Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров Украинадагы сугышта үлгән росгвардиячеләр гаиләләренә икешәр миллион сум түләү турында канун имзалаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Элегрәк моны хәрби хезмәткәрләргә генә түлиләр иде.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров "Һәлак булган (үлгән) хәрбиләрнең гаиләләренә өстәмә социаль ярдәм күрсәтү" турындагы канунга төзәтмәләр имзалаган. Канун атамасына "Русия дәүләт гвардиясе гаскәрендә хезмәт узучы затлар" дигән өстәмә дә кертелгән.

Росгвардия хезмәткәре 2022 елның 30 сентябреннән Украинага каршы сугышта катнашкан булса һәм үлсә, аларның гаилә әгъзаларына тигез күләмдә икешәр миллион сум бүлеп биреләчәк диелә.

Элегрәк бу акчалар хәрби хезмәткәрләргә генә бирелә иде.

  • 2022 елда Мәскәүнең Украинага каршы сугышында үлгән башкортстаннарның 739 гаилә әгъзасына республика бюджетыннан 548,3 миллион сум түләнгән.
  • Кичә, 1 июньдә Уфадан хәрби күнегүләргә тагын ике ихтыярилар батальоны китте. Яңа төркемнәрне Бөек Ватан сугышында катнашкан каһарманнар Алексей Сухоруков һәм Әхмәт Дәүләтов хөрмәтенә атадык, дип язды Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров. Республикадан Украинадагы сугышка җибәреләчәк батальоннары саны дистәдән артты.
  • Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
  • Безнең хисапка күрә, республикадан бу сугышта кимендә 744 кеше һәлак булган. Бу ачык чыганаклардагы мәгълүматларга нигезләнгән саннар гына, чынлыкта аларның саны күбрәк булуы бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG