Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда Бекир Чобан-заденың 130-еллыгын билгеләп үттеләр


Бекир Чобан-заде
Бекир Чобан-заде

Кырымда Бекир Чобан-заденың 130-еллыгын билгеләп үттеләр. 15 майда чаралар — аның туган шәһәре Карасубазарда, 24 майда Акмәчеттәге Кырым дәүләт инженер-педагогика университетында узды. Сугыш барган шартларда бу чараларда элекке кебек күп кеше дә катнашмады, чаралар хакында игъланнар да булмады.

15 майда Бекир Чобан-заденың һәйкәленә чәчәкләр куелганнан соң, мәдәни чаралар туган якны өйрәнү музеенда дәвам итте. Карасубазарда җирле хакимият башта бу чараны район администрациясенең уңайлы залында планлаштырган булса да, соңыннан, ни өчендер, ул җирле музейның кысынкы 20-30 кешелек бер бүлмәсенә күчерелде. Милли мәктәп укучылары монда шагыйрьнең шигырьләрен укыды. Берничә галим, журналист һәм активистның докладлары тыңланып, чара тәмамланып та куйды.

Карасубазарда Бекир Чобан-задега һәйкәл
Карасубазарда Бекир Чобан-задега һәйкәл

24 майда Акмәчеттә үткән чара университетның зур залында узса да, монда да чара "үтсен генә" дип үткәрелгән кебек булды. Университетның ректоры конференцияне сәламләү чыгышыннан соң бераздан залдан чыгып китте, ә Кырымның милләтләр эшләре буенча комитетның рәисе исә бу чарага үз урынына урынбасарын юллаган иде. "Югары" түрәләрдән бу конференциядә беркем дә катнашмады, фәкать мәгариф министрлыгының сәламләү хатын гына укып чыктылар.

КЕМ УЛ БЕКИР ЧОБАН-ЗАДЕ? ГАЛИМ ҺӘМ ҖӘМӘГАТЬ ЭШЛЕКЛЕСЕ

1893 елда Карасубазарда көтүче [көтүче кырымтатарча "чобан" була] гаиләсендә туган Бекир Чобан-заде үзе хакында 1919 елда Будапештта язган "Раст килә" шигырендә болай ди:

"Тувдым Кырымда, Карасубазарда,

Джыландай яшел бер ялганчы язда..."

Чобан-заде бик күп әдәби, гыйльми хезмәтләр калдырды, ләкин үзе хакында ул бик аз язды

Чобан-заде Карасубазарда Абдурешит Медиев оештырган мәктәптә укый, соңыннан хәйрия акчасына Истанбулга укырга юллана. Ахыр чиктә Будапешт университетында да белем ала. Беренче дөнья сугышы, Европаның төрле илләрендә булган инкыйлаблар чорында ул Истанбул, Одесса, Лозанна кебек шәһәрләрдә яши, шуннан инде профессор дәрәҗәсендә Кырымга әйләнеп кайта.

Ярымутрауда ул Тотайкой татар педагогика техникумында, Кырым университетында укыта һәм шул ук вакытта үзенең шигырь китапларын да чыгара. 1920 елда Бекир Чобан-заде Кырымның мәгариф системында кырымтатарларны укыту бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнә.

1921-1923 елларда Кырымда ачлык була, ул елларны ачлыктан 75 меңләп кырымтатар үлә — Чобан-заде күп кенә студентларны ачлыктан коткара. Укытучылар арасында милли кадрларны саклый, дәреслекләрне әзерләү һәм нәшер итүне оештыра.

1922 елда Кырым университеты галимнәре һәм студентлары аны ректор итеп сайлый, әмма Мәскәүдәге "Главпрофобр" аның намзәтен расламый — ректор урынына икенче кешене китереп утырта.

1925 елда Чобан-задены Кырымнан Азәрбайҗанга чакыралар. Монда ул Бакы университетының профессоры, көнчыгыш факультетның деканы, Азәрбайҗан фәннәр академиясе филиал хезмәткәре була, азәрбайҗан телен үстерүгә күп хезмәт куя. 1926 елда ул — төрки телләрне латинга күчерү буенча Советлар берлегенең беренче тюркология корылтаеның җитәкчеләренең берсе. Бекир Чобан-заденың бу корылтайда ясаган чыгышларын Германиядә бүгенгә кадәр нәшер ителә торган "Der Islam" журналы бастырып чыгара. 1935 елда Париждагы лингвистик җәмгыять аны үзенең әгъзасы итеп сайлый.

Украинада яшәгән профессор Дмитрий Урсу аның эшчәнлеген болай бәяли: "Купкырлы талант иясе, кырымтатар әдәбиятының классигы, танылган галим, милли азатлык көрәшенең лидеры, мәгариф системының абруйлы җитәкчесе Чобан-заде бик күп әдәби, гыйльми хезмәтләр калдырды, ләкин үзе хакында ул бик аз язды."

Бекир Чобан-заде кумык, балкар, азәрбайҗан, үзбәк һәм башка төрки телләрнең гыйльми яктан өйрәнелмәсенә нигез салганнарның берсе булып санала.

1937 елның гыйнвар аенда ул НКВД тарафыннан кулга алына. Аны пантөркичелектә, контрреволюцион хәрәкәттә, Төркиядәге кырымтатар эмиграциясе, 1917 елда Кырымның тышкы эшләр һәм саклану министры Джафер Сейдамет, Азәрбайҗандагы кырымтатарлар белән элемтәдә торуда гаеплиләр. Ул 9 ай дәвамында төрмәдә кыйнала, 12 сентябрьдә совет хакимияте аны үлемгә хөкем итә. 13 октябрьдә Бекир Чобан-заде хәрби мәхкәмә карары нигезендә үтерелә. Аңа 44 яшь була.

Бекир Чобан-заде
Бекир Чобан-заде

1957 елда аның гаепсез булганы таныла һәм ул Совет хакимияте тарафыннан аклана.

"СУГЫШКЪА, ДУСЛАРЫМ, ХАКЪ ТАТАР ТИЛИЧЮН!"

Кырымтатарлар Бекир Чобан-задены күбрәк шагыйрь буларак белеп килде. Фән өлкәсендә, төрки илләрдә исә аны ешрак галим дип кабул итәләр. Үзенең "Кечкенә сүзләр" шигырендә ул болай яза:

"...Кечкенә сүзләр, коралым минем,

Кечкенә сүзләр йөрәгем, тәнем...

Кечкенә сүзләр кылычым. Атым...

Кечкенә сүзләр өчен тәхтемне саттым...

"Сугышкъа, дусларым, Хакъ татар тиличюн!" шигырендә исә ул Тукайны, Навоийни телгә алып, саф кырымтатар телендә болай ди:

"Неваий пиримдир, кедайлар башы,

Татарджа джырлагъан бир татар джашы.

Токъайлар къардашым, бир багъча гули,

Менимки конъли, менимки тили…

Токъайгъа, къардашлар, Токъайгъа турмай.

Бизлерге джетишир Неваий, Токъай…

Истанбул, билемен: "Теврикъа!" дийджек,

Арапнынъ, аджемнинъ устюне титрейджек…

Истанбул, тюрк тилин батырды, бувды…

Тюрклюкни унутты, тюрк джырын къувды…"

Бекир Чобан-заденың 19 яшеннән 33 яшенә кадәр (1912-1926) язган 80нән артык шигыре, ике поэмасы һәм сигез хикәясе билгеле. Аларның күбесе (48 шигыре) Будапешт университетында укыган чорына туры килә, Лозаннада — 8, Иннсбрукта — бер шигыре, калганнары Кырымда, Петербурда һәм Төркиядә язылган. Шигырьләренең һәркайсысында диярлек Чобан-заде татарны кайгырта, милләтне якты юлга чыгарырга тырыша, үзенең чын татар шагыйре булганын исбатлый. "Бир сарай төзәчәкмен!.." шигырендә ул туган халкы өчен сарай төзиячәген хыялланып болай яза:

"Бер сарай төзәчәкмен!.. Хан булмасын эчендә,

Кол, ыргъат, ачлыкъ, хурлык, кан булмасын эчендә…

Ташыны ят ильләрден кетиртмәм һич,

Джетишир үз джуртумда чыккан керпич…

Таптама изгю джерни энди ишсиз,

Сал сарай, кор дәүлетең булсын эшсиз…"

Аның 1919 елда Будапештта 26 яшендә язылган "Татар түгелмән!" дигәннәргә" шигыре бүген дә актуаль булып яңгырый. Европаны тетрәткән дәверне хәтерләп, татарлыктан вазкичәннәрне ул бер яктан мыскыл итә, икенче яктан "Синең вазкичүең куркудан килә" дип яза:

"Ай, орды егетләр нарасыз, тавышсыз...

Бер көндә егылды Явропа аңсыз...

Җитмеш бер милләтнең муенын эгди*...

"Аменна!" диделәр, Баты хан җиңде...

Баты хан кулында сөяге, ите...

Явропа ул вакыт "Татарман!" дий иде...

"Без татар түгелбез!" ди бүген дёнме** (милләтен алмаштырган)

Әлбәттә, түгелсең, ай байкуш көлә...

Синең бу инкярың куркудан килә...

"Мин татар түгелмен!" —​ Явропа көлә...

Бекир Чобан-заденың кайда җирләнгәне, кабере кая булганы мәгълүм түгел. "Халык дошманы"ның хатыны дип 10 елга утыртылган аның хатыны Ругия Гирей кызы — иреккә чыкканнан соң — дәүләт органнарына хатлар язса да, иренең эзләре табылмый.

1957 елда ук акланса да, Бекир Чобан-заденың хезмәтләре, шигырьләре күп еллар буе беркайда да нәшер ителми. Аның "Балтыйк буенда" шигыре беренче тапкыр кырымтатар матбугатында 1987 елда гына "Йолдыз" журналында басыла. Бу кырымтатарларның сөргенлектән Кырымга киңкүләм рәвештә кайта башлаган елына туры килә.

1993 елда шагыйрьнең туган шәһәре Карасубазарда зур авырлыклар белән үзәк урамнарның берсе — Комсомольская урамы — Бекир Чобан-заде урамы итеп үзгәртелә. Хакимият һәйкәлне рөхсәт итмәсә дә, истәлек ташы куела.

2001 елда кырымтатарлар аңа һәйкәл дә куюга ирешә.

Бекир Чобан-задега һәйкәл ачылышы. 2001 ел
Бекир Чобан-задега һәйкәл ачылышы. 2001 ел

Кырымтатарларның фаҗигале тарихына канлы юллар белән язылган, 43 яшендә репрессияләнеп, 44 яшендә Совет хакимияте тарафыннан үтерелгән Бекир Чобан-заденың кайда җирләнгәне бүгенгәчә билгесез.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG