Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел дүрт айда Башкортстан бюджеты чыгымнары керемнәрдән 1,5 миллиард сумга артып киткән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Барлыгы 95,6 млрд сум керем килгән, ә чыгымнар – 97,2 миллиард сум булган.

Быел дүрт айда Башкортстан бюджеты чыгымнары керемнәрдән 1,5 миллиард сумга артып киткән. Барлыгы 95,6 млрд сум керем килгән, ә чыгымнар – 97,2 миллиард сум булган. Бу хакта "Аргументы и факты" басмасы хәбәр итә.

Республиканың финанс министрлыгы мәгълүматынча, 1 майга Башкортстанның берләштерелгән бюджеты 95,622 миллиард сумлык керем белән тулыландырылган.

Шуларның салым һәм салым булмаган өлеше 66,2 миллиард сум, кире кайтарылмый торган акчалар - 29,4 миллиард сум. Шуларның 74 проценты – ягъни 72,666 миллиарды социаль ихтыяҗлар өчен тотылган диелә.

Социаль ихтыяҗлар дигәннән, апрель ахырына булган мәгълүматка күрә, Башкортстанда әтиләре сугышта катнашкан өч меңләп бала бушлай бакчаларга йөри, 5-11 сыйныфта укучы 2,4 мең мәктәп укучысы һәм көллиятләрдәге 500дән артык студент бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Моннан тыш, ике меңләп бала түгәрәкләргә бушлай йөри, 300ләп бала төбәкнең шифаханәләрендә ял иткән. Сугышта катнашучыларның балалары җәмәгать транспортында бушлай йөрүдән дә файдалана.

  • Башкортстан 2022 ел ахырында республика бюджетын 17,8 миллиард сум дефицит белән кабул иткән иде. Күптән түгел БР бюджеты дефициты 2,5 миллиард сумга артып 20,3 миллиард сумны тәшкил итәчәге билгеле булды.
  • Республиканың акчасы булмавы турында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров даими хәтерләтеп килә. Әйтик, ул көчле җилдә гөмбәзе килеп төшкән "Әр-Рәхим" мәчете турында 2025 елга кадәр сорамаска кушты һәм Украинадагы сугышка китә торган "бик җитди чыгымнарыбыз булуын аңларга тиешбез", дип белдерде.
  • Шул ук вакытта Хәбиров әйткән "җитди чыгымнар"ның берсе - Украинадагы сугышта катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм чаралары күрсәтү өчен республика бюджетыннан 4 млрд сумнан артык акча бүлеп бирәчәкләр.
  • Башкортстан җитәкчеләре Русия Украинадан басып алган шәһәрләр өчен дә акча таба. Әйтик, ел ахырына кадәр Башкортстан Хрустальный (Красный Луч) шәһәрендәге 57 объектны төзекләндерәчәк. Болар өчен быел күпме акча тотылачагы әйтелми. Әмма узган ел, мәсәлән, республика Хрустальный һәм Петровское шәһәрләрендә 50 объектны торгызган, моның өчен 650 миллион сум тоткан.
  • Әмма республиканың үзендәге шәһәрләргә килгәндә вазгыять бүтән. Аерым алганда Стәрлетамак шәһәре хакимияте бюджет кытлыгын каплау өчен кредит алачак.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG