Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУда "Русия дәүләтчелеге нигезләре" дигән яңа идеологик дәрес укыту өчен укытучылар әзерли башлыйлар


Казан федераль университеты
Казан федераль университеты

КФУ әзерләгән укытучылар бу яңа фәнне студентларга быел 1 сентябрьдән укыта башлаячак.

Казан федераль университетында "Русия дәүләтчелеге нигезләре" дигән идеологик дәрес укытучыларын әзерли башлыйлар, дип җиткерә "Гроза". Университет укытучыларны Русиянең берьюлы берничә төбәге өчен әзерләячәк, бу дәресне студентларга быел 1 сентябрьдән үк укыта башлаячаклар диелә.

КФУның Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм киңкүлүм коммуникацияләр институты мөдире Михаил Щелкунов сүзләренчә, студентлар "өч мөһим әйберне" үзләштерәчәк: Русиянең үзенчәлеге, суверенлыгы, лидерлыгы.

Дәрес програмында әйтелгәнчә, бу курсны узганнан соң студентларның "ватанпәрвәрлек һәм гражданлык хисе үсәргә", алар үзләренең "Русия цивилизациясенеке булуларын хис итәргә" тиеш.

"Медуза" язуынча, бу дәресне студентларга беренче курсның беренче яртыеллыгында 72 сәгать укытачаклар. Ул биш өлештән торачак: "Нәрсә ул Русия", "Русия дәүләте-цивилизациясе", "Русиянең дөньяга карашлары һәм Русия цивилизациясе кыйммәтләре", "Русиянең сәяси корылышы", "Киләчәк тудырган куркынычлар һәм илнең үсеше".

  • Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Бу исә мәгариф системына да үз йогынтысын ясады.
  • Мәктәпләрдә һәм уку йортларында яңа дәресләр, яңа тәртипләр кертелде. Мәсәлән, балаларга "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дигән дәрес укыталар, ә уку елы башыннан мәктәпләрдә һәр яңа атна байрак күтәрүдән, гимн җырлаудан башлана.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG