Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белгород өлкәсе губернаторы Шебекин бүлгесе атышка тотылганда ике хатын-кыз үлүен җиткерде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Украина тарафында сугышучы “Русия азатлыгы” легионы хатын-кызларның үлемендә Русия гаскәрен гаепләде. "Русия гаскәрләре сивил халык белән санлашып тормый. Легионерлар хәрәкәтен күреп алган теләсә нинди ноктага артиллериядән ата", дип белдерде.

Белгород өлкәсе башлыгы Вячеслав Гладков Украина кораллы көчләре Шебекин бүлгесендәге Маслова Пристань бистәсе машина юлын атышка тотты, ике хатын-кыз үлде, дип җиткерде.

Аның әйтүенчә, снаряд кыйпылчыклары үтеп барган машиналарга эләккән, шуларның берсендә ике хатын-кыз барган булган. Җәрәхәтләреннән алар урында үлгән.

"Икенче машинада ике яраланучы бар. Бер ирнең күкрәк читлеге яраланган, икенчесенең аяклары. Алар авыр хәлдә 2нче шәһәр хастаханәсенә китерелде, медицина ярдәме күрсәтелә", дип язды Гладков Telegram-каналында.

Шулай ук ул Волоконов районындагы авылның да атышка эләгүен җиткерә. Ике йортның тәрәзәләре коелган, үзәк газүткәргеч һәм электр чыбыклары зарарланган. Валуйски бүлгесендәге Леоновка хуторына да һөҗүм булган. Беркем җәрәхәтләнмәгән, авыл хуҗалыгы оешмасының ашлык саклау келәте зарарланган диелә.

"Русия азатлыгы" легионы хатын-кызларның үлемендә Русия гаскәрен гаепләде.

"Новая Таволжанка авылы читендә актив сугышлар бара. Кызганыч, яраланган легионерлар бар, әмма азатлык кан белән яулап алына. Җәрәхәтлеләр хастаханәгә җибәрелде. Нәкъ Грайворон янындагы кебек үк, Русия гаскәрләре сивил халык белән санлашып тормый. Легионерлар хәрәкәтен күреп алган теләсә нинди ноктага артиллериядән ата. Таволжанка янында дошман безнең диверсион төркемнеке дип уйлап, сивилләр утырган Рено машинасын юк итте. Кимендә ике сивил үлде һәм бу Путин гаскәренең булдыксызлыгы нәтиҗәсе", дип язалар легион каналында.

  • Кичә, 1 июньдә Белгород губернаторы Шебекиноның "туктап тормый торган атыш астында" булуын җиткерде, аңа шул исәптән "Град" дәррү атыш системыннан һөҗүм иттеләр. Нәтиҗәдә тулай торак бинасына ут капты.
  • Аңарчы Украина ягында сугышучы "Урыс ихтыяри корпусы" һәм "Русия азатлыгы" легионы Белгород өлкәсенә яңа рейд турында игълан иткән иде. Русия саклану министрлыгында исә аларның төбәккә бәреп керү ниятләрен "булдырмау"лары турында белдерделәр.
  • Русия Украинага бәреп кергәннән бирле Белгород өлкәсенең торак пунктлары даими рәвештә атышларга эләгә.
  • 22 май көнне Белгород өлкәсенә диверсия төркемнәре керде. Моның өчен җаваплылыкны үз өстенә "Урыс ихтыяри корпусы" һәм "Русия Азатлыгы" легионы вәкилләре алды. Украина ягында сугышкан бу хәрби төркемнәргә Русия ватандашлары керә. Аерым алганда Грайворон районына һөҗүм булган иде.
  • Белгород кына түгел, Украина белән чиктәш Курски һәм Брянски өлкәләренә дә һөҗүмнәр була. Русия аларда Украинаны гаепли. Украина кораллы көчләре моңа аңлатма бирми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG