Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аризонада татар телен укыту торгызылды: дөньяда милли телләр өйрәнүгә тренд барлыкка килә


Берничә ел тәнәфестән соң Аризона университетында татар телен укыту торгызылды. Быел җәйге курсларда татар теле дәресләрен Алимә Сәлахетдинова алып барды. Аның белән АКШ университетының татар телен ни өчен һәм ни рәвешле укытуы турында сөйләштек.

Татар телен укыту дигәндә беренче чиратта һәрвакыт Татарстан, Башкортстан, Русия буйлап татарлар күпләп яшәгән төбәкләр күз алдына килә. Чынбарлыкта исә татар телен укытуның география чикләре юк, ул бар дөнья буйлап укытыла.

Аризона дәүләт университетында да татар телен студентларга өйрәтүнең үз тарихы бар. Татар теле монда Меликян үзәге кысаларында, Критик телләр институтында укытыла. Күпьеллык озын тәнәфестән соң быел татар теле дәресләре янә торгызылды. Аларны балалар һәм яшьләр өчен онлайн татар академиясен оештырган, Канада татарлары активисты Алимә Сәлахетдинова алып барды.

Америкада татар телен кемнәр укый? Аризонада татар теле алга таба да укытылачакмы? Укытучыларга нинди таләпләр куела? Болар хакында Алимә Сәлахетдинова белән сөйләштек.

— Алимә ханым, иң беренче сорау, әлбәттә, Америкада татар телен кемгә һәм ничек укыталар? Аризона университетына татар телен укыту нигә кирәк?

Алимә Сәлахетдинова һәм институт методисты Дон Ливингстон
Алимә Сәлахетдинова һәм институт методисты Дон Ливингстон

— Татар теле Аризона дәүләт университетының Критик телләр институты үткәргән җәйге програм нигезендә укытыла. Ул бүлек җәй көннәрендә төрле телләрдән интенсив курслар үткәрә. Бу институт инде 18 елдан артык 7-8 атна дәвамында төрле телләр укыта. Әлбәттә, төп максатлары телнең үзен укыту, моннан тыш ул тел мәдәнияте белән дә таныштыралар.

Бу институт Меликян үзәге кысаларында эшли, алар, гомумән, Евразия телләрен өйрәнү белән шөгыльләнә. Төп критерий: укучылар булуы. Мәсәлән, берәр тел өйрәнергә теләүче кеше аларга килеп, бу телне укытыгыз дисә, алар ул тел укыту програмын ачарга әзер.

Менә быел аларда татар телен өйрәнергә теләүчеләр барлыкка килде, шуңа алар татар теленнән укытучы эзләде һәм мине бу эшкә чакырды да.

— Аризонада татар теле элек тә укытыла иде бит, шуннан соң ул тынды. Димәк, бу өйрәнергә теләүчеләр булмауга бәйле булганмы?

— Бу програм турында белүчеләр күп булмаган бит, шуңа мөрәҗәгать итүчеләр артык күренмәгән, дип уйлыйм. Әйе, татар теле Аризона университетында элек инде укытыла иде, шуннан соң озак тәнәфес булды.

Хәтерләсәгез, элек интернетта "американнар татар телен өйрәнә" дигән видеолар таралган иде. Менә шулар нәкъ Аризонада татар телен өйрәнүчеләр булган да, аларга татар телен Айгөл Әюпова укыткан иде (хәзер Айгөл Әюпова "Үчтеки" балалар проекты авторы, "Сәлам" дәреслеге автордашы буларак билгеле – ред.).

Университет чарасында татар телен һәм мәдәниятен тәкъдим итү
Университет чарасында татар телен һәм мәдәниятен тәкъдим итү
Кайбер американ тарихчылары электән үк татар телен өйрәнә иде

Гомумән, беренче булып Критик телләр институтында татар телен Әгни Кефели укыта башлаган, ул чакта анда татар телен уникешәр-унөчәр студент өйрәнгән иде, дип яза ул истәлекләрендә. Русиядә татарларны, мөселманнарны өйрәнүче тарихчыларга бу һәрвакыт мөһим тема, шуның өчен кайбер американ тарихчылары да электән үк татар телен өйрәнә иде.

— Татар теленнән тыш Критик телләр институтында тагын нинди телләр укытыла?

Телләр бәйрәмендә төрек телен тәкъдим итү чыгышы
Телләр бәйрәмендә төрек телен тәкъдим итү чыгышы

— Хәзер анда барлыгы 14 тел укытыла: татар, казакъ, үзбәк, төрек, украин, урыс, поляк, фарсы, македон, индонезия, иврит, әрмән һәм башка телләр. Ихтыяҗга карап алар берничә төркемгә бүленеп укытыла, мәсәлән, фарсыларда телне өйрәнә башлаучылар һәм дәвам итүчеләргә бүленеш бар.

Укыту төркемнәре бик кечкенә, уртача, бер төркемдә 2-3 студент укый. Зуррак төркемнәр дә бар.

Гомумән, институт коры тел дәресләре белән генә чикләнми, ул укучыларны тулысынча тел мохитенә, мәдәни мохиткә "чумдыру" максатын куя. Шуңа гадәти дәресләрдән тыш анда төрле клублар да даими эшләп тора: әдәбият, бию, сәнгать клублары.

Атнага бер институтта "телләр кафесы" (language cafe) дигән кызыклы методик алым кулланыла. Студент анда килеп, теләсә нинди тел практикасын ала. Ягъни, укучыларны төрле яктан тел мохитендә яшәтеп, эшләтеп торалар.

— Быел татар телен кемнәр өйрәнә?

Университетта татар теле рекламы
Университетта татар теле рекламы

— Әйткәнемчә, бу курслар тарихчыларга бик кызык була, быел да шулай. Төп укучым – Джейкоб, ул үзе Америкадан, тарихчы, Русиядә диннәр тарихын өйрәнә, Казанда да, Уфада да булганы бар. Күп телләр белә, быел татарчаны да өйрәнергә булды. Бик тырыш һәм белемле укучы, татар грамматикасын тиз тотып алып, хәтта мине уйландыра торган сораулар биреп торды.

Моннан тыш онлайн укучы бер американ профессоры булды. Ул татарча сөйләшә, сөйләм телен яхшырту, камилләштерү максаты иде. Аның белән "Гыйлем" һәм Азатлык мәкаләләрен бергәләп укыдык, анализладык, Азатлыктан татарча адаптацияләнгән текстларны да кулландык.

Америка профессоры белән "Гыйлем" һәм Азатлык мәкаләләрен бергәләп укыдык

Кызганычка, төркемдә тагын укучылар булырга тиеш иде, төрле сәбәпле килә алмадылар. Гомумән, Аризона университетында төркемнәр бик кечкенә, шуңа укучылар белән эшләү җиңел, һәр укучыга җитәрлек вакыт бирелә. Бер яктан, татар теленнән укучылар быел күп булмаса да, бу татар телен Аризонада укытуны яңадан торгызу икәнен истә тотарга кирәк, зур паузадан соң татар теле янә университет диварларына кайтты.

— Киләсе җәйгә татар теле укытылачакмы? Нинди планнар?

— Минем үземнең төп теләгем: ел буе бу университет һәм ул биргән мөмкинлекләр турында сөйләргә, кешеләрне киләсе җәй монда татар телен өйрәнергә килүгә өндәү. Ихтыяҗ булса, теләүчеләр җыелса, әлбәттә, татар теле алга таба да укытылыр.

Теләгән кешеләргә Аризонада татар телен уку мөмкин

Бу програм түләүле, ләкин АКШ студентлары өчен махсус грантлар бар. Студент булмаган кешеләр өчен тел курсы түләүле, ләкин әллә ни кыйбат түгел, 1,5 мең доллар чамасы. Шуңа күрә Америкада теләгән кешеләргә Аризонада татар телен уку мөмкин, җайлы шартлар.

Инде әйткәнемчә, теләүчеләр җыелса, Аризонада Критик телләр институты һәрвакыт татар теленнән курслар ачарга, укытучыны ялларга әзер. Укучылар гына кирәк.

— Бераз методиканы да аңлатыгызчы, институтта телләрне өйрәнү ни рәвешле бара? Тел укытуда нинди алымнарны кулланасыз?

— Институтта методик яктан таләпләр югары. Мине укытучы булып чакырганчы минем белән берничә тапкыр очрашу үткәрделәр, ничек укытырга җыенганымны белештеләр, алдан програм төзеп, берничә дәрес эшкәртмәсен күрсәтергә сорадылар.

Курс тәмамлаганнан соң бердәнбер нәтиҗәлек күрсәткече – укучыларның өйрәнгән телдә сөйләшә башлавы

Төп басым – укучыларны сөйләштерү. Курс тәмамлаганнан соң бердәнбер нәтиҗәлек күрсәткече – укучыларның өйрәнгән телдә сөйләшә башлавы. Шуңа күрә коммуникатив методика кулланыла, күбрәк диалоглар, аралашу, телне гамәли яктан өйрәнүгә игътибар бирдек. Институтта тел уеннары да, төрле активитилар (дәрестәге актив чаралар) киң кулланыла.

Аризона университетында татар милли ризыкларын тәкъдим итү
Аризона университетында татар милли ризыкларын тәкъдим итү

Персонификациягә дә зур игътибар бирелә, ягъни дәресләр нәкъ укучы шәхесенә карап әзерләнергә тиеш. Әйтик, минем укучым тарихчы булган икән, мин дәрес програмын да, эчтәлеген дә шул тема кысаларында әзерләргә тырыштым, беренче чиратта, аңа кызыклы һәм кирәкле булган темаларны, текстларны кулландым. Үз онлайн академиямдә балаларга татар халкы тарихыннан әзерләгән материаллар да бик файдалы булды.

Курслар тәмамланганчы, бездә зур бәйрәм үткәрелде, анда бөтен төркемнәрдән укытучылар һәм укучылар үз телен тәкъдим иттеләр. Милли ризыклар пешереп, алар белән дә таныштырдык. Минем укучым Джейкоб Тукайның "Шүрәле" поэмасыннан бер өзекне сөйләде, матур видеосурәтләр дә күрсәттек, шул рәвешле без башкаларны туган як, татар авылы, милли рух белән таныштырдык.

Азатлыкның "Әйдә! Online" проекты бик нык ярдәм итте

Укытуда татар теленнән барлык заманча ресурсларны һәм методикаларны кулланырга тырыштым. Әлбәттә, Азатлыкның "Әйдә! Online" проекты бик нык ярдәм итте, күп кенә материалларны аннан кулландым. "Сәлам" дәреслеге материаллары да файдалы булды, аларны олырак укучыларга яраклаштырдым. Моңарчы Аризонада татар телен укыткан Айгөл Әюпованың кулланмасы да ярдәм итте, инглиз телле укучыларга татар теле материаллары күп түгел, ул иң отышлыларның берсе.

— Америкада, Канадада татар телен, башка азчылык милли телләрен укытуның перспективасы бармы? Бу юнәлештә үсеш көтеп буламы?

Күп кенә кеше "минем бабам, әбием шул милләттән булган" дип горурланып сөйли башлады

— Әйе дип уйлыйм. Хәзерге вакытта Америкада да, гомумән, дөньяда да асаба телләргә, милли телләргә ниндидер бер тренд барлыкка килде дип күрәм. Күп кенә кеше "минем бабам, әбием шул милләттән булган" дип горурланып сөйли башлады. Шуңа күрә бу юнәлеш актуаль һәм алга таба да үсеш алачак дип уйлыйм. Татар телен, башкорт телен, Русиянең башка милли телләрен дә Америкада, Канадада фәнни яктан да, гамәли яктан да өйрәнәчәкләр дигән хисем бар.

Аризона университетының Критик телләр институты 1991 елдан Көнчыгыш Европа һәм Евразия телләреннән интенсив җәйге курсларны оештыра. Дәресләр Төньяк Америка һәм аннан читтәге студентлар өчен үткәрелә.

Критик телләр институты Меликян институты кысаларында эшли. Институт Евразия геосәясәте һәм телләрен өйрәнү һәм заманча өйрәнү идеяләрен алга сөрә.

Алимә Сәлахетдинова – тел активисты, Монреаль татарлары җәмгыятенең актив әгъзаларының берсе. Берничә ел элек Alima Academy дигән онлайн татар телен укыту проектын башлап җибәрде, анда бөтен дөньядан дистәләрчә укучы укый. Моңарчы Казанда "Сабыйлар" балалар үзәген оештыруда катнашты, Канадада "Сабыйлар. Монреаль", "Сәләт. Монреаль" проектларын алып баручы иде.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG