гомум нәтиҗәләр 2022 елның сентябрендә чыга башлады. Милләтләр саны турында мәгълүмат 2022 елның декабрендә игълан ителде. Бу нәтиҗәләргә күрә Русиядә татарлар саны 2010 белән чагыштырганда 600 меңгә кимегән булып чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG