Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчет тикшерү изоляторында кырымтатарлар Асан һәм Азиз Ахтемовларны газаплыйлар


Илллюстратив фото
Илллюстратив фото

Алар Ангара авылындагы газ үткәргечкә зыян салуда гаепләнеп хөкем ителде. Шул ук эш нигезендә хөкем ителгән Нариман Джелялга исә куәт оешмалары вәкилләре басым ясый диелә.

Аннексияләнгән Кырымда диверсия кылуда, белә торып Ангара авылындагы газ үткәргечкә зыян салуда гаепләнүче бертуган Асан һәм Азиз Ахтемовны Акмәчеттәге 2нче тикшерү изоляторында газаплыйлар. Бу хакта Кырымтатар халкы мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров хәбәр итте, дип җиткерә DOXA.

Шул ук эш нигезендә хөкем ителгән Нариман Джелялга исә куәт оешмалары вәкилләре басым ясый ди ул.

Чубаров сүзләренчә, Нариманга "халыкара танылган кеше булганга күрә" куәт оешмалары вәкилләре физик көч кулланырга курка, әмма абыйлы-энеле Ахтемовларны газаплыйлар. Элегрәк изолятор хезмәткәрләре хөкем карарын шикаять итәргә әзерләнгән вакытларында Асан һәм Азиз Ахтемовларны бер көн буе ризыксыз һәм сусыз тоткан булган.

  • 2021 ел сентябрь башында Русия хокук саклау оешмалары Акмәчеттә кырымтатарларда тентү уздырды, нәтиҗәдә биш кеше тоткарланды. Журналист, җәмәгать эшлеклесе Нариман Джелял шуларның берсе иде. Бертуган Асан һәм Азиз Ахтемовларны диверсиядә, ягъни белә торып Ангара авылындагы газ үткәргечкә зыян салуда гаепләделәр.
  • ФСБ фаразына күрә, Украина күзләве кушуы белән кырымтатарлар "Крымгазсети" оешмасының газ үткәргечен шартлаткан. Шул ук вакытта газ оешмасының мөдире Сергей Тарасов газ җибәрүдә тоткарлыклар булмады дигән иде.
  • Нариман Джелялга 17 ел кырыс тәртипле колония бирелде. Асан Әхтәмовны – 15 елга, Азиз Әхтәмовны 13 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иттеләр.
  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG