Accessibility links

Кайнар хәбәр

Собянин Мәскәүгә пилотсыз дроннар һөҗүм итүе турында хәбәр итте


Мәскәү, 30 май иртәсе
Мәскәү, 30 май иртәсе

30 май иртәсендә Мәскәүгә пилотсыз дроннар һөҗүм итте. Бу хакта шәһәр мэры Сергей Собянин хәбәр итте. Телеграм-каналлар Мәскәү янында дистәләп бәреп төшерелгән дроннар турында яза.

Һөҗүм нәтиҗәсендә "берничә бинада бераз зыян күрде", дип белдерә Собянин. Хәзерге вакытта беркем дә җитди зыян күрмәгән, ди ул.

РИА Новости язуынча, ашыгыч хезмәтләр вәкиле шәһәрдә ике йортка эләккән, зыян күрүчеләр юк. Собянин да ике йортта яшәүчеләрне эвакуацияләр диде.

Аерым алганда, Телеграм-каналлар дроннар Профсоюзная урамындагы һәм Атласов урамындагы йортларга эләгүе турында яза.

Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев та өлкәдә берничә дронның бәреп төшерелүен хәбәр итте.

Baza язуынча, барлыгы Мәскәү һәм Мәскәү яны районнарда 25 дроннар һөҗүм итте.

  • 30 майга каршы төндә Киев шәһәренә дә дроннар ярдәмендә 3 һөҗүм оештырылган, дип хәбәр итә Киев шәһәр хәрби идарәсе. 20гә якын дрон юк ителгән, бер кеше һәлак булган диелә.
  • Украина рәсмиләре Русиядә сивил биналарга һәм торак йортларга һөҗүмнәрне кире кага. Украина бары тик үз җирләрен кайтару максатын куя, дип белдерә Украина президенты офисы киңәшчесе Михаил Подоляк.
  • Русия Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады. Сугыш барышында Украинаның шәһәрләре, сивил объектлар һәм торак йортларга даими һөҗүмнәр оештырыла.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG