Accessibility links

җомга, 20 октябрь 2017, Казан вакыты 17:13

Кырымда Бакчасарай, Татарстанда Болгар бар, ә бездә шундый истәлек итеп карарлык әйбер юк, ди Себердә яшәүче татарлар. Бу көннәрдә Төмәндә себертатарларның мәдәни мирасын саклау һәм үстерү турында сөйләштеләр.

22-23 сентябрь Төмәндә "Төмән өлкәсе татарлары һәм себертатарларның тарихи-мәдәни мирасы" исемле фәнни-гамәли конференция узды. Әйтергә кирәк, Себер татарлары мирасына багышланган чаралар элек тә уздырылып килде, әмма монысы игътибарга аеруча лаек булды, чөнки Себернең Урта гасыр тарихы һәм төрки һәйкәлләрен саклау турында сөйләшү яңа юнәлештә, аерым алганда, тикшерүчеләр, җәмәгатьчелек, хакимият һәм эшмәкәрләр катнашында алып барылды. Төмән өлкәсе татар конгрессы чараны Төмән дәүләт университеты һәм Төмән өлкәсе милләтләр эшләр комитеты белән бергә уздырды.

Чарада Себер, Татарстан һәм Русия төбәкләре галимнәре катнашты. Алар себертатарлар мирасын өйрәнүдәге казанышлары белән бүлеште һәм яңа алымнар тәкъдим итте. Әмма һәрбер чыгышта басым археологиягә ясалды, чөнки себертатарлар дәүләтчелегенең Урта гасыр чорында иң мөһим һәйкәлләре булган Чимги-тора һәм Искер дәүләт күзәтүендә булса да, кичекмәстән коткару һәм тирәнтен өйрәнүне таләп итә. Хәзер Чимги-тора урынында торак йортлар тезелеп киткән, ә Искер урнашкан ярны акрын гына Иртыш елгасы юа.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Казаннан килгән Мәрҗани исемендәге тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Дамир Исхаков сүзләренчә, Чимги-тора инде күпмедер өйрәнелгән булса да, өстендә шәһәр төзелү сәбәпле, археологик материаллар җитәрлек түгел.

Өстенә шәһәр төзелгән һәйкәлне ничек тәкъдим итәргә?

"Әгәр без туристларга күрсәтергә телибез икән, мондый очракта әллә ни мактанырлык әйберләребез юк булып чыга. Шуңа, өстенә шәһәр төзелгән бу һәйкәлне ничек тәкъдим итәргә дигән сорау туа", ди ул.

Чимги-тора себертатарларның борынгы башкаласы булуына нигезләнеп, галимнәр хәзерге Төмәндә шәһәр тормышы инде XIV гасырдан бирле баруын исбатлады. Федераль дәрәҗәдәге әлеге һәйкәлне тикшерү белән озак еллар шөгыльләнгән археолог Наталья Матвеева 2011 елда шәһәрчек урынында бер төркем археологлар белән казу эшләре алып барды. Галимнәр себертатарларның дистәләрчә корылмасына тап булды.

"Бу элек югары үсешкә ирешкән халык, чөнки Урта гасыр өчен урбанизация – мәдәни-икътисади, социаль алга китү. Көнбатыш Себер тарихындагы бу чорны саклау һәм популярлаштыру мөһим", диде үз чыгышында Матвеева.

Искәндәр Измайлов
Искәндәр Измайлов

Казаннан тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов Төмәнгә 431 ел гына түгел, ә ике тапкыр күбрәк булучы фактларны китерү археологларның зур казанышы дип атады.

Археологларның әлеге фәнни ачышы төбәкнең туризм өлкәсе үсешенә юл ача.

"Хәтта шәһәр булган урыны гына сакланса да, бу аны күрсәтүгә лаек. Себердә бит һәрбер шәһәр XIV гасырдан бирле яшәп килүе белән мактана алмый. Русия төбәкләрендә дә андый шәһәрләр күп түгел", диде Измайлов.

Гуливер Алтын
Гуливер Алтын

Чарада тарихи мирасны таныту өчен туризмны куллану турында күп сөйләнде. Моның өчен Монакодан Төмәнгә "Татар-Тур" туристик маршруты авторы Гуливер Алтын килде. Проектны тормышка ашыру өчен ул Төмән өлкәсен сынау мәйданы итеп күрә.

"Татар-тур" – туристик маршрут кына түгел. Бу беренче чиратта фәнни-тикшеренү эшчәнлеге. Моннан башка бернинди маршрут мөмкин түгел", диде Алтын. Ул халыкара дәрәҗәдә Төмәнне "Евразия күпере" итеп тәкъдим итү яклы.

"Чит ил туристлары әле Төмән өлкәсенә сәяхәтләр мөмкинлеге турында бик аз белә. Әмма аларга Тубыл кирмәнен, Абалак һәм Урта гасырның татар һәйкәлләре булган Чимги-тора һәм Искерне күрү шактый кызык булачак", диде шактый озак Франциядә яшәгән, Көнбатыш туристларының ихтыяҗларын белгән Алтын.

Европа халкына cебертатарларның гореф-гадәтләрен, һөнәрчелеген күрү кызык булачак

Аның фикеренчә, Европа халкына җирле халык, ягъни cебертатарларның яшәешен, гореф-гадәтләрен, һөнәрчелеген күрү кызык булачак. Моның өчен ул барлык югары җитәкчеләрнең, аерым алганда район, шәһәр, өлкә һәм федераль дәрәҗәдәге түрәләрнең катнашлыгы кирәклеген әйтә.

Әлбәттә, туристларга күрсәтү өчен һәйкәлләрнең кыяфәте тиешле дәрәҗәдә каралган булырга тиеш. Шулай ук инфраструктура – милли кафелар, кунакханәләр төзү кирәк. Әлегә Күчем хан шәһәре булган Искергә хәтта бару да авыр.

Ә cебертатарларның һәйкәлләре фәнни дөньяда инде күптән кызыксыну тудырып килә. Дамир Исхаков әйтүенчә, бүгенге көндә Искер шәһәренең калдыкларының бик аз гына өлешен күреп була.

"Галимнәр әйтүенчә, бәлкем дүрт проценты гына сакланып калгандыр, чөнки Иртыш елгасы бик көчле агымлы, элек шәһәр торган урын ашалып, коелып, убылып төшкән. Шуңа күрә, археологлар хәтта кайбер табылдыкларны шунда елга буенда эзләп алалар. Бу үз вакыты өчен югары үскән шәһәр булган һәм Күчем ханның тора торган төп урыны шунда булган", ди Исхаков.

Ринат Насыйров
Ринат Насыйров

Төмән өлкәсе татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров сүзләренчә, себертатарлар белән бәйле күп табылдыклар бар, әмма әле аларның музейлары юк.

"Себердә торган татарлар читтә калды. Кырымда Бакчасарай, Татарстанда Болгар бар, ә Себердә торган татарларның истәлек итеп карарлык әйбере юк иде. Инде беренче тапкыр зур бинада галимнәр белән аны халыкка җиткерү өчен җыелдык", диде ул.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG