Accessibility links

Татар активистлары Гаяз Исхакыйның "Зөләйха" әсәрен инглизчәгә тәрҗемә итмәкче


Гаяз Исхакыйның "Зөләйха" драмасы инглиз теленә тәрҗемә ителәчәк. Бу хакта Азатлык радиосына "Азатлык" татар яшьләр берлеге рәисе Наил Нәбиуллин белдерде.

"Быел Гаяз Исхакыйның 145 еллыгы, әмма бу мөһим вакыйга тавыш-тынсыз гына үтеп бара. Бу уңайдан "Зөләйха" әсәрен инглизчәгә тәрҗемә итү эшен башладык. "Зөләйха" - татар милли үзаңын саклап калу өчен көрәшнең бер символы. Бу әсәрне дөньяга таныту хәзер бигрәк тә мөһим. Җир шарында инглиз телендә сөйләшүчеләр саны 1 миллиардка якын. "Зөләйха" аша татарның тавышын бар дөньяга ишеттерү, аның проблемнарын бөтен җир шарына җиткерү максатын куйдык. Татарның бүген Русия тарафыннан тапталган хокуклары, ябылган милли мәктәпләре, дини җәберләнүләренә игътибар җәлеп итәсебез килә", ди Наил Нәбиуллин.

Нәбиуллин әйтүенчә, тәрҗемә эше филология белгече, 20 елдан артык АКШта яшәүче, татарча да инглизчә дә камил белгән тәрҗемәчегә тапшырылган. Аның исемен Нәбиуллин әйтмәде. Хәзерге вакытта "Азатлык" яшьләре берлеге шул тәрҗемәченең хезмәтен түләүгә акча туплый. Моңа кирәкле 1200 долларның бүгенгә 500 доллары җыелган.

"Акчалар җыелып беткәч, тәрҗемәче белән төзегән килешүебезгә ярашлы, әсәрнең инглизчәсе ике ай эчендә әзер булачак. Без 30 август көнне, Татарстанның суверенитетына багышлап бу китапның онлайн вариантын Гаяз Исхакый порталында чыгарырга телибез. Алга таба китап итеп тә бастырачакбыз, "Зөләйха"ның инглизчәсе Төркиядә нәшер ителәчәк", дип белдерде Нәбиуллин.

2019 елда "Азатлык" татар яшьләре берлеге Гаяз Исхакыйның әлеге әсәрен татар телендә аерым китап итеп бастырып чыгарган иде. Соңрак китап төрек һәм урыс телләренә тәрҗемә ителде. Алары әлегә китап буларак басылып чыкмаган. Бу эшләргә дә акчаны активистлар халыктан җыйды, бу юлы да ярдәм итүчеләр, иганәчеләр табылыр дип өметләнә Наил Нәбиуллин.

Гаяз Исхакыйның "Зөләйха" драмасы XVIII-XIX гасырларда татар халкының фаҗигасен чагылдыра. 2004 елда Казанда "Зөләйха" әсәренә бәйле фильм да төшерелде. Аның режиссеры Рамил Төхвәтуллин элегрәк Азатлыкка фильмны мөселман фестивале бәйгесенә кертмәделәр һәм киң җәмәгатьчелеккә күрсәтергә мөмкинлек тудырмадылар дип әйткән иде.

Белешмә: Гаяз Исхакый

Гаяз Исхакый — XX гасырның беренче яртысында татар, гомумән, төрки халыкларның киләчәге өчен эзлекле көрәш алып барган, шуны яшәвенең иң олы максаты итеп куйган милләт улларының иң күренеклесе.

Гаяз Исхакый 1878 елның 23 февралендә Чистай өязенең Яуширмә авылында туа. Башта әбисе Мәхфусә остазбикә ярдәмендә язу танырга өйрәнә, авыл мәдрәсәсенә йөри. Унике яшендә аны Чистайдагы мәдрәсәгә бирәләр. Ләкин укыту тиешле булмаганга, өч елдан Казандагы Күл буе мәдрәсәсенә килә. Аны биредә күренекле мәгърифәтче Әхмәтһади Максуди укыта. 1897 елда, мәдрәсәне тәмамлагач, аны Әмирхановлар мәдрәсәсенә хәлфә итеп чакыралар, Максуди монда мөдәррис булып күчә. 1898 елда Исхакый Казан Татар укытучылар мәктәбенә укырга керә, аны 1902 елда тәмамлый. Бер үк вакытта Яңа Бистәдәге мөгаллимлек эшен дә дәвам иттерә.

Татар укытучылар мәктәбе укучыларына балаларны рус мәдәнияте рухында тәрбияләргә, ягъни аларны урыслаштырырга өйрәтә торган була. Әмма Исхакый милләтенә тугры булып кала, 1902 елда Оренбурдагы "Хөсәения" мәдрәсәсендә эшли башлый. Исхакый университетка керү теләге белән Казанга кайта, ләкин, ата-анасының сүзен тыңлап, туган авылында мулла булып хезмәт итәргә керешә. 1904 елда ул тагын Казанга килә, иҗтимагый-сәяси хәрәкәтләрдә катнаша башлый, "Таң йолдызы" гәзитен оештыра.

30 октябрьдә Исхакыйны кулга алалар, ләкин берничә көннән чыгаралар. 23 декабрьдә исә тагын төрмәгә (бу юлы Чистайныкына) ябалар. 1907 елның 18 февралендә азат итәләр. Шул елның октябрь аенда аны яңадан кулга алалар, Архангельски губернасының Пинега шәһәренә сөргенгә җибәрәләр. Ләкин ул монда озак тормый, качып китә. 1908 елның июлендә Петербурга килеп чыга, аннан Төркиягә китә. 1909 елның көзендә яшертен генә Петербурга килә. Кышны башкалада, ә җәйне Финляндиядә үткәреп, көз көне яңадан Төркиягә килә. 1911 елда ялган паспорт белән Петербурга кайта, ләкин аны тоталар һәм Архангельски губернасының Мезень шәһәренә җибәрәләр. 1913 елның 4 апрелендә азат итәләр, ләкин Казанга кайтырга рөхсәт булмый. Шулай да әдип Казанга, аннары туган авылына кайтып китә. 1913 елның 22 октябреннән Петербурда "Ил" гәзитен чыгара башлый. Гәзит 1915 елда ябыла. Ләкин 1917 елда, беренче мөмкинлек килеп чыгу белән, Исхакый аны яңадан чыгара башлый. Апрель аенда Мәскәү мөселман халкы комитеты рәисе итеп сайлана.

Октябрьдә инкыйлаб милли мәсьәләне хәл итүне кыенлаштыра. Исхакый 1919 елда чит илгә китәргә мәҗбүр була. Башта Кытайда, аннары Франция, Германия, Польшада яши. Икенче дөнья сугышы башлангач Төркиягә килә. Чит илләрдә яшәгәндә дә төпле газета-журналлар чыгара, әдәби әсәрләр иҗат итә.

Гаяз Исхакый 1954 елның 22 июлендә Әнкарада вафат була. Истанбулның Әдернәкапы зиратында җирләнә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG