Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аризона университетында татар теле дәресләре башланды


Аризона университетында татар милли ризыкларын тәкъдим итү, сулда – Алимә Сәлахетдинова
Аризона университетында татар милли ризыкларын тәкъдим итү, сулда – Алимә Сәлахетдинова

Курслар 7 атналык програм нигезендә алып барылачак. Быел татар телен өйрәнүчеләр аны башлангыч дәрәҗәдә үзләштерә.

Аризона дәүләт университетының Критик телләр институты татар теленнән җәйге курслар укыта башлады. Бу хакта Азатлыкка университетта татар телен укыткан Алимә Сәлахетдинова хәбәр итте.

Дәресләр җәен 7 атна дәвамында барачак. Быел дәресләргә онлайн һәм офлайн кушылып була. Татар теле курсларына берничә укучы йөри, ди Сәлахетдинова. Алар татар телен башлангыч дәрәҗәдә үзләштерә. Укучылар арасында татар телен профессиональ яктан өйрәнүче лингвистлар да, АКШка күптәннән күченгән татарларның оныклары да бар.

Америкада укучы студентлар татар теле курсы өчен 8-10 баллы кредит алырга мөмкин, бу АКШта академик кредитлар системы өчен яхшы баллар дип санала, ди укытучы.

Электән үк татар телен укыткан Аризона университетында, берничә еллык тәнәфестән соң, татар теле янә 2022 елда укытыла башлады. Анда татар теле дәресләрен Канадада яшәүче татар теле активисты, Alima Academy онлайн-мәктәп җитәкчесе Алимә Сәлахетдинова алып бара.

Институтның элекке башлыгы Ирина Левин Азатлыкка биргән әңгәмәсендә университетның максаты – укучыларның үзләре өйрәнгән телдә сөйләшә башлавы, дип сөйләде.

Татар теле курслары Аризона университетында 2001 елдан бирле оештырыла.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG