Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан сугышта катнашкан хәрбиләренә контракт имзалаганнан алып кире кайтуларына кадәр тиешле акчаларын күчергән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аерым алганда, хәрбигә Украинадагы сугышка киткәннән соң, тәүлегенә 4240 сум бирелә. Шул ук вакытта ай саен 20-35 мең сум күләмендә ике "оклад" түләнә. Хәрби сугышта үлсә, гаиләсенә 12 миллион 400 мең сум иминият акчасы һәм республикадан ике миллион сум күчерелә.

Mkset Башкортстан хакимиятләренең сугышта катнашкан хәрбиләренә ничә сум акча түләве турында язып чыкты.

Басма "Объясняем Башкортстан" белешмәләр хезмәте мәгълүматларына таяна. Бу хезмәт хакимият оешмалары һәм республиканың җирле үзидарәләре биргән мәгълүматларга таянып, Башкортстаннан Украинадагы сугышка киткән хәрбиләргә нинди түләүләр тиешлеген яза.

Шул рәвешле, контракт имзаланганнан соң Башкортстаннан булган рядовой аена 35-40 мең сум, сержант 45-50 мең сум, прапорщик 50-60 мең сум ала.

Моннан тыш 20 мең сумнан башланган еллык акчалата ярдәм, хәрби башка урынга күчеп киткән өчен бирелә торган түләү – 20 мең сум бирү каралган.

Кимендә бер еллык контракт имзалаганда, бер мәртәбә 195 мең сум түләнә.

Хәрби Украинадагы сугышка киткәннән соң, тәүлегенә 4240 сум бирелә. Шул ук вакытта ай саен 20-35 мең сум күләмендә ике оклад түләнә.

Яраланганда түләнә торган иминият акчалары – өч миллион сум (ни дәрәҗәдә көчле яра алуга карап өстәмә рәвештә 70-300 мең сум каралган).

Хәрби сугышта үлсә, гаиләгә 12 миллион 400 мең сум иминият акчасы һәм республикадан ике миллион сум күчерелә.

Сугышта катнашучыга хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы бирелә.

  • Хәзерге вакытта Украинадагы сугышта Башкортстаннан өч батальон катнаша. Республикада бер-бер артлы Шәйморатов һәм Доставалов исемендәге ике батальон оешкан иде. Әлеге батальоннар сентябрь башында Украинадагы сугышка керде, диелде.
  • 1 октябрьдә исә Башкортстанда Салават Юлаев исемендәге батальон төзүләре турында билгеле булды. Радий Хәбиров 700 кешенең батальонга кушылырга теләк белдерүен әйтте. Юлаев батальонын сугышка 10 ноябрьдә җибәрделәр.
  • 29 мартта Башкортстан Корылтае утырышында депутат Булат Юмадилов чыгыш ясады. Ул сугыш барган урында өч ай булып кайтты, аны Бахмут шәһәре янында булган диделәр.
  • Башкортстан парламенты рәсие урынбасары Рөстәм Ишмөхәммәтов "Юмадиловның чын патриот буларак озаграк, җиңгәнчегә кадәр хезмәт итәсе килгән иде, мөмкинлек бирмәделәр" диде. Аның әйтүенчә, депутатка тиздән 62 яшь тула һәм аның контрактын озайтмаганнар.
  • Юмадиловның парламенттагы чыгышыннан соң, Корылтай рәисе Константин Толкачев җәмгыятькә ватанпәрвәрлек рухы җитми диде һәм ватанны яклау – ул бурыч дип белдереп, депутатларны Украинага каршы сугышырга барырга чакырды.
  • Күптән түгел Уфада Русия гаскәрендә контракт нигезендә хезмәт итәргә теләүчеләр өчен беренче күчмә пунктлар ачылды.
  • 1 апрельдән Русия гаскәре өчен контрактчылар туплый башлый, моның өчен саклану министрлыгы төбәкләргә бу хактагы документлар ничә кеше белән имзаланырга тиеш булуын язып күрсәтмәләр җибәргән. Берничә төбәк медиасы контрактчыларның гомуми санын чыгарды, саклану министрлыгы ниятләвенчә, гаскәрне 400 мең кешегә тулыландырырга кирәк.
  • Бу эшнең төп өлеше хәрби комиссариатлар җилкәсенә төшәчәк, ә план үтәлеше өчен ахырдан губернаторлар җавап бирәчәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG