Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарда яңа кунакханә төзиләр


Болгарның тарихи өлешеннән читтә берничә ел элек төзелгән Ак мәчет
Болгарның тарихи өлешеннән читтә берничә ел элек төзелгән Ак мәчет

Ул гади туристлар өчен салына. Өч ел элек ачылган "Кол Гали" кунакханәсе акчалы, бай кунаклар өчен исәпләнгән.

Болгарда өч йолдызлы кунакханә төзиләр. Хәзерге вакытта бинаның нигезен салу өчен казу эшләре алып барыла. Төзелеш эшләрен Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевкә күрсәттеләр.

Кунакханә Болгарның тарихи өлешеннән читтә, Икмәк музее артында төзелә.

"Татинвестгражданпроект" оешмасы җитәкчесе урынбасары Хәйдәр Хәсәнов сүзләренчә, кунакханә өч катлы итеп 300 кешегә исәпләп төзелә. Алар өчен 185 номер каралган. Корылмада конференц-зал, балалар уен залы, ресторан булыр дип көтелә.

Кунакханәне 2024 елның җәенә төзеп бетерергә җыеналар. Ул гади туристлар өчен исәпләнгән.

"Соңгы елларда өч йолдызлы кунакханәләр җитмәү сизелде. Узган ел Болгарда 830 мең турист һәм зыярат итүче килгән. Бу ел башыннан Болгар тыюлыгы инде 155 меңнән артык кунакны кабул иткән", дип хәбәр итә Дәүләт киңәшчесе матбугат хезмәте.

2018 елда Болгарда биш йолдызлы "Кол Гали" кунакханәсе ачылды. Ул гади туристлар өчен түгел, күбрәк акчалы туристлар, байлар һәм зур түрәләр өчен ясалды. Хәзерге вакытта кунаклардан бер төнгә кунып чыгу өчен хаклар 22 500 сумнан 45 900 сумга кадәр җитә. Моңа кадәр ресторанда хәләл ризыклар белән беррәттән хәмер дә тәкъдим ителде.

2023 елның беренче өч аенда Татарстанга килгән туристлар саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 15 процентка арткан. Рәсми мәгълүматка күрә, республикада 859 мең кеше кунак булган. Чит илгә чыгу мөмкинлеге азаю сәбәпле, Татарстанга килүче туристлар саны арта. Кунаклар иң күп йөри торган урын булып Казан, Зөя, Болгар санала. Туризм белгечләре Казанда татарлык җитми дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG