Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан башлыгы сараен саклау өчен 2,5 миллион сум тотачаклар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Моны төбәк бюджетыннан түләячәкләр.

Башкортстан башлыгы резиденциясен саклау өчен 2,5 миллион сум тотачаклар, аны республика бюджетыннан түләячәкләр. Бу хактагы мәгълүмат дәүләт өчен сатып алулар сайтында чыккан, дип җиткерә Ufa1.

Документка ярашлы, Башкортстан башлыгы сараен 1 июльдән 30 сентябрьгә кадәр сакларга туры киләчәк. Бәйгедә җиңгән ширкәт Башкортстанның Кырмыскалы районы Вязовка авылы янындагы барлыгы өч тикшереп үткәрү пунктында кораллы сак куярга тиеш. Алар тәүлек әйләнәсе эшләячәк, урынны күзәтеп торырга тиеш булачак. Сак хезмәткәрләре түрәләр яши торган "Айгөл" кунакханәсендә дә эшләячәк.

Узган ел сентябрь аеннан салып ел ахырына кадәр Кырмыскалы районының Вязовка авылы янына сакчылар куюга 2,5 млн сум тоттылар. Мәгълүмат чаралары элегрәк Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның һәм башкорт түрәләренең шәһәр читендәге сарайлары биредә урнашуын язган иде.

Хезмәткәрләр объектлардагы кешеләрнең иминлеген сакларга, гадәттән тыш хәл була калса, аларны эвакуацияләргә тиеш. Моннан тыш территориягә рөхсәтсез чит кешеләрнең һәм хайваннарның керүен булдырмаска, капка-ишекләрнең, йозакларның төзеклеген карап торырга кирәк. Сакчылардан бу объектлардагы мәгълүматларны таратмау, фото-видео төшермәү, тавыш яздырмау таләп ителә. Аларның утлы коралы һәм кул богаулары, җилем таяклары булырга тиеш диелгән иде.

  • Быел дүрт айда Башкортстан бюджеты чыгымнары керемнәрдән 1,5 миллиард сумга артып киткән. Барлыгы 95,6 млрд сум керем килгән, ә чыгымнар – 97,2 миллиард сум булган. Чыгымнарның 74 проценты – ягъни 72,666 миллиарды социаль ихтыяҗлар өчен тотылган диелә.
  • Башкортстан 2022 ел ахырында республика бюджетын 17,8 миллиард сум дефицит белән кабул иткән иде. Күптән түгел БР бюджеты дефициты 2,5 миллиард сумга артып 20,3 миллиард сумны тәшкил итәчәге билгеле булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG