Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Оят. Хурлык!" Украинадагы сугышка татар-башкорт дөньясы реакциясе

Казанда Украинадагы сугышка каршы протест чарасы, 24 февраль 2022
Казанда Украинадагы сугышка каршы протест чарасы, 24 февраль 2022

Азатлык Русиянең Украинага каршы башлаган һөҗүмен күзәтүен дәвам итә. Татар-башкорт дөньясы бу вакыйга турында ни уйлый? Социаль челтәрләрдә таралган кайбер фикерләрне тәкъдим итәбез.

24 февральгә каршы төндә Русия президенты Владимир Путин Украина территориясендә "махсус хәрби операция" башлануын игълан итте. Аның максаты дип ул "сигез ел дәвамында Киев режимы тарафыннан җәберләү һәм геноцидка дучар булган кешеләрне яклау, "Украинаның демилитаризациясе һәм денацификациясе" дип атады.

Русиядә бу хәбәр иртәнге 5тә үк тарала башлады, федераль каналлар Русия президенты Владимир Путинның чыгышын күрсәтте. Иртән халык уянуга төп хәбәр - Украинага хәрбиләр керүе, атышлар ишетелеү. Бу күпләрне тетрәндерде. Рус телле интернет шунда ук фикер белдерә башлады. Хәзерге вазгыятьтә Русиядә ачык фикер белдерү куркыныч, оппозиция юк ителде, шуңа сугышка ачык каршы чыгучыларны күп дип булмый. Шулай да кайбер җәмәгать эшлеклеләре үз позициясен белдерә. Азатлык татар-башкорт дөньясында әлеге вакыйгаларга реакция һәм фикерләрне туплады. Алар - төрле тармакта эшләүчеләр.

Казаннар сугыш башлану турында ни уйлый
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:55 0:00

Башкорт IT-белгече Илдар Киньябулатов "кардәш илгә каршы бу сугышны канлы һәм мәгънәсез" дип атады.

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова бу вазгыятьтә татарларга нишләргә дигән сорау куя һәм үз җавабын тәкъдим итә:

"Известия" журналисты Эльнар Байназаров хәзерге вакыйгаларга охшаш аналогия эзли. Байназаров сугышка каршы журналистлар мөрәҗәгатен дә имзалады. Постта кызыл төс белән сүгенү сүзе яшерелде.

Журналист Рәмис Латыйпов хәзерге хәлләрдән ни булып бетәсен беркем дә фаразлый алмый ди: "Санкцияләр. Качаклар. Табутлар...":

Уфада яшәүче юрист Айдар Муллануров бүгенге хәлләрне "оят" дип бәяләде:

Язучы Гүзәл Яхина сугышка каршы язма урнаштырды:

Фармацевтика тармагында эшләүче, блогер Иркә Гәрәй халык табутлар кайта башлагач уяныр дип фаразлый:

Активист Галия Миргалеева сугышның Русия халкының күпчелеге хуплавы белән уза дип язып чыкты:

"Гыйлем" берләшмәсе җитәкчесе Айдар Шәйхин:


"Татар ата-аналары" активисты Айсылу Галиева "сугыш кирәкми!" өндәмәсен чыгарган:

Мөгаллимә, психолог Римма Галиева да "сугышка юк" һэштегын чыгарды:

Уфада яшәүче тарихчы, этносәясәт белгече Илдар Габдрәфыйков сугыш өчен кешеләрне киләчәк буыннар гафу итмәячәк диде:


Азатлык Украинадагы хәлләр турында Җанлы блог алып бара, соңгы тәрәккыятьне шунда күзәтеп барыгыз.

Сугышның беренче мизгелләре. Русия Украинага һөҗүм итте

Харьков янындагы Чугуево хәрби һава аланыннан кара төтен күтәрелә
1/10 Харьков янындагы Чугуево хәрби һава аланыннан кара төтен күтәрелә
24 февраль таңында Русия президенты Владимир Путин Русия гаскәрләренең Украина хәрби көчләре белән кораллы бәрелеш башлавын белдерде.
Харьков янындагы Чугуево хәрби һава аланыннан кара төтен күтәрелә
2/10 Харьков янындагы Чугуево хәрби һава аланыннан кара төтен күтәрелә
24 февраль таңында Русия президенты Владимир Путин Русия гаскәрләренең Украина хәрби көчләре белән кораллы бәрелеш башлавын белдерде.
Украина танклары көнчыгыштагы Мариуполь шәһәренә бара
3/10 Украина танклары көнчыгыштагы Мариуполь шәһәренә бара
24 февраль таңында Русия президенты Владимир Путин Русия гаскәрләренең Украина хәрби көчләре белән кораллы бәрелеш башлавын белдерде.
Киев урамында Русия ракеты төшкән урын
4/10 Киев урамында Русия ракеты төшкән урын
24 февраль таңында Русия президенты Владимир Путин Русия гаскәрләренең Украина хәрби көчләре белән кораллы бәрелеш башлавын белдерде.
Мариупольдә Украина хәрбиләре
5/10 Мариупольдә Украина хәрбиләре
24 февраль таңында Русия президенты Владимир Путин Русия гаскәрләренең Украина хәрби көчләре белән кораллы бәрелеш башлавын белдерде.
Видеокамерада Кырымнан Русия гаскәрләренең Каланчак чик капкасы аша Украианадагы Херсон өлкәсенә бәреп керүе мизгеле
6/10 Видеокамерада Кырымнан Русия гаскәрләренең Каланчак чик капкасы аша Украианадагы Херсон өлкәсенә бәреп керүе мизгеле
24 февраль таңында Русия президенты Владимир Путин Русия гаскәрләренең Украина хәрби көчләре белән кораллы бәрелеш башлавын белдерде.
Киев метросына сыенган кызлар. Русия Украинаның төрле шәһәрләрен ракета һәм артиллерия утына тотканда Киевта кисәтү сиреналары яңгырады.
7/10 Киев метросына сыенган кызлар. Русия Украинаның төрле шәһәрләрен ракета һәм артиллерия утына тотканда Киевта кисәтү сиреналары яңгырады.
24 февраль таңында Русия президенты Владимир Путин Русия гаскәрләренең Украина хәрби көчләре белән кораллы бәрелеш башлавын белдерде.
Киев һава аланында кешеләр кире өйгә кайтырга машина көтә
8/10 Киев һава аланында кешеләр кире өйгә кайтырга машина көтә
24 февраль таңында Русия президенты Владимир Путин Русия гаскәрләренең Украина хәрби көчләре белән кораллы бәрелеш башлавын белдерде.
Киевта Днепр елгасы буенда нидер яна
9/10 Киевта Днепр елгасы буенда нидер яна
24 февраль таңында Русия президенты Владимир Путин Русия гаскәрләренең Украина хәрби көчләре белән кораллы бәрелеш башлавын белдерде.
Мариуполь һава аланы янындагы хәрби база яна
10/10 Мариуполь һава аланы янындагы хәрби база яна
24 февраль таңында Русия президенты Владимир Путин Русия гаскәрләренең Украина хәрби көчләре белән кораллы бәрелеш башлавын белдерде.
Previous slide
Next slide

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә?Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG