Accessibility links

Белгородның Украина белән чиктәш җирләреннән балаларны Воронежга чыгарачаклар


Щебекин
Щебекин

Губернатор бу белдерүен Щебекинга чираттагы атышлар булганнан соң ясады. 31 майга каршы төндә ясалган һөҗүмдә дүрт кеше җәрәхәтләнде, ди ул.

Белгород өлкәсенең Щебекин һәм Грайворон бүлгеләрендә яшәүче балаларны Воронежга чыгара башлаячаклар. Бу хакта төбәк башлыгы Вячеслав Гладков җиткерде.

"Бүгеннән Щебекин һәм Грайворон бүлгеләреннән балаларны чыгара башлыйбыз. Бүген (31 майда - ред.) беренче 300 бала Воронежга җибәреләчәк", диде губернатор.

Губернатор бу белдерүен Щебекинга чираттагы атышлар булганнан соң ясады. 31 майга каршы төндә ясалган һөҗүмдә дүрт кеше җәрәхәтләнде, ди ул.

Гладков сүзләренчә, шәһәргә "Град" дәррәү ату реактив системы белән көчле һөҗүм булган. Берничә күпкатлы һәм шәхси йортта, мәктәптә һәм хакимият биналарында тәрәзәләр коелган, түбәләргә, бинаның тышкы ягына зыян килгән. Губернатор әйтүенчә, бер кибет тулысынча янып беткән, 12 машинага зыян килгән.

  • Русия Украинага бәреп кергәннән бирле Белгород өлкәсенең торак пунктлары даими рәвештә атышларга эләгә.
  • 22 май көнне Белгород өлкәсенә диверсия төркемнәре керде. Моның өчен җаваплылыкны үз өстенә "Урыс ихтыяри корпусы" һәм "Русия Азатлыгы" легионы вәкилләре алды. Украина ягында сугышкан бу хәрби төркемнәргә Русия ватандашлары керә. Аерым алганда Грайворон районына һөҗүм булган иде.
  • Белгород кына түгел, Украина белән чиктәш Курски һәм Брянски өлкәләренә дә һөҗүмнәр була. Русия аларда Украинаны гаепли. Украина кораллы көчләре моңа аңлатма бирми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG