Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТНВ пропагандасы: Татарстан каналы Украинадагы сугыш турында нәрсә сөйли?


Татарстанның төп телевидение каналы булган ТНВ тапшыруларын күзәттек. Анда Украинага каршы сугышка барырга өндиләр, "фашистлар" һәм милли тапшыруларда фетнәчел "республика"лар турында сөйлиләр.

Русиянең Украинага каршы алып барган сугышында Татарстанның "Яңа гасыр" (ТНВ) телеканалы да сугыш пропагандасы эшенә җигелде. Үзен татар каналы буларак тәкъдим итүче медиа сугышның беренче көненнән башлап бүгенгә кадәр Украина темасына зур игътибар бирә. ТНВ федерал каналлардагы "фашист", "неонацистлар" ярлыгын тагу алымын еш куллана, "сигез ел" төшенчәсен искә төшерә, контракт нигезендә сугышка барырга өнди. Украина сугышы хәтта милли тапшыруларга да үтеп керде. Хәбәрчеләр еш кына Украинага каршы сугыш башлаган Владимир Путин сүзләрен кабатлый. Азатлык ТНВ каналының яңалыклар хезмәте, "7 дней", "Адымнар", "Татарлар" һәм "Таяну ноктасы" тапшыруын күзәтте.

"Хәбәрләр": хәрбиләрне каһарман итеп күрсәтү, сугышка барырга өндәү

Ике телдә чыгучы яңалыклар чыгарылышы сугыш башлануга Русия хакимияте пропагандасын үз тамашачыларына җиткерүгә кереште. Иң элек алар билгеле шәхесләрнең "махсус операция"не хуплавы турында кыска әңгәмәләр биреп барды. Монда күбрәк дәүләткә бәйле кешеләрнең чыгышын күрсәтелде.

"Татарстан хәбәрләре" тапшыруында Украинада сугышучы Татарстан кешеләре "каһарман" итеп күрсәтелә. Аеруча сугышта һәлак булганнарга зур игътибар бирелә. Дамир Исламовны соңгы юлга озату турында тапшыруда аны "кешеләргә яхшылык эшләүче", "илнең суверенитетын, дөньяның тынычлыгын саклаучы" буларак сурәтлиләр. Шул ук нәрсәне Илнур Сибгатуллин, Дмитрий Софроновны җирләүдән репортажларда да күрергә мөмкин. Шул ук вакытта Украинада Татарстан егетләренең күпләп үлүе, һәлак булганнарның якынча гына булса да саны турында әйтүне кирәк тапмыйлар.

Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан кешеләренең Азатлык алып барган исемлегендә әлегә 98 кеше бар. Бу исемлек рәсми расланган мәгълүматлар нигезендә төзелә. Әлегә рәсми расланмаган корбаннар исәпкә алынмады. "Медиазона" һәм BBC Татарстаннан 99 кеше үлгән дип белдерә. Республика президенты Рөстәм Миңенханов 7 майда ук 62 хәрбинең үлемен таныды.


Украинадагы сугышны Икенче дөнья сугышында Совет берлегенең җиңү көне белән бәйләп аңлату да күзәтелде.

ТНВ федерал каналлар куйган стандартлар белән эш итә. Украинаны "фашизм", "неонацистлар" белән бәйләп күрсәтү гадәткә керде. Шул ук вакытта Русия хәрбиләренең Украина җирләрендә торак йортларны, сәүдә үзәкләрен шартлатуы, моның нәтиҗәсендә гади халыкның, балаларның үлүе турында Татарстан телевидениесе үз тамашачыларына берни дә әйтми.

Соңгы вакытта яңалыклар тапшыруының нигездә сугышка барырга өндәү белән шөгыльләнүен дә күрергә була. 16 июнь чыгарылышында контракт нигезендә хезмәт итү юллары турында тәфсилләп сөйләнә. Шунда ук Украинадагы сугышта яраланып Казанга кайткан Альфред исемле кеше (фамилиясен әйтүдән баш тарткан) белән әңгәмә корганнар. Әңгәмәдәшче контракт нигезендә сугышуның финанс мөмкинлекләре бирүе, коммуналь түләүләр һәм башка чаралар өчен ташламага ия булуы, ветераннар һоспиталендә дәвалана алуы турында сөйли. Шул рәвешле ТНВ татарстаннарны сугышка барырга ачыктан-ачык өнди.

Әңгәмәдәшченең "Донбасс кешеләрен украин фашистларыннан коткарыр кирәк, алар сигез ел буе бомбалыйлар, кешеләр үлә", дигән сүзләрен китерәләр. Шул ук вакытта дөнья медиалары Украина шәһәрләрендә Русия хәрби көчләренә каршы урам чаралары узуы, украин хәрбиләренә ярдәм итүе һәм Русия агрессиясенә каршы сугышка баруы турында сөйләде. ТНВ исә бу күренешләрне инкарь итә. Киресенчә, Альфред исемле кешенең "җирле кешеләр безгә шат" дигән сүзләрен китерә.

Моннан тыш, яңалыклар тапшыруында фетнәчел "ДНР" һәм "ЛНР" хәрбиләренә һуманитар ярдәм җибәрү кирәклеге, нинди юллар белән булышырга мөмкин булуы турында да сөйлиләр.

Атналык тапшырулар: санкцияләр яңа мөмкинлекләр бирә

ТНВның атналык аналитик програмнары – урыс телендә чыгучы "7 дней" һәм татарча "Адымнар" тапшыруларында күбрәк Русия алып барган сугышның Татарстанга йогынтысына игътибар бирәләр.

"7 дней" тапшыруы сугыш башлануга Украинаны пычратып күрсәтергә кереште. Донбасска карата "дәүләт террорчылыгы" алып барыла, "сигез ел шулай яшәү" кебек сүзләргә басым ясалды. Шулай итеп, Мәскәүнең "Донбассны 8 ел утка тотканда, ник дәшмәдегез?" кебек ялган сүзләрен Тататрстан телевидениесе дә кабатлады. Путин сүзләрен кабатлап, "НАТОны Америка коралы", Украинаның Донецки һәм Луһански өлкәләрен Русиянең "тарихи җирләре" дип атады.

Соңрак "7 дней" Украинада үлгән Татарстан кешеләрен "каһарманлаштыру" белән шөгыльләнде. Башка тапшырулардагы кебек үк, республикадан барлыгы күпме кешенең сугышта үлүе турында дәшми калдылар.

Шул ук вакытта әлеге програмда "эчке дошманнарны" эзләү дә күзәтелде. Моны даими рәвештә блогерларны тәнкыйтьләүдә күрергә була иде. ТНВ мөдире Илшат Әминов аларны "үз аналарын күралмаска әзерләр" ("Родную маму готовы захейтить"), "аждаһалы мәгълүмати шау-шу уятучылар" дип атады.

"7 дней" Татарстанның социаль-икътисади торышына зур урын бирә. Русиягә карата кертелгән санкцияләр республикага "яңа мөмкинлекләр бирә" дип тәкърарлап тора. Ә менә килеп туган проблемнар хакында йә өстән-өстән генә әйтеп уза, йә бөтенләй дәшмичә кала.

Тапшыруда тамашачыларга Русиянең икътисады тотрыклы булуы, ә Көнбатышның зур проблемнарга юлыгачагы турында сөйлиләр. "Көнбатыш үзен Русия белән табышлы мөнәсәбәтләрдән кисте", дип тәкърарлыйлар "7 дней"да.

Украинага каршы сугыш башлаган Русиягә карата кертелгән санкцияләр нәтиҗәсендә Татарстан икътисады кыенлыклар кичерә башлады. Икътисадчы Наталья Зубаревич сүзләренчә, республика нефть химиясе эшләнмәләрен азрак сата башлады, "Алабуга" икътисад зонасы авырлыкларга дучар. Алга таба Татарстанда иске нефть скважиналары ябылачак.

Сугышны һәм Мәскәү сәясәтен хуплауга "Адымнар" тапшыруы да кереште. Украинага каршы сугыш башлаган Владимир Путинның чыгышларын татар телле тапшыруларда тәрҗемәсез, урысча гына трансляцияләделәр. Социаль челтәрләрдә "ялган мәгълүмат тарала", сугыш "Русиянең бердәмлеген күрсәтте" дигән пропаганда штампларын кулландылар.

Санкцияләр темасын да "Адымнар" бер яклы гына күрсәтеп, моны "яраклашу, яңа мөмкинлекләр табу чоры" буларак сурәтләде. Кайбер сәнәгать оешмаларының уңышлы эшләвен күрсәтү белән шөгыльләнделәр. Ә менә машина төзелеше проблемы, аерым ширкәтләрнең эшләрен туктатырга мәҗбүр булуы, эшсезлек артуы турында мәгълүматны яшереп калдырдылар.

Республикада бәяләр котырып үскәндә һәм азык-төлек кытлыгы башланганда ТНВ хәбәрчеләре тамашачыларга бар да тыныч дип сөйләде. Аеруча, ярминкәләрдән репортажлар тәкъдим ителде, азык-төлек җитәрлек булуын сөйләп торды.

Түрәләр чикләүләр кертелү әйбәт булды, бу безгә яңа мөмкинлекләр ача дип юанганда, белгечләр дә, җитештерү тармагында эшләүчеләр үзләре дә Русиянең эчке җитештерүен үстерү күп елларга сузылачагын фаразлый. Фермерлар шулай ук техникага, алмаш детальләргә, ветеринар ярдәм даруларына бәяләр күтәрелүеннән һәм ашлама таба алмауга зарланды.

Русия үзендәге төбәкләргә күчәргә мәҗбүр иткән Донбасс качаклары турында репортажлар әзерләгән "Адымнар" Украинадагы вазгыятьне шәхси тарихлар һәм Украина хәрбиләрен мәсхәрәләү юлы белән күрсәтте. Шул ук вакытта Русиянең шәһәр һәм авылларны бомбалаулары нәтиҗәсендә Украинадан берничә миллион кешенең Европа илләренә качарга мәҗбүр булуы турында бер сүз дә әйтелмәде.

Сугыш пропагандасы милли тапшыруларга да үтеп кергән

Сугыш пропагандасыны милли-мәдәни тапшыруларда урын бирделәр. "Татарлар" програмының май аен чыгарылышларында "ДНР" һәм "ЛНР"да яшәүче татарларның тарихы һәм бүгенге тормышы зурлап күрсәтелде. Эфирда Украинаның Луһански һәм Донецки өлкәләрендә Русия агрессиясе контролендә булган өлешләре "халык республикасы" дип атала.

"Татарлар" тапшыруы хәбәрчесе Луһански һәм Алчевски шәһәрләреннән берничә репортаж күрсәтте, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевның "ЛНР" татарлары мәнфәгатьләрен "кайгыртып йөрүе" турында сөйләде. Мәскәү анда фетнәчел хакимият урнаштырган вакытта төзелгән "Таң" татар мәдәни үзәге рәисе Флюр Карачурин "татарлар мондый шартларда да яшәп булачагына ышанды", дип сөйләде ТНВ тамашачыларына.

"ЛНР"да 10 мең татар яшәве, 9 мәчет булуы, шуларның алтысында татар имамы эшләве әйтелә. Донбасс татарларының тарихы бер гасырга сузылуына басым ясала. Бу Путинның "тарихи җирләр" төшенчәсен татар мисалында аңлату кебек күренә. Репортажларда "Таң" оешмасы тирәсендә йөрүче татар активистларының фикерләре дә китерелә. Алар балаларының Украинага китүен яшерми һәм тизрәк тынычлык урнашуын теләвен әйтә.

"Татарлар" репортажларында "ЛНР"ның фетнәчел хакимияте вәкилләренә урын мул бирелгән. Алар "фашизмга каршы" көрәшүеләре, "сигез ел буе форпост" булып торулары турында сөйли.

Шәйхразиев "ЛНР" сәфәрендә урысча чыгыш ясый. Ул татар конгрессының Мәскәү йомышчысы булуын яшерми.

"Без дөнья татар конгрессы читтә Русиянең "йомшак көче" булуын аңлыйбыз. Без шул эшне алып барабыз", ди ул һәм әлеге җирләрнең "тизрәк азат ителүен" теләвен әйтә.

"Татарлар" тапшыруында Украинаның Русия басып алган җирләре турында башка язмаларны да күрергә була. Бу репортажлар 2014 елда Кырымны яулап алганда Татарстан делегациясенең килүен хәтерләтә.

"Таяну ноктасы" тапшыруында ара-тирә Көнбатышны тәнкыйтьләү һәм милитаризм рухындагы фикерләрне ишетергә була. Патриотизмга багышланган чыгарылышта "Без — җиңүче", "Без — фашизмны җиңгән, Европаны, дөньяны коткарган ил", "Бүген без бик көчле, бик берләштек", " IT егет-кызлары "тегендә" китә, "почти" безгә каршы эшләр өчен" дигән сүзләрне ишетергә була.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG