Accessibility links

Кайнар хәбәр
10 сентябрь кичендә Казанда бер төркем активист Украинадагы сугышка каршы пикет үткәрде.
10 сентябрь кичендә Казанда бер төркем активист Украинадагы сугышка каршы пикет үткәрде.

Украинага интервенция

16:50 12.9.2014

Украин хәрбиләре һәм сепаратистлар әсирләрен алмаштырды

Әсирләрне алмаштыру
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:06 0:00

Украин хәрбиләре һәм Русия яклы сепаратистлар җомгага каршы төндә Донецки янында әсирләрен алмаштырды. Reuters мәгълүматына күрә, узган атна ирешелгән килешү нигезендә барлыгы 74 әсир алмаштырылган.

18:50 11.9.2014

Украина низагы: Татнефть акцияләре төшә

12 сентябрь Европа Берлегенең Русиягә яңа чикләүләре көченә керә. Алар 24 кешегә һәм Русиянең берничә ширкәтенә кагылачак. "Кара исемлек" әлегә игълан ителми.

Шушы хәбәр сурәтендә атнакич төштән соң Русиянең кыйммәтле кәгазь базарында акцияләр төшә башлады. Интерфакс хәбәренә күрә, югалтучылар арасында Газпром (-0,6%), Ростелеком (-1,3%), Татнефть (-1,8%) ширкәтләре бар.

15:15 11.9.2014

Украина көнчыгышында вазгыять. 11 сентябрь

Кичәге харита белән чагыштырганда, көньяк-көнчыгышта сепаратистлар контроль иткән территория киңәйгән. (Чыганак: Украина иминлек һәм саклану шурасы)

13:45 11.9.2014

Путин Новороссияне саклаучылар өчен шәм куйды

Путин шәм куя
Путин шәм куя

Чәршәмбе кич Владимир Путин Мәскәүнең бер чиркәвенә килеп шәм куйды. Журналистларның шәмне кем өчен куйдыгыз дигән соравына Русия президенты "Новороссия халкын саклап корбан булучыларга" диде.

22:40 10.9.2014

Казанда Украинадагы сугышка каршы пикет

10 сентябрь кичендә Казанда бер төркем активист Украинадагы сугышка каршы пикет үткәрде.

19:15 10.9.2014

Украин хәрбиләре җеназасына меңнәрчә кеше килде

Украин хәрбиләре җеназасына меңнәрчә кеше килде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:17 0:00

Украинаның Сумы шәһәрендә сепаратистлар белән бәрелешләрдә һәлак булган алты хәрбинең җеназасына меңнәрчә кеше килде.

17:40 10.9.2014

Украина көнчыгышында вазгыять. 10 сентябрь

Чыганак: Украина иминлек һәм саклану шурасы. 10 сентябрь 2014

16:20 10.9.2014

Донецки сепаратистлары бәйрәм оештырды

Донецки сепаратистлары бәйрәм оештырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:00 0:00

Украинаның Мәскәү яклы сепаратистлар контролендәге Донецки шәһәрендә Донецкиның 1943 елның 8 сентябрендә Германия гаскәрләреннән азат ителүенә 71 ел тулуны бәйрәм иттеләр. Бәйрәмне оештыручылар җыелган берничә йөз кеше алдында чыгыш ясап, Украина хакимиятәнә каршы сугышны фашизмга каршы сугыш дип атады. Бу чара узган атнада ирешелгән атышларны туктату килешүе нигезендә Украинаның көнчыгышында чагыштырмача тынычлык сакланган шартларда узды.

дәвам

XS
SM
MD
LG