Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия гаскәрендә контракт белән хезмәт итәргә теләүчеләр өчен Уфада беренче күчмә пунктлар ачылган


Русия гаскәрендә контракт нигезендә хезмәт итәргә теләүчеләрне сайлап алу пункты. Уфа, 2023 елның марты
Русия гаскәрендә контракт нигезендә хезмәт итәргә теләүчеләрне сайлап алу пункты. Уфа, 2023 елның марты

Әлегә алар сынап карау өчен ачылган диелә. Уфа хакимияте якын арада мондый урыннарны Башкортстанның башка шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә дә ачачакларын белдергән. 1 апрельдән Русия үзенең гаскәре өчен контрактчылар туплый башлый.

Уфада Русия гаскәрендә контракт нигезендә хезмәт итәргә теләүчеләр өчен беренче күчмә пунктлар ачылган. Бу хакта шәһәр хакимиятенә сылтама белән "Башинформ" хәбәр итә.

Мондый пунктлар "Үзәк" сәүдә комплексы янында һәм "Ультра" сәүдә-күңел ачу комплексы каршында эшли башлаган дип яза басма. Пунктларда уфаларга хәрби хезмәткә күчү, сайлап алу шартлары, кирәкле документлар, түләнәсе акчалар турында сөйләмәкчеләр.

"РБК" мәгълүматынча, күчеп йөрешле пунктлар ачу тәкъдимен иҗтимагый оешмалар ясаган. Кичә, 27 мартта бу пунктлар сынап карау өчен (тест тәртибендә) эшли башлаган диелә. Уфа хакимияте якын арада мондый пунктларны Башкортстанның башка шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә дә ачачакларын белдергән.

  • 1 апрельдән Русия гаскәре өчен контрактчылар туплый башлый, моның өчен саклану министрлыгы төбәкләргә бу хактагы документлар ничә кеше белән имзаланырга тиеш булуын язып күрсәтмәләр җибәргән. Берничә төбәк медиасы контрактчыларның гомуми санын чыгарды, саклану министрлыгы ниятләвенчә, гаскәрне 400 мең кешегә тулыландырырга кирәк.
  • Бу эшнең төп өлеше хәрби комиссариатлар җилкәсенә төшәчәк, ә план үтәлеше өчен ахырдан губернаторлар җавап бирәчәк. Саклану министрлыгы ниятләвенчә, әйтик, Чиләбе һәм Свердау өлкәләрендә хәрби килешүне – 10 мең, Пермь краенда исә – 9 мең кеше имзаларга тиеш.
  • "Вёрстка" басмасы язуынча, хәрби комиссариатлар Русия гаскәренең кытлык туган хәрби белгечләре санын тулыландырырга тырыша, хәзерге вакытта бу – ныгытылган хәрби машина йөртүчеләр һәм ариллеристлар.
  • Русиягә Украинада сугыш алып бару өчен хәрбиләре саны җитмәү сәбәпле, мобилизациянең икенче дулкыны башланырга мөмкин дигән имеш-мимешләр медиаларда узган ел ахырыннан бирле чыгып килә. Аерым алганда бу хакта Көнбатышның берничә иле күзләве һәм Украина хакимиятләре дә кисәтте.
  • Үз чиратында Кремль сүзчесе Дмитрий Песков элеккеге кебек үк, мобилизациянең икенче дулкыны булмаячак дип ышандыра. "Кремльдә бу хакта фикер алышу юк", дип белдерде ул.
  • Шул ук вакытта моның белән беррәттән төбәкләрдә ир-егетләргә "повестка"лар килә башлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG