Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Украинадагы сугышта үлгәннәрнең гаиләләренә былтыр 548 миллион сум түләгәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Сугышта үлгән башкортстаннарның гаилә әгъзаларына республика бер тапкыр ике миллион сум күчерә.

2022 елда Мәскәүнең Украинага каршы сугышында үлгән башкортстаннарның 739 гаилә әгъзасына республика бюджетыннан 548,3 миллион сум түләнгән. Бу хакта республика Корылтае утырышында Башкортстан кеше хокуклары вәкиле Михаил Закомалдин әйтте, дип яза "Коммерсантъ".

Бу түләүләрне республиканың "Һәлак булган (үлгән) хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына өстәмә социаль ярдәм чарасы турындагы" канун нигезендә, һәр гаилә әгъзасына тигез итеп бүлеп бирәләр.

Быел март ахырында Азатлык Башкортстан хакимиятләренең сугышта катнашкан хәрбиләренә ничә сум акча түләве турында язып чыкты. Хәрби сугышта үлсә, республикадан ике миллион сум күчерелә.

Шул ук вакытта безнең хисапка күрә, республикадан бу сугышта кимендә 715 кеше һәлак булган.

  • Быел дүрт айда Башкортстан бюджеты чыгымнары керемнәрдән 1,5 миллиард сумга артып киткән. Барлыгы 95,6 млрд сум керем килгән, ә чыгымнар – 97,2 миллиард сум булган. Чыгымнарның 74 проценты – ягъни 72,666 миллиарды социаль ихтыяҗлар өчен тотылган диелә.
  • Башкортстан 2022 ел ахырында республика бюджетын 17,8 миллиард сум дефицит белән кабул иткән иде. Күптән түгел БР бюджеты дефициты 2,5 миллиард сумга артып 20,3 миллиард сумны тәшкил итәчәге билгеле булды.
  • Республиканың акчасы булмавы турында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров даими хәтерләтеп килә. Әйтик, ул көчле җилдә гөмбәзе килеп төшкән "Әр-Рәхим" мәчете турында 2025 елга кадәр сорамаска кушты һәм Украинадагы сугышка китә торган "бик җитди чыгымнарыбыз булуын аңларга тиешбез", дип белдерде.
  • Шул ук вакытта Хәбиров әйткән "җитди чыгымнар"ның берсе - Украинадагы сугышта катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм чаралары күрсәтү өчен республика бюджетыннан 4 млрд сумнан артык акча бүлеп бирәчәкләр.
  • Башкортстан җитәкчеләре Русия Украинадан басып алган шәһәрләр өчен дә акча таба. Әйтик, ел ахырына кадәр Башкортстан Хрустальный (Красный Луч) шәһәрендәге 57 объектны төзекләндерәчәк. Болар өчен быел күпме акча тотылачагы әйтелми. Әмма узган ел, мәсәлән, республика Хрустальный һәм Петровское шәһәрләрендә 50 объектны торгызган, моның өчен 650 миллион сум тоткан.
  • Әмма республиканың үзендәге шәһәрләргә килгәндә вазгыять бүтән. Аерым алганда Стәрлетамак шәһәре хакимияте бюджет кытлыгын каплау өчен кредит алачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG