Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себердә быел "Искер җыен" фестивале хакимият ярдәмендә уза


"Искер җыен"да катнашучылар Себергә ислам дине алып килүче шәехләр җирләнгән астаналар булган дип фаразланган җиргә куелган һәйкәлләр янында дога кыла. 2016 ел.
"Искер җыен"да катнашучылар Себергә ислам дине алып килүче шәехләр җирләнгән астаналар булган дип фаразланган җиргә куелган һәйкәлләр янында дога кыла. 2016 ел.

Тубылда 3-5 августта XI халыкара "Искер-җыен" себер татарлары тарихи-мәдәни мирасы фестивале узачак. Быел ул хакимиятләр тарафынан килештерелгән, чарага Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Дөнья татар конгрессы ярдәм күрсәткән.

11нче тапкыр уздырыла торган бу тарихи-мәдәни чараны Тубылның "Мирас" иҗтимагый оешмасы әзерли. Гадәттәгечә, җыен Тубыл районы җирлегендә урнашкан Искер шәһәрендә – кайчандыр Себер ханлыгы башкаласы булган урын янында үтәчәк дип белдерелә.

"Искер җыен" күпсанлы мәдәни чаралардан тора. 3 августта Тубылда "Искернең тарихи язмышы" дип аталган бөтенрусия фәнни-гамәли конференция планлаштырыла.

Илнең төрле төбәкләреннән килгән тарихчылар, мәгариф һәм мәдәният галимнәре Себер татарлары телен, тарихын һәм мәдәниятен саклап калу һәм үстерү, төбәкнең тарихын өйрәнү өлкәсендә башкарылырга тиешле гамәлләр турында фикер алышачак дип белдерә "Мирас" оешмасы.

Аерым алганда, Себер татарлары мирасы булган тарихи объектларның чикләрен билгеләү, Искернең инфраструктурасын булдыру, Искер җирлеген Көнбатыш Себерне үстерү федераль програмына һәм туристлар програмына кертү, Себер татарларын Русиядәге азсанлы халыклар исемлегенә кертү һәм башка мөһим мәсьәләләр каралачак.

"Искер-җыен"ның икенче көне Себер ханлыгы башкаласы җирлегендә, Искер шәһәрендә үтә. Монда конкурста катнашучыларның чыгышлары көтеләчәк.

"Искер-җыен" Себер татарларының тарихи-мәдәни мирасының халыкара фестивале гала-концерты белән тәмамлана. "Мирас" оешмасы рәисе Луиза Шәмсетдинова әйтүенчә, фестивальдә катнашучылар биш номинациядә көч сынаша: вокал, музыка коралларында башкару, бию, нәфис сүз, үзешчән композиторлар. Иң яхшы башкаручылар гала-концертта чыгыш ясый.

Былтыр "Искер җыен" хакимиятләр белән килештерелми уздырылган иде. Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре комитеты Себер татарларының "Искер-җыен" фестивале һәм фәнни конференция "җәмәгатьчелек өчен әһәмияткә ия түгел" дигән карар чыгарды.

Район прокуратурасы бу чара килештерелмәгән һәм үткәрү тәртибе бозылган дип Луиза Шәмсетдинованы мәхкәмәгә бирде. Узган ел 28 ноябрь булган мәхкәмәдә җыенны килештермичә үткәрүдә канун бозулар булмаган дигән карар чыкты.

Быел чарага Төмән өлкәсе думасы, Тубыл шәһәре хакимияте, Тубыл шәһәренең Иҗтимагый пулаты да теләктәшлек күрсәткән.

XS
SM
MD
LG