Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Мәскәүгә булган бүгенге һөҗүмне Украина күзләве штабына һөҗүмгә җавап диде


Русия президенты Владимир Путин пилотсыз очкычларның бүген иртән Мәскәүдәге биналарга килеп төшүенә карата фикерен белдерде. Аның сүзләренчә, бүгенге вакыйгалар — Русиянең Украина күзләү штабына ясаган һөҗүменә җавап. Киев Мәскәүгә һөҗүм итүен кире кага.

Президент сүзләрен дәүләт мәгълүмат агентлыклары җиткерде. Мәскәү берничә көн элек Украина саклану министрлыгының Баш күзләү идарәсе штабына һөҗүм итүен беренче тапкыр сөйләде. Киев исә бу һөҗүм турында берни әйтмәде.

Путин Русиягә ясалган һөҗүмгә карата фикерен алар булгач та җиткерде. Аның сүзләренчә, Киев махсус сивил объектларга аткан — Путин моны террорчылык дип тасвирлады. Аңарчы Русия саклану министрлыгы Мәскәүдәге биналарга эләккән өч пилотсыз очкычның һәркайсысы да радиоэлектрон чаралар ярдәмендә юк ителде дип белдергән иде — бу әлеге пилотсыз очкычлар йортларга очраклы рәвештә дә килеп төшкән булырга мөмкин дигәнне аңлата.

Путин Мәскәүгә оештырылган һөҗүм Русияне охшаш адымнарга этәрә, диде. Бу адымнарның нинди булачаган РФ президенты ачыклап тормады. Русия армиясе Киевка 2022 елның февраленнән бирле даими рәвештә һөҗүм итеп тора, быелның май аенда гына да кимендә 17 һөҗүм ясалды.

Путин сүзләренчә, Мәскәүнең һөҗүме — Украина һөҗүменнән аермалы буларак — "югары төгәллекле корал белән башкарыла". 2022 елның февраленнән бирле Русиянең бомба һәм ракетлары Украинадагы сивил объектларга даими рәвештә эләгеп тора. Мәскәү мондый очраклар турында дәшми диярлек, дәшкән очракта да "без сивил объектларга эләгергә теләмәдек" ди.

  • Пилотсыз очкычлар Мәскәүдәге биналарга 30 май иртән һөҗүм итте. Аларның өчесе торак йортларга эләккән, калганнары бәреп төшерелгән, диелә. Дроннарның берсе Путинның Ново-Огарёводагы резиденциясе тирәсендә килеп төшкән дип тә хәбәр ителде.
  • 30 майга каршы төндә Киев шәһәренә дә дроннар ярдәмендә 3 һөҗүм оештырылган, дип хәбәр итте Киев шәһәр хәрби идарәсе. 20гә якын дрон юк ителгән, бер кеше һәлак булган, диелде.
  • Украина рәсмиләре Русиядә сивил биналарга һәм торак йортларга һөҗүмнәрне кире кага. Украина бары тик үз җирләрен кайтару максатын куя, дип белдерә Украина президенты офисы киңәшчесе Михаил Подоляк.
  • Русия Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады. Сугыш барышында Украинаның шәһәрләре, сивил объектлар һәм торак йортларга даими һөҗүмнәр оештырыла.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG