Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтиятендә кичке һәм төнге азаннар тыелуны кире кагалар


"Ярулла"мәчете
"Ярулла"мәчете

Май башында Казанның Константиновка бистәсендә урнашкан "Ярулла" мәчете янында яшәүчеләр азан әйтүгә каршы чыкты. Шуннан соң имам ястү һәм иртәнге намаз азанын микрофонсыз гына мәчет эчендә әйтергә мәҗбүр булган иде. 

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин азан әйтүне тыюларын "уйдырма" дип атаган. Бу хакта "Миллиард татар" басмасы хәбәр итә. "Азанны беркем тыймый һәм тыя да алмаячак. Азанны тыю мәсьәләсе беркайчан күтәрелмәде, бу хәл арттырып күрсәтелгән. Азанны тыю турындагы сүзләр – уйдырма. Бөтен мәчетләрдә дә намазга чакырып, биш мәртәбә азан яңгырый", дигән Рөстәм хәзрәт.

Май башында "Мулла из-за угла" Telegram-каналында видео чыкты, анда Казанның Константиновка бистәсе белән "Светлая долина" торак комплексы арасындагы Нокса урамында (Мамадыш тракты янында) урнашкан "Ярулла" мәчете имамы азанны микрофон аша түгел, урамда гына әйтә.

"Ярулла" мәчетенең имам-хатыйбы Илнур Яруллин Азатлыкка сөйләвенчә, моңа кадәр микрофоннан азан әйтүгә каршы чыгучы булмаган. Бу мәсьәлә майда гына туган. Ул азан әйтүгә каршы чыгучылар һәм мәхәллә вәкилләре белән сөйләшкәннән соң, уртак карарга килүләре турында сөйләде.

"Без бу мәсьәләне хәл иттек. Әлегә кешеләр йоклый торган вакытта — ястү һәм иртәнге намазга чакыручы азанны мәчет эчендә генә әйтергә булдык", диде ул.

Аныңча, иң мөһиме — халыкта мәчеткә нәфрәт уятмаска кирәк.

  • "Ярулла" мәчетеннән юл аркылы урнашкан"Сәлах" мәчетендә дә шуңа охшаш хәл килеп туды. Җирле активистлар иртәнге азан тавышыннан зарланды, тикшерү органнарына хатлар юллады. Нәтиҗәдә, үзләрен Зур Клыки бистәсе вәкилләре дип атаучылар мәчет имамыннан азан тавышын киметтерергә ирештеләр. Бу очраклы хәлме, юкмы — билгеле түгел.
  • Казанда элегрәк тә азан әйтүгә каршы чыгучылар булды. 2012 елда "Әниләр" мәчете янында яшәүче Казан кешесе Дмитрий Фролов азан тавышының йокларга комачаулавыннан зарланды. Ул тынлык турындагы җирле канунны Конституциягә каршы килә дип тануны таләп итеп Конституцион мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Тынлык турындагы канун кичке унбердән иртәнге алтыга кадәр тавышлануны тыя, әмма бу дини оешмаларга кагылмый. Нәтиҗәдә мәхкәмә тынлык вакытында азан әйтүне тыймады.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG