Accessibility links

"Без йоклап калган хәлдә". Себер татарларын аерым милләт итәргә тырышуга Татарстан нигә битараф


Төмән өлкәсендәге себертатар авылында Әмәл бәйрәме, 2013 ел
Төмән өлкәсендәге себертатар авылында Әмәл бәйрәме, 2013 ел

Себер татарларын татар милләтеннән аерып чыгару омтылышы кызганнан-кыза бара. 9 мартта Тубыл шәһәрендә Себердәге милли оешмалар җыелышып, милләтне бүлгәләүгә каршы чыкты. Белгечләр Мәскәү җирле активистлар кулы белән татар милләтен таркатырга тели дип саный.

БӘХӘС НӘРСӘДӘН БАШЛАНДЫ?

21 февральдә Русия фәннәр академиясенең Тел белеме институты оештырган очрашуда Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘҺСИ) мөдире урынбасары, галим Олег Хисамов татар теленең себертатар диалекты турында чыгыш ясады. Русия академиясе чакырган галимнәрнең бер өлеше Хисамовны тәнкыйтьләп чыкты.

Русия фәннәр академиясенең Себер бүлеге галиме Николай Уртегешев себер татарлары диалектының бер өлеше булган калмак сөйләшенең татар теленә мөнәсәбәте юк дип әйтергә тырышты. Бараба сөйләшенең дә татар теленә катнашы юк, диде шул ук институтның галимәсе Татьяна Рыжикова.

Себер татар диалекты мөстәкыйль тел булуын Русия фәннәр академиясенең Төньякны өйрәнү институты белгечләре - ирле-хатынлы Гөлсифә Бакиева һәм Юрий Квашнин дәлилләргә тырышты.

"Мин һәр гаиләнең (Себердә яшәүче татар гаиләләре) туганнары һәм әби-бабалары арасында казан татары бар дигән фикер белән килешә алмыйм. Төмән өлкәсендә 400дән артык шәҗәрә төзедек. Шул вакыт эчендә миңа бары бер шәҗәрәдә генә XVII-XVIII гасырдан килгән Идел буе татарлары очрады", диде ул Хисамовның ТӘҺСИ үткәргән тикшерүләрдә себер татарлары авылларында яшәүче һәр гаиләдә бер әби-бабасы булса да казан татары барлыгы ачыкланды дигән фикеренә каршы килеп.

Бакиева Себердә яшәүче 500 мең тирәсе татарның яртысы гына себер татары дигән фикергә дә каршы чыкты.

Юрий Квашнин исә татар милләтенең бары совет чорында уйлап чыгарылуын, казан татарлары белән себер татарлары бер милләт булмавын сөйләде. Казан тарихчысы Искәндәр Измайлов моны "ахмаклык" дип бәяләп, үз дәлилләрен китерде.

"Без – себер татарлары – мөстәкыйль теле булган аерым этнос", дип кушылды Бакиева.

Ахырдан Русия фәннәр академиясенең Тел белеме институты мөдире Александр Кибрик Институт себер татар телен мөстәкыйль тел буларак рәсми таныды дип белдерде. Ул татар әдәби теле эчендә каралмый дип тә өстәде.

СЕБЕРТАТАР ТЕЛЕН ЯКЛАУЧЫЛАР ДӘРЕСЛЕКЛӘР ҺӘМ УКЫТУЧЫЛАР ӘЗЕРЛӘҮ ТУРЫНДА УЙЛАНА

Cебер татарларын үз мөстәкыйль теле булган аерым милләт дип санаучы, себертатар теле грамматикасын төзегән галим Максим Сәгыйдуллин киләчәктә себертатар теленнән дәреслекләр эшләргә һәм моңа укытучылар әзерләргә мөмкин дип саный.

"Боларның барысын да булдырырга була. Нигез салынган, грамматика язылган, "Әлифба" да чыгарылган, китаплар басылган. Аңа таянып, дәреслекләр дә язарга, укытучылар да әзерләргә мөмкин. Укытучыларны институтларда әзерләргә мөмкин. Безнең кадрлар да, татар телен укыткан филологлар да бар. Моны өйрәтергә һәм өйрәнеп китәргә мөмкинлек бар", ди ул.

Һәр кеше нинди телне өйрәнүне үзе хәл итә

"Һәр кеше нинди телне өйрәнүне үзе хәл итә. Әмма сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Һәркем дә әдәби телне үзләштерә алмый, күп кешеләр үзебезнең телне өйрәнәселәре килә. Бу 10-15 кеше генә йөри дип уйламагыз. Халык та туган телебезне, мәдәниятебезне хуш күрә. Бу бернинди дошманлыкка китерми. Казан татарлары һәм себер татарлары ничек дуслыкта яшәгән, шулай яшәячәкбез. Безнең телнең үсеш алуына хокукы бар", дип өстәде ул.

Әлеге хезмәтләрне кем финанслый, дигән сорауга ул "безгә Мәскәү булышмый", диде. Аның сүзләренчә, китапларны авторлар йә үз акчасына, йә иҗтимагый оешмалар, иганәчеләр хисабына чыгара. Берничә китап Төмән хакимияте аша басылуын да әйтте.

Кайбер галимнәр аны диалект, кайберәүләр тел дип саный.

"Безнең телебез – аерым тел. Без берни дә уйлап чыгармадык. Бу күптәннән килгән фикерләр. Галимнәр әлеге телне өйрәнгән, мәкаләләр язылган, китаплар чыгарылган. Бу – телме, диалектмы дигән бәхәс бар. Алар арасында чикләр бик тә йомшак. Кайбер галимнәр аны диалект, кайберәүләр тел дип саный. Кем нәрсә эзли, шуны таба", ди ул.

Себер татарлары сөйләшкән телне Казан галимнәре күптәннән өйрәнеп килә. Бу очракта себертатар телен мөстәкыйль тел дип санаучылар моны кире кагамы дигән сорауга "кире кагыла" диде.

Шул ук вакытта, 2021 елда узган Русия халык санында 6 меңнән артык кеше генә үзен "себертатар" дип яздырды.

"Сәбәпләр күп. Халык санын алучылар да "себертатар" дип язмаган. Кемдер үзен татар гына дип әйткән. Сез монда килеп сөйләшсәгез, монда һәркем үзенең себер татары булуын, яисә казан татары икәнен белеп тора. Җанисәп беркайчан да халык санын төгәл күрсәтми", ди ул.

"БЕЗ ЙОКЛАП КАЛГАН ХӘЛДӘ. БӘХӘСКӘ ФӘННИ ҖАВАП КИРӘК"

Русия фәннәр академиясендә яңгыраган чыгышлар галимнәр һәм җәмәгатьчелектә бәхәс тудырды. Шул уңайдан, 9 мартта Тубылда милли оешма вәкилләре, җәмәгать оешмалары себертатар теле (диалекты) турында фикер алышырга җыелды. Төмән өлкәсендәге татар оешмаларының координацион үзәге рәисе, эшкуар Ринат Насыйров сүзләренчә, очрашуда себер татар зыялылары катнашкан. Аерым алганда, язучылар Клара Кучковская, Әнәс Гаитов, җәмәгать эшлеклесе Рифкат Насыйбуллин, тел белгече Хәнисә Алишина булган. Ә менә Русия фәннәр академиясендә чыгыш ясаган Гөлсифә Бакиева, себертатар мохтәрияте җитәкчесе, чакырылуга карамастан, килмәгән.

"Без – бер милләт, әмма себер татарлары сөйләшкән диалектка да юл ачарга, ярдәм итәргә, мөмкинлекләр бирергә кирәк диелде. Моны катнашучыларның 90 проценты әйтте. Аның бүген әлифбасы да, грамматикасы да хәстәрләнгән. Милли оешмалар җитәкчеләре фикеренчә, Себердә 500 мең татар яши икән, аларны бүлгәләү турында сүз чыгарга тиеш түгел. Галимнәр аны аерым бер тел дип күрми. Себер татары дип язылган 6 меңнән артык кешегә үз телен өйрәнергә ярдәм итәргә, Татарстан да булышырга тиеш диелде. Без дә китаплар чыгарырга ярдәм итәбез. Ике каршылыклы шәхескә килгәндә (Бакиева һәм Квашнин турында сүз бара), аларның татар белән бәйле буласылары килми: гореф-гадәт нигезендә дә, тел ягыннан да, ислам диненнән дә ерак кешеләр. Без Милли Шура, Татарстан фәннәр академиясенә фикеребезне җиткерәбез", ди Насыйров.

Татар телен бүлгәләүчеләрне ул "махсус финансланган проект" дип күрүен әйтте.

"Русия фәннәр академиясе "татар юк" дип әйттерергә мөмкинлек бирә икән, бу бит кабәхатлек дигән сүз. Монда никтер прокурор да, президент та бәйләнми. Моны карап кына узып китеп булмый. Бу – җинаятьчелек, дөресен әйткәндә. Урыслар, яки чуашлар юк дисәң, башкача булыр иде", ди ул.

Шул ук вакытта Ринат Насыйров Татарстан да Себергә тиешле игътибар бирмәде дип саный.

Татарстанның ярдәме Татар конгрессы аша китаплар җибәрү белән тәмамлана

"Бүген Татарстанның ярдәме Татар конгрессы аша китаплар җибәрү белән тәмамлана. Хәзер Себердә әдәби телне өйрәтү кимеде. Инде 20 ел Татарстаннан укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре килми, дин әһелләре арасында бәйләнеш юк. Әгәр Татарстан мөфтияте белән эшләргә теләсәләр, ул да туктатыла. Татарларга татар белән аралашырга мөмкинлек бирелми. Республикадан экспедиция белән килеп кенә эш бармый. Мәдәният йортларын, мәктәпләрне програм һәм белгечләр белән тутырырга кирәк. Элек эшләгән педагогия көллияте, ике институт филиалы - барысы да ябылды. Укытучылар дәрәҗәсе кимегәч, менә шундый хәлләр килеп чыга. Нәтиҗәдә, буш җирдә Татарстанга бәйле булмаган кешеләр килеп чыга.

Бүген бу бәхәсне фәнни яктан хәл итәргә кирәк. Без йоклап калган хәлдә. Татарстан фәннәр академиясе авыз тутырып, тарихка нигезләнеп дәлилләрне китерми. Республиканың үзендә дә күп нәрсә җиңел генә бармый. Читтәге татарлар турында уйларга вакытлары җитәме, анысы да бар. Татар конгрессы – иҗтимагый оешма. Бөтен эшне үз кулына ала алмый. Монда мәгариф һәм фән министры да, мәдәният министры да, хөкүмәт тә уйларга тиеш. 120 татар мәктәбеннән 39-40 кына калды. Анда да татар теле дәресләре генә укытыла.

Мәсьәләгә комплекслы карарга кирәк. Без беренче елда Тубылда Себердә яшәүче татарларның фәнни лабораториясен ачуда күрәбез. Ул аналитика ясарга, миграция, шәһәрләшү процессын өйрәнергә тиеш. Бүген Татарстан Себердә татарларның социологиясен өйрәнүдә гомумән катнашмый. Русия фәннәр академиясенең Себер филиалы белән Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты арасында килешү төзелгән илде. Безнең 30дан артык фән кандидаты бар. Аларга финанслар кирәк. Мин Татарстан фәннәр академиясенең түбән дәрәҗәдә эшләвен күрәм. Безгә фәнни нигез кирәк", ди ул.

Насыйров Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Себердә татар музее ачу күрсәтмәсенең үтәлмәвен, аңа финанслар бүленмәвен искә төшерә.

"Тубылда һәм Төмәндә Себер ханлыгы, Төмән ханлыгы, Чимги-Тура, Искергә бәйле музей булдыруда Татарстан мәдәният һәм мәгариф министрлыклары бер өлеш тә кертми. Моны ничек аңларга? Бу дәүләт музее буламы, хосусый-дәүләт хезмәттәшлеге нигезендә эшләнәчәкме? Татарстан президентының күрсәтмәсе бар, әмма министрлык бүгенгә кадәр аны програм итеп ясамады. Аның финанслары, белгечләре булырга тиеш. Без бинасын әзерләп, буяп куйдык. Әгәр үзебезгә башкарып чыгарга кушсалар, көчебез җиткән кадәр генә эшли алачакбыз. Моңа Татарстан акча бүлеп бирмәде", ди ул.

"КОНГРЕСС СЕБЕР ТАТАРЛАРЫНА ҖИТДИ КАРАМАДЫ"

Cоңгы елларда Дөнья татар конгрессының себер татарлары белән эшләве "Искер-җыен" фестивален үткәрүдә ярдәм итүдә чагылды.

Татарстанның Себердә яшәүче татарлар белән җитди эшләмәве турында Себердән Казанга килеп 18 елдан артык Татар конгрессында хезмәт иткәннән соң, гыйнвар аенда эштән киткән Мөнирә Сәгыйдуллина да әйтә.

Конгресс Себер татарларына җитди карамады

"Дөнья татар конгрессы Себердәге татарлар белән эшләүгә җитди караган булса, бу хәл килеп чыкмаган булыр иде. Себергә Русиянең гади бер төбәгенә кебек кенә карау аз. Әмма конгресс җитәкчелеге моны аңларга теләмәде. Конгресс Себер татарларына җитди карамады.

Себер татар автономиясе конгресска әгъза булып керергә теләгәндә конгресс каршы булды. Якташлык җәмгыятьләре төзү тәкъдим ителде, ул да булмады. Нәкъ шундый вак тоелган кебек әйберләр кризиска китерә дә инде.

Себер һәм Башкортстан – ике мөһим төбәк. Алар белән эшләүче аерым үзәк, махсус эш планы булдырырга тиеш иде конгресс. Булдыру түгел, мине дә яклый алмады. Эштән китәргә мәҗбүр булдым", диде ул.

"МОНЫҢ АРТЫНДА МӘСКӘҮ, ПРАВОСЛАВ КӨЧЛӘР ТОРА"

Тарихчы, галим Дамир Исхаков татар милләтеннән себер татарларын аерып чыгару артында Мәскәү, православ көчләр һәм башкорт, нугай активистлары белән эшләүчеләр тора дип исәпли.

"Узган җанисәп вакытында да федераль органнар таләбе белән "себер татарлары" дигән төркем бүлеп чыгарылды. Ул ниндидер дәрәҗәдә аерым халык дип тә каралды, чөнки бер төркем үзен себер татары дип язды. Алар аерым халык дип санала. Шуңа күрә федераль органнар алар өчен тел уйлап чыгарды. Бу эшнең фәнни нигезе юк, монда сәясәт кенә бар. Чынлыкта бу татарларны бүлер өчен эшләнгән нәрсә. Моңа охшаган хәлләр элек тә булды. Мәсәлән, нагайбәкләрнең телләрен аерып чыгардылар. Алар урта диалектның Арча ягы сөйләшенә туры килә. Шуннан соң аларга "нагайбәк теле" дигән төшенчә бирделәр. Сүз сөйләш турында бара. Элегрәк бараба татарлары белән дә бу хәл килеп чыккан иде. Аларның телен өйрәнгән Петербур галимәсе "Бараба теле" дигән китап чыгарды. Җанисәп вакытында бу терминны "язык барабинцев"ка алыштырдылар.

Русия академиясенең Тел белеме институты мөдире, без себер татарларының телен аерып чыгардык, диде. Монда хәл ул уйлаганча гади түгел. Себер татарларының теле татар галимнәре тарафыннан бик нык өйрәнелгән. Аларның диалектологик сүзлеге дә, тел ягыннан барлык төбәкләре дә өйрәнелгән. Безнең элеккеге һәм хәзерге галимнәрнең хезмәтләре шуны күрсәтә, бердәм себертатар теле юк. Анда ким дигәндә өч диалект бар. Бу диалект вәкилләре бер-берсен бик яхшы аңламыйлар да чынлыкта. Бер себертатар теле төзергә уйласаң да, аның нигезе юк.

Безнең элеккеге һәм хәзерге галимнәрнең хезмәтләре шуны күрсәтә, бердәм себер теле юк.

Хәзер бер төркем идеологлар килеп чыкты. Билгесез юл белән ниндидер тел оештырдылар. Алар кайсы сөйләмне, диалектны нигез итеп алулары турында аңлатмыйлар. Граматикасын да, сүзлеген дә төзеделәр. Шуңа нигезләнеп шигырь, проза китаплары чыгардылар. Хәтта "Әлифба" исемле китап та басылды. Ул рәсмиләштерелгән хезмәт түгел. Русия академиясе институты бу телне ничек тормышка ашырырга тели - мин аңлап бетерә алмыйм.

Себер белгече Николай Томилов хезмәткәрләре эшләгән бараба татарларының шәҗәрәләрендә 48 проценттан артыгы Идел-Урал татарлары белән катнаш гаиләдә яшәве ачыкланды. Иске бараба татарлары инде юк, алар татар милләтенең бер өлешенә әверелгән.

Шуңа күрә бу фикер артында фәкать татарны бүләргә тырышу сәясәте ята. Аларны физик яктан аерып булмый. Башкортстанның төньяк-көнбатышында татар белән башкортны аерып булмаган кебек, монда да шул ук хәл күзәтелә. Авылларда бу телне ничек бүлеп укытасың? Пычак беләнме? Бу себер татарларын бетерә торган юл. Шуны халык аңласа, яхшы булыр иде. Хәзер шушыннан акча һәм дан эшләп йөрүчеләр бар. Бакиева һәм Квашнин, мәсәлән. Бакиева Тубылда православ семинария белән бик каты хезмәттәшлек итә, дигән хәбәр чыкты. Ул хәтта Библияне "себер татар теле" дип аталган телгә тәрҗемә иткән. Монда православ көчләр бар. Миңа бер танышым бу - татарларны чукындырырга теләүче төркемнәр дип язды. Тикшергән вакытта Бакиева һәм аның тирәсендәге кешеләр Башкортстанның стратегик тикшеренүләр институты белән эшли. 2019 елда Бакиева аларның эксперты булып саналган, башкорт милләтчеләреннән акча алган. Башкортстанда татар телен башкорт теленең "төньяк-көнбатыш сөйләменә" кертергә теләгән төркемнәр Бакиева хәрәкәте белән бергә эшли. Алар артында Русиянең Милләт эшләре федераль агентлыгы тора. Минемчә, дилбегәне аннан тарталар. Шуңа күрә бу милләт өстенә төшә торган бик куркыныч нәрсә.

Мин Бакиеваның Facebook-та куелган материалларын карадым. Алар гел башкортлар һәм Әстерхан тирәсендәге нугайлар белән бергә хәрәкәт итә, уртак конференцияләрдә катнаша һәм һәрвакытта да бу эшләрне оештыруда Милләтләр эшләре федераль агентлыгы белән эшләүче структуралар тора. Бу - эре милләтне бүлү юнәлеше. Мәскәү тарафыннан идарә итү бар, минемчә.

Бакиева, 400 генеалогия төзедем, Идел-Урал татарларын күрмәдем дигән. Без аны тикшереп карадык. Ул шәҗәрәне акчага эшләүче кеше. Бу аның бизнесы. 400 кешене ул бер авылда өйрәнгәнме, биш авылдамы - беркем дә белми. Лыгырдавын лыгырдый, ләкин артында нәрсә торганын белеп булмый. Шәҗәрәне төзегән вакытта XVIII гасырны гына карарга кирәкми. Безнең яктан Себергә күчүче татарлар XX йөздә булды. Идел-Урал татарлары Столыпин реформасы, ачлык еллары, индустриальләштерү вакытында Себергә китте. Нәтиҗәдә, бик күп татарлар үзара катнашты. Аның бу әйбергә игътибар итәсе килми. Шуның нигезендә әдәби тел укытылды", ди ул.

Дамир Исхаков хәзер Татарстанның рәсми җавабы булырга тиеш дип саный.

"Һичшиксез, Татарстан җитәкчелеге сәяси яктан җавап бирергә тиеш. Хәзер Татарстанның академик позицион карашы кирәк. Кызганычка, Татарстан фәннәр академиясе бу хәлләрне вакытында карап бармаган. ТӘҺСИдә социо-лингвистика юнәлеше бик начар үскән. Олег Хисамов бик тырышып чыгыш ясарга уйласа да, чынлыкта төпле карашы булмады. Гомумән, Татарстанның Себер белән эшләве җитәрлек түгел. Без мәктәпләрне саклап кала алмадык, аның өчен көрәшмәдек. Әдәби телне укытыр өчен җитәрлек укытучылар да әзерләп бирмәдек. Моның барысы да Татарстанның җитешсезлекләре булып тора.

Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Себер үзәген төзү дә "эленеп калды" ди ул.

Бүген иң кирәкле эш дип Тарих институтында Себер үзәген булдыру дип саныйм.

"Институт мөдире хәтта бюджетын төзеп бирде. Бу мәсьәлә Татарстанның иң югары даирәсенә барып җитә алмады һәм шул килеш эленеп калды. Үзәк төземичә уртак тарих барлыгын ничек исбат итәсең?! Бүген иң кирәкле эш дип Тарих институтында Себер үзәген булдыруны саныйм. Без Мәскәү кушуы белән кырымтатарлар белән эшләп йөрибез, Кырым үзәге төзибез. Алар бит үзләрен мөстәкыйль милләт дип саный. Ә милләтебезнең бер өлеше булган себертатарлар белән шул эшне эшли алмыйбыз. Минем Себердә генә дә ике этнолог укучым бар. Хәзер иң кирәк вакытта Себер белән шөгыльләнгән этнологлар Казанда юк диярлек. Татарстан фәннәр академиясе позициясе Русия фәннәр академиясенең Тел белеме институты карашларына җиткерелергә тиеш. Ничек инде федераль институт татар галимнәренең фикерен исәпкә алмыйча, үз карашын эшләп чыгара? Аларның беркайчан да себер татарларын өйрәнгәне юк. Бакиева - тел белгече түгел, ул этнолог. Бу профессиональ булмаган, себер татарларын бүлеп чыгарырга теләгән ниндидер ярым төбәк милләтчелекне яклаучыларның хәрәкәт итүен күрсәтә", диде ул.

РӘСМИ ТАТАРСТАН ӘЛЕГӘ ДӘШМИ

Татарстан рәсмиләре дә, республиканың фәннәр академиясе дә әлегә үз фикерен белдермәде. Дөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров бу мәсьәләгә ризасызлыгын журналистларга белдерде. Ул конгрессның чираттагы бюро утырышында әлеге мәсьәлә каралачак диде.

Сүз 13 мартта узачак Русия авыл эшмәкәрләре җыенында узачак утырыш турында бара. Анда аерым карар кабул ителүе дә көтелә, диде Азатлыкка Милли шура әгъзасы, галим Дамир Исхаков.

***

Белешмә

Себертатар теле
— татар теленең көнчыгыш диалекты булып санала. Ул үз чиратында өч төп сөйләшкә бүленә: тубыл-иртеш, бараба һәм томски.

Аерым белгечләр аны мөстәкыйль тел дип саный. 2013 елда ЮНЕСКО бу телене аерым тел дип таныды һәм себертатар теле халыкара код алды.

2021 елда узган Русия халык санын алуда 6 297 кеше себертатар дип язылган. Ике җанисәп арасында аларның саны 482 кешегә (7%) кимегән. 2002 елда 9 611 кеше себертатар дип язылган, димәк, ул вакыттан аларның саны 3314 кешегә (34%) кимегән.

Бүген себертатар дип язылучыларның төп өлеше Төмән өлкәсендә яши — 5991 кеше. Аларның саны 685 кешегә кимегән. Аерым төбәкләрдә себертатарларның кисәк артуын да күрергә мөмкин. Омскида алар 58дән 138гә җиткән, Новосибирскида 2010 елгы җанисәптә себертатарлар булмаган, хәзер 24 кеше, Томскида 2дән 12 кешегә арткан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG