Accessibility links

Кайнар хәбәр

2023 елда Башкортстанда 73 урман янгыны чыккан


Янгын барлыгы 1004 га мәйданын биләгән.

Бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда зуррак, дип хәбәр итә Башкортстандагы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Узган ел бу вакыт аралыгында урманнарда 40 янгын теркәлгән булган.

Быел янгын 1004 га мәйданында таралган булса, узган ел ул 291 га мәйданында таралган.

Хәзерге вакытта Башкортстанның Кызыл Кама районы Куян авылыннан 4-6 чакрым ераклыкта табигый янгын чыккан. Урында коткаручылар эшли, боралаклардан 31 тонна су сибелгән.

Янгын сүндерүчеләр янгын мәйданын 20,3 га белән чикли алган. Куян авылына куркыныч янамый, диелә Гадәттән тыш эшләр министрлыгында.

  • Май аенда Русиянең 18 төбәгендә көчле ландшафт янгыннары күзәтелә, Төмән һәм Курган өлкәсендә аларда әлегә җиде кешенең үлүе билгеле.
  • Зур урман янгыннары Свердлау, Омски, Чиләбе, Амур өлкәләрендә, Хабаровски краенда һәм Яһүди автоном өлкәсендә дә теркәлгән. Байкал аръягында исә 60 мең һектар коры үлән яна. Җылы һава торышы һәм җил янгынны сүндерергә комачаулый, диелә.
  • 8 майда Курган өлкәсендәге урман янгыннары Эчкен (Юлдус) татар авылына да килеп җиткән, авыл янып беткән диярлек. Көчле җил сәбәпле ялкын берничә минутта бөтен авылны чолгап алган. Татар җәмәгатьчелеге авылга ярдәм күрсәтә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG