Казан мәктәпләрендә лаборатория тикшеренүләре нигезендә уку елы дәвамында 640 тоннага якын чимал һәм тауар куллануга яраксыз дип табылган. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан шәһәре азык-төлек һәм социаль туклану департаменты мөдире Рима Мөхәмәтшина җиткерде, дип яза "Бизнес Online".
"Балалар өчен ризыклар беренче чиратта имин булырга тиеш. Аларның тәлинкәләренә сыйфатлы ризыклар гына эләксен өчен департамент зур эш башкара. Бу уку елында белгечләр 187 меңнән артык анализ үткәрде", дигән ул.
Узган ел лаборатория урынга чыгып тикшерүләр санын арттыра алсын өчен өстәмә машина сатып алганнар. Мөхәмәтшина әйтүенчә, бу урынга чыгып тикшерүләрнең санын 40 процентка арттырырга булышкан. Бу уку елында лаборатория Казандагы мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына 605 тапкыр чыккан, Татарстан буенча 231 тапкыр йөргән.
- Элегрәк Татарстан Дәүләт шурасында республикадагы бөтен татар мәктәпләрендә дә хәләл ризык ашатуга күчүне тәкъдим иткәннәр иде. Бу ата-аналар арасында бәхәсләрне булдырмас өчен кирәк дип саныйлар.
- 2021 елда Тувада интернат-мәктәптә тәрбияләнүче 79 бала "ризык белән агулану" диагнозы белән хастаханәгә эләккән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум