Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда систем коручы оешмалар исемлегенә урыс телле ике хосусый медиа да кергән


"Татмедиа" оешмасы бинасы
"Татмедиа" оешмасы бинасы

Татарстанда дәүләттән ярдәм алучы оешмалар исемлегенә хосусый медиа да керде, ләкин анда хосусый татар газетлары юк

Татарстан хөкүмәте зур, икътисади һәм социаль әһәмиятле (системны коручы) булган оешмалар исемлеген яңартты. Бу хакта хөкүмәт карарында әйтелә. Әлеге исемлеккә Татарстанда эшләүче медиалар да бар.

Мәгълүмат чаралары арасында элек "Татар радиосы", ТНВ, Татарстан китап нәшрияты урын алган иде.

Яңартылган исемлектә бюджет акчасына эшләүче "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте, "Ватаным Татарстан" һәм "Республика Татарстан" газетларыннан тыш, "Тренд-Практика" оешмасы, "Реальное время" электрон басмасы кебек хосусый мәгълүмат чаралары да кергән.

"Тренд-Практика" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән медиаменеджер Ярослав Муравьев идарә итә. Аны Татарстан хакимиятенә якын торучы шәхес дип атыйлар. Әлеге оешмага KazanFirst сайты һәм башка проектлар керә. Татарстан белән бәйле кайбер Телеграм каналларны да Муравьев тота дип фаразлыйлар.

"Реальное время" газеты "ТАИФ" ширкәте һәм аңа якын торган кешеләр гамәлгә куйган хосусый басма буларак эшли.

Шул ук вакытта татар телендә чыгучы, дәүләт басмаларыннан аермалы күбрәк тираж җыючы, хосусый газетлар исемлеккә эләкмәгән. Исемлекнең ни рәвешле төзелүе хакында фәрманда әйтелми.

Исемлеккә кергән медиаларга нинди ярдәм күрсәтеләчәге хәбәр ителми. Моңа кадәр икътисади һәм социаль әһәмияткә ия дип табылган оешмалар федераль ярдәмгә дәгъва итә алды. Беренче чиратта, сүз ташламалы кредитлар, займнар турында бара.

Быелның 20 апрелендә Татарстан премьер-министры Алексей Песошин "федераль исемлеккә кергән систем коручы оешмалар 40 млрд сум күләмендә ташламалы кредит алды" дип белдергән иде.

Русиянең Украинага каршы сугышы вакытында Татарстан матбугаты пропаганда коралына әверелде. Татар телендәге рәсми мәгълүмат чаралары Татарстан егетләренең баскын сугышта катнашырга мәҗбүр ителүен "каһарманлык" дип бәян итеп килә. Русиянең оккупацион сәясәте исә "Ватанны саклау" дип аңлатылды һәм хәтта эзотерикага, күрәзәчелеккә мөрәҗәгать иттеләр.

ТНВ да федерал каналлардагы "фашист", "неонацистлар" ярлыгын тагу алымын еш кулланып килде, "сигез ел" төшенчәсен искә төшерде, контракт нигезендә сугышка барырга өндәде. Русия-Украина сугышы хәтта милли тапшыруларга да үтеп керде.

Быел 9 май — Совет берлегенең наци Германиясен җиңүенә 78 ел тулуны Русиянең сугыш пропагандасы үз файдасына борып кулланды. Татарстан дәүләт казнасына яшәүче мәгълүмат чаралары гына түгел, үзләрен мөстәкыйль дип санаучы, чынлыкта исә, хөкүмәт сәясәтен алга сөрүче басмалар да "Җиңү көне"нә "махсус операция" төсмере өстәде: хәзерге сугышчыларны сигез дистә ел элек фашизмга каршы сугышкан солдатларның дәвамчылары итеп тасвирлады. Язмаларда Көнбатыш илләренең җиңүгә керткән өлеше, Ленд-лиз турында сүз булмады. Икенче дөнья сугышы җиңүендә Совет берлеген аерып күрсәтү генә күренде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG