Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфаның ике зиратында Украинага каршы сугышта һәлак булучылар өчен аерым рәтләр бүлеп бирәчәкләр


"Көньяк-5" һәм "Төньяк-2" зиратларында моның өчен икешәр кишәрлек бирелә.

Бүген, 31 май көнне Уфа шәһәр шурасы депутатлары шәһәрнең ике зиратында Украинага каршы сугышта үлгән башкортстаннарны күмү өчен, аерым рәтләр булдыру проектын хуплады.

"Махсус хәрби операция" уздырган вакытта, анда катнашучыларның хәтерен мәңгеләштерү өчен, "Көньяк-5" һәм "Төньяк-2" зиратларында хәрбиләрне күмүгә икешәр мактаулы квартал булдырырга тәкъдим ителә", диде шәһәр мэры урынбасары Сергей Кожевников.

Ул моның өчен Көньяк зиратта "14в" һәм "14г" кишәрлекләре, Төньяк зиратта исә 37, 38 кишәрлекләре бүленәчәк дигән.

  • Русиядә Украинада һәлак булган солдатларның истәлеген мәңгеләштерүнең берничә ысулы бар. Аерым алганда мәктәпләрдә сугышта катнашканнарга багышланган парталар, мемориаль такталар куела.
  • Быел Cембер мәктәбенә Украинадагы сугышта үлгән солдат исеме бирелгәч, җәмәгатьчелек каршы чыккан иде.
  • Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
  • Безнең хисапка күрә, республикадан бу сугышта кимендә 744 кеше һәлак булган.
  • Күптән түгел Украина саклану министрлыгы башкортларга мөрәҗәгать итте. Аерым алганда ул сугышта үлгән башкортлар башкорт субъектлыгын һәм башкорт теле мәсьәләсен хәл итүгә ничек булыша дигән сорау бирә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG