Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донбасс татарлары Русия тарафлымы яки куркытылганмы?


Киев халкы Русия һава һөҗүменнән куркып метрога сыена

24 февраль иртәсендә Путин Украинага каршы сугыш башлады. Донбасста яшәүче татарлар Азатлыкка Русиянең бу гамәлен хуплап сөйләде. 2014 елдагы каршылык вакытында Донецкидан Киевка күчкән татар аларны куркытылган дип саный.

Донецкида имам булып торган, 2014 елда каршылыклар башлангач Киевка күчкән һәм хәзер "Умма" Украина мөселманнары дини идарәсе рәисе Сәид Исмәгыйлев 24 февральдә белдерү белән чыкты һәм үз тарафдарларын Украинаны Русиянең хәрби агрессиясеннән якларга чакырды. Украина мөселманнарына мөрәҗәгать итеп, аларга да украиннар янына янәшә басып 2014 елдагы кебек якларга чакырды.

— Бу авыр вакытта мин сезнең барыгызны да Украинаны Русиянең кораллы агрессиясеннән якларга чакырам. Кем сугышчы була ала – Украина кораллы көчләре, Милли гвардия, җирле саклану батальоны сафларына басыгыз. Сугышчы була алмаганнар ихтыярилар булып армиягә булышсын. Бары тик бергәләп без агрессияне бетерәчәкбез һәм басып алынган Кырым вә Донбассны азат итәрбез. Безнең бердәм һәм уртак тырышлыклар көчле, ирекле һәм гөрләп торган Украинага юл ачачак, — дип язды Исмәгыйлев Facebook битендә.

Ул мөселманнарның да шул җирләргә хокукы булуын, шул уңайдан украиннар белән бергә ил иминлегенең бердәнбер җимерелмәс ташы булырга чакыра.

"Мөселманның тормышы, абруе һәм милеге кагылгысыз. Беркемнең дә җирдән, иректән һәм илдән мәхрүм итәргә хокукы юк", ди ул.

Шул ук вакытта Русия тарафлы булган, Донецкида яшәүче 46 яшьлек Илдар Такташов хәрби запаска язылып кайткан. Ул шулай ук шәригатьчә яшәүче мөселман.

—Бездә бар да яхшы. Донецкига инде тимиләр, хәзер украиннарда проблемалар башланды. Үземнән шуны гына әйтәм: хәрби бүлекчәгә үзлегемнән барып, хәрби запаска язылып кайттым. Хәрби тәҗрибәм булмагач, әлегә өйдә генә көтеп, "на подхвате" утырам. Шалтыратуга, әйтелгән урынга очачакмын. Әлегә хатыныма хуҗалык эшләрендә ярдәм итәм, өй җыештырам. Җыештырып ятканчы, сугышка китәр идем, әлегә чакырмыйлар. Мин мөселман булсам да, үз гаиләмне, якыннарымны якларга кирәк, дип саныйм, бу – мөселманның бурычы. Украиннар берәүне дә жәлләмәс иде, ул моңарчы булган атышлардан да күренә, —ди Такташов.

"Ни өчен сез гаиләгезне алып Татарстанга күченмәдегез, эвакуацияләнүчеләр белән бергә Казанга, Чаллыга килү мөмкинлеге бар иде", дигәнгә, ул әти-әнисенең беркая китәргә теләмәве турында әйтә.

— 2014 елда булган эвакуация вакытында әти-әнием, энем белән бергә Ростовта идем. Хәзерге эвакуация вакытында әти-әни беркая китәргә теләмәде. Узганында качаклар үзен бик оятсыз тотты, Ростов өлкәсе аны хәтерлидер һәм бу юлы ничек каршы аласылары да билгесез иде. Ә энем теге вакытта ук күчеп китте һәм читтә урнашып калды. Гомумән, туган-тумачамнан барлык яшьләр кайсы кая китеп бетте, ә мине монда өлкән яшьтәге әти-әни, туганнар тотып тора, - диде Такташов.

Шулай ук Донецкида яшәүче икенче бер татар Рамил Җәмдиханов сугыш инде сигез ел дәвам итә, ди.

— Социаль челтәрләрдә халык сигез ел элек башланган сугышка нокта куелыр дип яза. Шулай да алар сугыш башланганга сөенде дип әйтә алмыйм. Эвакуация башлангач ук кешеләр ниндидер борчулы хәлдә яшәделәр. Хәзер борчулар кимеде, әмма әле киеренкелек бар.

Мәскәүнең төбәкне тануы халыкта Русиянең бер өлешенә әверелү өмете уята. Русия төбәге дип өздереп әйтмим, ә Русия төбәге шикелле дип әйтәм яки Русия белән бәйле төбәк,—ди ул.

Сәид Исмәгыйлев Донецки татарларының Русияне яклавы ихлас дип санамый. Аның фикеренчә, башка төрле фикер әйтү анда куркыныч, моның артыннан җәзасы да булырга мөмкин.

— Төрмәләргә, подвалларга эләгәселәре килми. Анда дөреслекне сөйләү бик куркыныч. Ни кушалар – шуны гына әйтергә ярый. Җәзаламасыннар, кыйнамасыннар өчен, "Украина начар" дип кычкырачаклар. Ике көн элек кенә Донбасста имамнар җыелышы булды. Мин социаль челтәрләрдә фотоларны күрдем. Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов куйган иде. Сез имамнарның йөзләрен күрсәгез. Бәхетле күренәләр дип әйтмәс идем. Дәүләт пропагандасы, баш миләрен юуны истә тотып, рәсми белдерүләргә каршы чыгуның куркыныч икәнен дә исәпкә алып, халык исән калыр өчен төрлесен әйтергә мөмкин,— ди ул Азатлыкка.

Исмәгыйлев хәзер Украинада чын сугыш бара дигән фикердә.

— Менә хәзер тәрәзә артында снарядлар шартлый. 2014 елда Донецкидагы вакыйгалар күз алдына килеп баса. Ул вакытта да шулай иде. Ә бүген бу Донецки түгел, ә Киев. Русия тарафыннан бөтен шәһәрләргә, аерым алганда хәрби бүлекләргә, һава аланнарына һөҗүмнәр бара. Бу һөҗүмнәр ерак очышлы ракетлар белән башкарыла. Бу инде зур сугыш дигәнне аңлата. Безгә бары сакланырга һәм Аллаһка гына ышанырга кала, — ди Исмәгыйлев.

Донецкида энесе яшәгән Рафаил Әмирханов та Донбасста дөресен сөйләү куркыныч булуын әйтә. "Барысы да тыңлана бит", ди ул.

Ул арада Киевта 24 февраль иртәсеннән бирле халык шәһәрдән китү ягына таба агыла, көн дәвамында машиналар шәһәрдән чыгу юлында тыгыннарда торды. Банкоматларда, азык-төлек кибетләрендә, ягулык станцияләрендә чиратлар җыелды.

Киев шәһәре мэры Виталий Кличко коммендант сәгатьләре кертелү турында игълан итте. Кичке 22 сәгатьтән иртәнге 7гә кадәр урамда йөрү тыелды, ул сәгатьләрдә җәмәгать транспорты да эшләмәячәк.

"Хәзерге сугыш хәле шартларында башкала халкының иминлеген саклау өчен бу мәҗбүри адым. Коммендант сәгатендә җәмәгать транспорты йөрмәячәк. Шул ук вакытта метро станцияләре яшеренү урыннары буларак тәүлек дәвамында ачык булачак", - дип язды Кличко Телеграм каналында. Сменалы эштә эшләүчеләрнең үзе белән документ йөртүен дә сорады.

  • 24 февральгә каршы төндә Русия президенты Владимир Путин Украина территориясендә "махсус хәрби операция" башлануын игълан итте. Аның максаты дип ул "сигез ел дәвамында Киев режимы тарафыннан җәберләү һәм геноцидка дучар булган кешеләрне яклау, "Украинаның демилитаризациясе һәм денацификациясе" дип атады. Путин "кан кою өчен бөтен җаваплылык Украина хакимияте намусында булачак, Русиягә каршы чыгучылар исә моңарчы беркайчан да күрмәгән нәтиҗәләрне күрәчәк" дип кисәтте.
  • Украина һәм көнбатыш медиа чаралары Мариуполь, Харьков, Одесса, Днепр һәм Киев тирәләрендә күпсанлы көчле шартлаулар турында хәбәр итә.
  • Украина президенты Владимир Зеленский бөтен Украина җирләрендә хәрби хәл тәртибе кертү турында игълан итте. Алдарак ясаган чыгышында Зеленский Киевның Донбассны "бомбага тотарга" җыенмавын, әмма Русия тарафыннан һөҗүм була калса, Украинаның сакланачагын искәртте.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG