Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда бер ир хастаханәгә кереп сакчыга аткан


Аерым Telegram-каналлар язуынча, ир хастаханәгә тәрәзә аша кергән, регистратурада авыруларның карточкаларын актара башлаган. Аны сакчы хатын күреп алган, ир аңа аткан, ядрә хатының култык астына эләккән.

Бүген, 25 майда иртән бер ир Казанның Гладилов урамында урнашкан хастаханә бинасында сакчыга аткан. Ир тоткарланган, яраланган кешегә ярдәм күрсәтелгән. Бу хакта Татарстан эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тоткарланган кеше - 50 яшьтәге ир, моңа кадәр төрле җинаятьләр өчен хөкем ителгән. Аның өендә тентү уза, "үтерү өчен һөҗүм итү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев бу эш аерым контрольгә алынды дип белдерде.

Аерым Telegram-каналлар язуынча, ир хастаханәгә тәрәзә аша кергән, регистратурада авыруларның карточкаларын актара башлаган. Аны сакчы хатын күреп алган, ир аңа аткан, ядрә хатының култык астына эләккән.

  • "Ачык социология лабораториясе" тикшеренүләреннән күренгәнчә, 2022 елның сентябреннән Русиядә депрессиягә зарланучылар саны арткан, кешеләр, аеруча хәрбиләрнең хатыннары шомлану, төшенкелек, курку хисе белән яши. Социолог Искәндәр Ясәвиев сугыш барганда һәм сугыштан соң җинаятьчелек артуы турында сөйләгән иде.
  • Адвокатлар да Русиядә үтерүләр саны соңгы 20 елда беренче тапкыр артуын белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG