Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәхкәмәләрне оттык. "Искер-җыен" фестивален үткәрәчәкбез"


Луиза Шәмстединова
Луиза Шәмстединова

Тубылның "Мирас" оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова хакимиятләрнең Искер мемориалын торгызуга һәм "Искер-җыен" фестивален үткәрүгә киртә куйган шикаятьләрен мәхкәмәләрдә отуларын хәбәр итте. Төмәндә узган "Төмән өлкәсе татарлары һәм себертатарларның тарихи-мәдәни мирасы" исемле фәнни-гамәли конференцияне нәтиҗәсез дип бәяләде.

Тубыл шәһәрендәге иҗтимагый "Мирас" оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова себертатарларның күңелен яулаган, себертатарлар тарихын өйрәнгән галимнәр үз иткән чаралары 2018 елда бернинди каршылыксыз үтәр дип ышана.

Луиза ханым сүзләренчә, XI "Искер-җыен" халыкара тарихи-мәдәни фестиваль 3-5 август Тубыл шәһәрендә узачак. "Искернең тарихи язмышы" дип аталган фәнни-гамәли конференция 5 августка планлаштырылган. Себертатарларның һәм Евразия киңлекләрендәге халыкларның тарихи-мәдәни мирасы фестивале "Сүзге тора" 19-20 майда Тубыл шәһәрендә узачак. Яшьләрнең II "Күчем хан оныклары" форумы 23 июньдә Вагай районы Көбәк авылында булыр дип планлаштырыла.

"Искер-җыен" фестивале
"Искер-җыен" фестивале

Шәмсетдинова җирле һәм район хакимиятләре тарафыннан бу чараларга бернинди каршылыклар булмас дип өметләнә, мәхкәмәләр "Мирас" оештырган чараларның хаклыгын, арендага алган җирләрнең, төзелеш эшләренең канун бозмавын таныды дип әйтә.

2015 елдан бирле "Мирас" Тубыл районы хакимияте белән мәхкәмәләште. Төп бәхәс Искер мемориал комплексы янындагы Соляное авылының урыс зираты һәм "Шәехләр аллеясы" тирәсендә барды. "Мирас" оешмасы комплекс өчен арендага алган җирне койма белән ураткач, Соляное халкы зиратка юлны ачыгыз дип гауга чыгарды. Эшләр мәхкәмәгә кадәр барып җитте.

Бу эшкә Тубыл прокуратурасы да катышты. 2016 елның апрель ахырында прокуратура "урыс зиратын юл белән тәэмин итәргә" дип, Тубыл район хакимиятен мәхкәмәгә шикаять итте. Мәхкәмә "хакимиятләр юл белән тәэмин итәргә тиеш" дигән карар чыгарды. Шуннан хакимиятләр комплекс җирләрен 11 метрга киметергә, бу җирләр аша зиратка бара торган юл үтә, дигән карар чыгарды. "Мирас" үз ягыннан Төмән өлкәсенең арбитраж мәхкәмәсенә кадәр барып җиткән иде.

Мәхкәмә "Искер-җыен"ны үткәрүдә канун бозулар тапмады

"Без алдан арбитраж мәхкәмәдә откан идек. Әмма арбитраж мәхкәмә төп карарны район мәхкәмәсе чыгарырга тиеш дип белдерде. Район мәхкәмәсе җир кишәрлекләре чикләрен күчерү, зиратка бара торган юлны ачарга дигән карарны кире какты. Мәхкәмә карары узган елның 17 ноябрендә чыкты. Ә 17 декабрьдә үз көченә керде.

Әлегеләрдән кала тагын бер мәхкәмә булды. Узган ел "Искер-җыен" фестивален район хакимияте белән килештермичә үткәргән идек. Бөтен документларны тапшырсак та, хакимиятләр ризалык бирмәде ул вакытта. Район прокуратурасы мине бу чара килештерелмәгән һәм үткәрү тәртибе бозылган дип мәхкәмәгә бирде. Узган ел 28 ноябрь булган икенче бер мәхкәмәдә җыенны килештермичә үткәрүдә канун бозулар булмаган дигән карар чыкты", ди Шәмсетдинова.

Луиза ханым сүзләренчә, мәхкәмәләр, хакимиятләрнең эшчәнлеккә юк-бар сәбәп табып аяк чалып торулары эшне тоткарлый. Себертатарларның үткәнен торгызуга багышланган халыкчан проектлар әнә шул сәбәпле аксый, хаклыкны дәлилләүгә бик күп вакытлар китә ди ул.

"Искернең тарихи язмышы" конференцияләрендәге чыгышларның җыентыклары
"Искернең тарихи язмышы" конференцияләрендәге чыгышларның җыентыклары

2017 елның 22-23 сентябрендә Төмәндә "Төмән өлкәсе татарлары һәм себертатарларның тарихи-мәдәни мирасы" исемле фәнни-гамәли конференция узды. Бу чараны оештыруның башында Төмән өлкәсе милли эшләр комитеты торды. Русиянең башка төбәкләреннән дә галимнәр килде. Себернең Урта гасыр тарихы һәм төрки һәйкәлләрен саклау турында сөйләшү яңа юнәлештә, аерым алганда, тикшерүчеләр, җәмәгатьчелек, хакимият һәм эшмәкәрләр катнашында оештырылу уңай нәтиҗәләр бирер дип көтелде.

Шәмсетдинова үзе бу чарада катнашмады. Конференцияне ул кирәкле чара, үтүе яхшы дип белдерә. Әмма анда кабул ителгән карарларның нәтиҗәсез булуын тәнкыйтьли.

Борынгы Чимги-тораны саклау, торгызу юллары күрсәтелмәде

"Бу чара вакытында федераль әһәмияттәге тарихи истәлек урыннары Искер һәм Чимги-торага игътибар ителде. Искер проблемнарын безнең оешма моңа кадәр күтәреп килде һәм дөньяга ишеттерде. Әмма аларның конференциясендә ирешелгән уңышлар турында бер генә сүз дә булмады. Искердә тарихи-мемориаль комплекс төзүне дә телгә алмаска тырыштылар. Бары тик Кырым вәкиле Гуливер Алтын гына әйтеп узды, чөнки ул безнең эшчәнлекне яхшы белә.

Бу чара вакытында хәзер Төмәндә урнашкан урындагы борынгы Чимги-тораны саклау, торгызу юллары күрсәтелмәде. Баскычлап эшләнгән план, концепция, стратегия юк. Бу эш өчен конкрет кем җаваплы булуы да билгеле түгел. Себертатарларның ханлыгы башкаласы Искер шәһәре булган урынның ярын ныгыту мәсьәләсе дә бу чара вакытында конкрет каралмады. Резолюциягә иң югында ярны ныгыту тәкъдим-үтенече белән хакимиятләргә чыгарга дип язарга була иде бит.

Без Искерне фотога төшереп күпме тарихи җир калганны ачыклаган идек. Мин район башлыгына төбәк һәм федераль хакимиятләргә бу җирне саклап калу өчен ныгытма төзү кирәклеге үтенече белән чыгарга дип хат яздым. Анда бик кечкенә генә җир калган. Абалак авылы ягыннан 4,5 метрдан артык, Тубыл ягыннан 25 метрга якын, ә озынлыгы 91 метр гына. Ел саен Иртеш елгасы ярны ашый бара", ди Шәмсетдинова.

* * * *

Белешмә. Төмән хакимиятләре һәм "Мирас" оешмасы арасында кискен каршылыклар 2017 елның февралендә башланды. Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре комитеты себертатарларның "Искер-җыен" фестивале һәм фәнни конференция "җәмәгатьчелек өчен әһәмияткә ия түгел" дигән карар чыгарды. "Мирас" үз ягыннан 10 ел үтеп килә торган чараларны халыкның, җәмәгатьчелекнең, галимнәрнең тануын белдереп һәм яклау сорап Русия җитәкчелегенә, Дөнья татар конгрессына мөрәҗәгать иткән иде. Соңрак Төмән өлкәсе милләтләр эшләре комитеты рәисе Евгений Воробьев Азатлык белән әңгәмәдә "Искер җыен" фестивален дә, "Искернең тарихи язмышы" конференциясен дә яхшырак итеп үткәрү кирәк дип белдерде. 17 февраль Тубылда хакимиятләр, "Мирас" оешмасы һәм Соляное урыс авылы вәкилләре "Искер" тирәсендәге җирләр, урыс зираты һәм "Искер җыен" фестивале турында сөйләшеп каршылыкларны бетерү юлына баскан иде.

Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре комитеты Тубылда уза торган "Искернең тарихи язмышы" конференциясенә альтернатива буларак 2017 елның 22-23 сентябрендә "Төмән өлкәсе татарлары һәм себертатарларның тарихи-мәдәни мирасы" исемле фәнни-гамәли конференция уздырды.

XS
SM
MD
LG